Галимҗан Шаһвәлиев
Галимҗан Нургаяз улы Шаһвәлиев (рус. Галимзян Нургаязович Шагвалеев; 23 декабрь 1919, Татар Төгәлбәе, Спас өязе, Казан губернасы — 24 май 1982, Варегово[d], Ярославль өлкәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, ефрейтор, понтон-күпер батальоны отделениесе командиры[1]. Советлар Союзы Герое (24.03.1945).
Тормыш юлы
1919 елның 23 декабрендә Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районы) Татар Төгәлбәе авылында туган[2]. Милләте — татар. 1931 елда гаиләсе белән Ярославль өлкәсенә күченә. Большое Село районының Варегово шәһәр тибындагы бистәсендә яши. Торф эшкәртү предприятиесендә эшли.
Бөек Ватан сугышында
1941 елдан Кызыл Армия сафларына алына. Шул ук елның октябреннән — Бөек Ватан сугышы фронтларында: 46 армиянең 2 понтон-күпер бригадасында 44 моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе командиры. Мәскәү өчен барган сугышта «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[3]. Икенче «Батырлык өчен» медален Сталинград янындагы сугышта ала. Күп тапкырлар дошман уты астында Идел аша шәхси состав һәм сугыш кирәк-яракларын чыгара. 1944 елның сентябрендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[3].
Дала, II һәм III Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Дебрецен (1944) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Батырлыгы
1944 елның 4 декабрендә ефрейтор Шаһвәлиев Эрчи шәһәре янында (Венгрия) Дунай елгасы аша катер тартып барган понтонда пехотаның һәм артиллериянең беренче десантын чыгара. Паром уңъяк ярга якынлашканда дошман көчле ут ача. Бу сугышта Галимҗан Шаһвәлиев шәхсән үзе дошманның кул пулемёты утын бастыра һәм 12 тере көчен юк итә. Яралана, әмма, хәрби техникалы 2 батальонны елга аша чыгарып, тагын 10 рейс ясый[3].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы указы нигезендә, командование биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм немец-дошман илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Җиңү көнен Чехословакиянең башкаласы Прагада каршы ала, сугыштан соң демобилизацияләнә.
Сугыштан соңгы тормышы
1950 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.
1946–1979 елларда Варегово шәһәр тибындагы бистәсендә торф предприятиесендә җитештерү участогы монтеры булып эшли. Җирле Совет депутаты итеп сайлана.
1982 елның 24 маенда вафат була, Ярославль өлкәсенең Большое Село районы, Варегово шәһәр тибындагы бистәсендә җирләнгән[2].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены; 24.03.1945)[4];
- III дәрәҗә Дан ордены (13.09.1944)[5];
- Ике «Батырлык өчен» медале (09.09.1944; 12.04.1944)[6].
Исемен мәңгеләштерү
- Варегово бистәсендә Герой торган йорт диварына истәлегенә мемориаль такта эленә[7];
- Базарлы Матак авылының үзәк урамы Герой исемен йөртә[8];
- Базарлы Матак авылы Геройлар паркында Герой фотосурәте белән мемориал урнаштырыла[8];
- Татар Төгәлбәе авылында мемориаль такта белән обелиск куела[8];
- Әлки районы музеенда Герой истәлегенә багышланган экспозиция эшли[8];
- 2005 елда Мурманскта 2 нче понтон-күпер бригадасының традицияләрен дәвам иткән инженер-саперлар полкы территориясендә Галимҗан Шаһвәлиевка бюст куела[9].
Искәрмәләр
- ↑ Студия «АЛОНТА ФИЛЬМ». Цикл исторических фильмов "Улицы Героев" (рус.). алонта.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
- ↑ 1 2 М. З. Хәбибуллин, Л. М. Айнетдинова, Г. Х. Галимуллина. Шаһвәлиев Галимҗан Нургаяз улы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Галимҗан Шаһвәлиев «Герои Страны» сәхифәсендә
- ↑ Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Орден Славы III степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Медаль «За отвагу» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ В поселке Варегово появилась мемориальная доска участнику ВОD (рус.). Единая Россия. yaroslavl.er.ru (8 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Шагвалеев Галимзян Нургаязович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
- ↑ Мария Сергеенко. Общая память - это прошлое и будущее (рус.) (pdf). «Большесельские вести» Газета Большесельского муниципального района 5. с.Большое Село: большесельский-район.рф (27 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025. [Тикшерелгән 13 май 2025]
Әдәбият
- Герои огненных лет. Ярославль: Верхне-Волжское кн. изд., 1985.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 182.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С.177.
Сылтамалар
1. «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Галимзян Нургаязович Шагвалеев