Александр Рудаков


Александр Павлович Рудаков (6 октябрь 1912, Бөгелмә, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе14 февраль 1979, Бөгелмә, Татарстан АССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет Армиясе кече лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1944)[1].

Тормыш юлы

1912 елның 6 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә (хәзерге Татарстан Республикасы) туа. Мәктәпнең җиде сыйныфын һәм тимер юл транспортының фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлагач, Барнаул станциясе депосында паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли[2].

1934–1936 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә, 1941 елның 27 июнендә кабаттан алына. 1942 елда Чкалов танк училищесын тәмамлый. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

Дон, Үзәк һәм Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында, Чернигов–Припятск, Гомель–Речицкий һәм Белоруссия һөҗүм операцияләрендә катнаша. Ике тапкыр контузия ала[3].

1943 елның октябренә кече лейтенант Александр Рудаков Белоруссия фронтының 65 армиясе, 9 танк корпусы, 95 танк бригадасы, 142 танк батальоны составында танк белән командалык итә. Днепр өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 19 октябреннән 20 сенә каршы төндә Рудаков экипажы, Гомель өлкәсенең Лоев шәһәр тибындагы бистәсе районындагы Городок һәм Стародубка торак пунктларын азат итеп һәм немецларның барлык контрһөҗүмнәрен кире кагып, Днепрны кичеп чыга. Елганың уңъяк яр плацдармын алу һәм аны саклап калу өчен барган сугышларда актив катнаша. Әлеге сугышта шәхсән үзе дошманның берничә дистә сугышчысын юк итә[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен», кече лейтенант Александр Рудаков Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[4].

1944 елның мартында, чираттагы каты контузиядән соң, Александр Рудаков озак вакытка госпитальгә эләгә. 1944 елның августыннан сугыш ахырына кадәр Балашов шәһәре (Саратов өлкәсе) танк училищесында танк взводы командиры булып хезмәт итә[5].

1946 елның 17 августыннан — запаста. Бөгелмә тимер юл депосында поезд начальнигы булып эшли.

1979 елның 14 февралендә вафат була, Бөгелмә шәһәрендә җирләнгән[3].

Исемен мәңгеләштерү

  • Бөгелмәдә бер урам Герой исемен йөртә һәм шунда ук бюсты куелган[6];
  • 2025 елның апрелендә IV чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән утырышында Бөгелмә районы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Рудаков исемен бирү турында карар кабул ителә[7];
  • Барнаул шәһәрендә Привокзальная урамы, 14 адресы буенча Рудаков хөрмәтенә мемориаль такта һәм нигез ташы куелган.

Искәрмәләр

  1. Рудаков Александр Павлович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  2. М.З.Хабибуллин. Рудаков Александр Павлович (6.10.1912-14.2.1979) (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  3. 1 2 3 Рудаков Александр Павлович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  4. {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 гыйнвар (№ 4 (264)). — С. 1.
  5. Вспоминая подвиг Героя Советского Союза Рудакова Александра Павловича (рус.). www.tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2025.
  6. Стела на улице Александра Рудакова (рус.). Карта Памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  7. Средняя общеобразовательная школа №16 Бугульминского района будет носить имя Героя Советского Союза Александра Павловича Рудакова (рус.). Герои Отечества (26 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 129. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. — С.123.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Александр Рудаков

Тема буенча өстәмә