Хәйретдинов Әкрам Минһаҗ улы


Әкрам Минһаҗ улы Хәйретдинов (рус.  Акрам Мингазович Хайрутдинов; 1 февраль 1924, Түбән Чыршылы (Лениногорск районы), Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР27 март 1944, Николаев, Украина Совет Социалистик Республикасы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кара диңгез флотының Одесса хәрби-диңгез базасында диңгез пехотасының 384 нче аерым батальоны пулеметчысы, матрос. Советлар Союзы Герое (1945 елның 20 апреле, үлеменнән соң)[1].

Тормыш юлы

1924 елда хәзерге Бөгелмә кантоны (хәзерге Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылында туган. Милләте — татар[1].

1934 елда гаиләсе белән Оренбург өлкәсенең Морд Бокла районы Алпай авылына күченә. Мәктәптә өч сыйныф тәмамлагач[2], Алпай рус мәктәбендә укый башлый, аннары укуын Морд Бокла авылы мәктәбендә дәвам итә[3]. Тулы булмаган урта белем алгач, район сәнәгать комбинатының олау цехында күчәрче булып эшли[1].

Гомуми хәрби уку курсларын уза[3], 1942 елда армиягә алына[1].

1943 елдан Бөек Ватан сугышында, Хәрби-диңгез флоты (ВМФ) подразделениеләре составында[1].

1944 елның 26 мартына каршы төндә кызыл флотчы Хәйретдинов өлкән лейтенант К. Ф. Ольшанский җитәкчелегендәге десантчылар отряды составында дошман тылына — Николаев шәһәре портына төшерелә. Ике тәүлек буе отряд, 18 һөҗүмне кире кайтарып һәм 700 дән артык дошман солдатын һәм офицерын юк итеп, совет гаскәрләре килеп җиткәнче, дошманның өстенлекле көчләре белән сугыш алып бара. Әлеге сугышта һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 20 апрелендә үлеменнән соң бирелә[1].

Николаев шәһәрендәге 68 десантчылар скверындагы туганнар каберлегендә җирләнгән[1].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

1946 елда Николаевта Ольшанский отряды геройларына һәйкәл куела, 1964 елда Диңгез десантчыларының хәрби даны халык музее ачыла. Шәһәр урамнарының берсе Ольшанский отряды геройлары исемен йөртә[5].

Лениногорск шәһәрендәге бер урамга Хәйретдинов исеме бирелгән. Шәһәрнең Геройлар аллеясында бюсты куелган. Түбән Чыршылы авылына керү юлында стела урнаштырылган[6].

Бюсты шулай ук Сходнево-Чертанла авылында (Лениногорск районы) куелган[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Хәйретдинов Әкрам Минһаҗ улы
  2. Хайрутдинов Акрам Мингазович. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025. Архивировано 2 октябрь 2022 года.
  3. 1 2 Хайрутдинов Акрам Мингазович (1924—1944). www.leninogorsk.tatarstan.ru (18 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  4. 1 2 2025, 20 апреля — памятные и юбилейные даты отечественной морской истории — Балтийский луч [неопр.]. baltluch.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2025.
  5. Последняя героическая битва Десанта Ольшанского. Календарь Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  6. Стела Герою Советского Союза А. Хайрутдинову. yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  7. Хәйретдинов Әкрам Минһаҗ улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Оренбуржцы — Герои Советского Союза: библиографический указатель/ Библиогр. отд.; сост. Н. А. Кузнецова. — Оренбург: Областная научная библиотека имени Н. К. Крупской, 1987. — 155 с.
  • Золотые звёзды Оренбуржья: биографический справочник / В. П. Россовский; ред. Е. А. Урбанович; рец. У. А. Батыров, Н. М. Румянцев. — Оренбург: ИПК «Южный Урал», 2005. — 595 с. — ISBN 5-94461-009-3.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев – Батырлар китабы. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • К. Хакимов. Они сражались за Родину. (Книга памяти). — Краснодар, 1997.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Хәйретдинов Әкрам Минһаҗ улы

Тема буенча өстәмә