Кәлимулла Якупов
Кәлимулла Якупов | |
---|---|
Кәлимулла Якупов | |
Туган көне | 15 март 1920 |
Туган | |
Вафат көне | 1 февраль 1999 (78 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | хәрби табиб |
Бүләк һәм премияләр |
Кәлимулла Якуп улы Якупов (1920 елның 15 марты — 1999 елның 1 феврале) — совет офицеры, медицина хезмәте подполковнигы, Советлар Союзы Герое (1944), 1941 елның декабрендә Уфа шәһәрендә оешкан Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе буларак барлыкка килгән 16 нчы Чернигов каваллерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры вазыйфасында Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
Кәлимулла Якупов 1920 елның 15 мартында Казан губернасының Иштирәк авылында (хәзер — Татарстанның Тукай районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. 1939 елда Чистай шәһәрендә медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районында фельдшер булып эшли[1].
1939 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында һәм 1939 елда Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинага һәм Көнбатыш Белоруссиягә азат итү явында катнашучы. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы[1].
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Хәрби фельдшер буларак 189 нчы укчы дивизиясенең 259 нчы укчы полкы составында Калинин фронтында барган сугышларда катнаша. Сталинград фронтында 112 нче (соңыннан — 16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе 275 нче (соңыннан — 58 нче гвардия) кавалерия полкы составында дошман белән көрәшә.
58 нче гвардия кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры (Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 16 нчы Чернигов каваллерия дивизиясе) гвардия өлкән лейтенанты Кәлимулла Якупов, Белоруссиянең Гомель өлкәсенең Брагинский районы Нивка авылы янында Днепр елгасын кичкәндә, 1943 елның 27 сентябрьнең төнендә яраланганнар белән көймәдә 27 рейс ясый һәм 74 сугышчының һәм офицерның гомерен коткара. Моннан тыш, Якупов плацдармда сугышучылар өчен сугыш припасларын күчерә[1].
ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм күрсәткән батырлык өчен медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якуповка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.[2]
1946 елдан медицина хезмәте гвардия подполковнигы Кәлимулла Якупов запаста. 1949 елда Казанда республика партия мәктәбен тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән, лаеклы ялга киткәнче «Камдорстрой» трест идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән. 1999 елның 1 февралендә вафат була[1].
Бүләкләр
Хәтер
- Кәлимулла Якуповның исеме Башкортстан Республикасының Милли музеенда һәм 112 нче (16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда барлык 78 Советлар Союзы Геройлары исемнәре белән бергә мемориаль такталарда урнаштырылган.
- 2005 елның 9 августында Яр Чаллыда Кәлимулла Якупов яшәгән йорт фасадына мемориаль такта куела[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Кәлимулла Якупов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
Сылтамалар
- 15 март көнне туганнар
- 1920 елда туганнар
- Тукай районында туганнар
- 1 февраль көнне вафат булганнар
- 1999 елда вафат булганнар
- Татарстанда вафатлар
- Советлар Союзы Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Советлар Союзы Геройлары
- Хәрби табиблар