Александр Меркушев

Тормыш юлы

1918 елның 14 ноябрендә Казан губернасының Лаеш өязе, Рус Әшнәге авылында (хәзерге Балык Бистәсе районы) эшче гаиләсендә туа. Милләте — рус[1].

1922 елда гаилә Киров өлкәсенә, соңрак Архангельск өлкәсенең Котлас шәһәренә күченә. Биредә 5 сыйныфны тәмамлый, 1934–1935 елларда ФЗУ мәктәбендә формага салучы-коючы һөнәрен үзләштерә. Суднолар төзәтү заводында эшли[2].

Бөек Ватан сугышында

1938 елдан Кызыл Армиядә. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның августыннан. Командирлар составын камилләштерү (1942) курсларын тәмамлый. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы[3].

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 3 армиянең 129 укчылар дивизиясе, 457 укчылар полкында рота командиры, өлкән лейтенант. Брянск, Үзәк, I, II һәм III Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл (1943), Брянск (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Беренче Кызыл Йолдыз орденын Орёл шәһәрен азат иткән өчен ала. Десна елгасын кичкәне, Брянск, Клинцы шәһәрләрен азат иткәне, Сож елгасында плацдармны тотып калганы һәм Жлобин юнәлешендә күрсәткән батырлыклары өчен икенче Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Батырлыгы

1944 елның 28–29 июнендә Сычково авылын (Могилев өлкәсенең Бобруйск районы) азат итү барышында Бобруйск-Минск автомагистралендә аның ротасы фашистларның барлык контрһөҗүмнәрен кире кайтара[4]. Березина елгасы аша кичүне саклап, сугышчыларны кул сугышына күтәрә. Шәхсән үзе 23 фашистны юк итә һәм 18 ен әсирлеккә ала. Аның ротасы, нәтиҗәдә, 200 гитлерчыны һәм йөк төялгән 100 автомашинадан торган колоннаны эштән чыгара[5].

Бобруйск янындагы әлеге сугышта күрсәткән батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2].

Сугыштан соң

1952 елда урта мәктәпне тәмамлый, Офицерлар составын камилләштерү үзәк курсларында (1956) укый.

1959 елда майор дәрәҗәсендә запаска чыга. Белоруссиянең Логойск районы, Плещерицы шәһәр тибындагы бистәсендә яши. Районда төрле административ вазифаларда эшли, яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында актив хәрби-патриотик эш алып бара.

1991 елның 1 маенда вафат була, Белоруссия Республикасы Минск өлкәсенең Логойск районы, Плещеницы шәһәр тибындагы бистәсендә җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре

  • «Алтын Йолдыз» медале (1945);
  • Ленин ордены (1945);
  • Александр Невский ордены (1945);
  • ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944);
  • өч Кызыл Йолдыз ордены (1943; 1944; 1955);
  • медальләр, шул исәптән:
  • «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970);
  • «Сугышчан казанышлар өчен» медале (1949);
  • «Сталинград оборонасы өчен» медале (1942);
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945);
  • «Кенигсбергны алган өчен» медале (1945);
  • «Берлинны алган өчен» медале (1945);
  • I дәрәҗә «Югары дәрәҗәдәге хезмәте өчен» медале[6];
  • Лименда заводының «Мактаулы коючысы»;
  • Котлас шәһәренең мактаулы гражданины (1987)[7].

Исемен мәңгеләштерү

  • Батырлыгы хөрмәтенә Котлас шәһәрендә 3 нче лицей, Котлас сәүдә һәм җәмәгать туклануы техникумы биналарына, шулай ук шәһәр паркындагы мемориаль диварга истәлек такталары беркетелә.
  • 2015 елның 5 июлендә Архангельск өлкәсенең Котлас сәүдә һәм җәмәгать туклануы техникумы территориясендә Геройга бюст куелган. Герой бюстлары шулай ук шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы һәм Котлас шәһәре мемориаль комплекс  территорияләрендә урнаштырыла.
  • 2016 елда Котлас сәүдә һәм җәмәгать туклануы техникумы А.М. Меркушев исемендәге Котлас сервис техникумы дип үзгәртелә, шулай ук бюст янына Бөек Ватан сугышында катнашкан техникум хезмәткәрләренең фамилияләре язылган 2 стела куела.
  • Балык Бистәсе  шәһәр тибындагы поселогы һәм Рус Әшнәге авылы урамнары Герой исемен йөртә[8].

Искәрмәләр

  1. Меркушев Александр Максимович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  2. 1 2 Сереткина Т. А. К 100-летию Героя Советского Союза А. М. Меркушева (рус.). kotlasmuzei.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  3. Меркушев Александр Максимович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  4. Хабибуллин М.З. Меркушев Александр Максимович (14.11.1918—1.5.1991) // www.tatfrontu.ru, мөрәҗәгать итү датасы: 20.03.2025.
  5. Коробейников М. От Сталинграда до Восточной Пруссии // Ради жизни на Земле. — Котлас, 2010. С. 43-47.
  6. Котлашане - Герои Советского Союза (рус.). kotlaslib.aonb.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  7. Меркушев Александр Максимович, 15.11.1918. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  8. Меркушев Александр Максимович - Герой Советского Союза (рус.). ВДПО.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.

Әдәбият

  • Во имя Победы. Ратные и трудовые свершения жителей Архангельской ... — Архангельск, 2005. — С. 127—128.. — 150 с. — ISBN 5-85879-196-4.
  • Самый памятный день войны / составитель В. Н. Смолин. Москва : ДОСААФ, 1970. 415 с.
  • Ягодинский Е. А. Золотые Звезды речников. — М. , 1981. — Вып. 4.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев . — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост. Черепанов М.В., Панов Е.В. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза – уроженцы Татарстана: научно-справочное издание / сост. Г.Х.Галимуллина; науч. ред. Л.М.Айнутдинова. – Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Хасанова АН РТ, 2025. – С. 100.

Тема буенча өстәмә