Гыйльми Баһаветдинов
Гыйльми Әбләз улы Баһаветдинов (рус. Гильми Абзалович Багаутдинов; 1 февраль 1923, Сарабиккол, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 19 март 1945, Гданьск, Көнбатыш Пруссия[d], Алмания) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, сержант, пулемет расчеты командиры. Советлар Союзы Герое (1945).
Тормыш юлы
1923 елның 1 февралендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Бөгелмә кантонының (1930 елдан Шөгер районы, 1969 елдан Лениногорск районы) Сарабиккол авылында туа. Милләте — татар. Туган авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли.
1944 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.
Бөек Ватан сугышында
1942 елда хәрби хезмәткә алына. Май аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кырым, Көньяк-Көнбатыш фронт, Көньяк фронт, Сталинград, IV Украина фронты, Ленинград фронты, II Белоруссия фронты составында Сталинград сугышында (1942–1943), Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә һәм Ленинград сугышында (1942–1944), Польшаны азат итүдә катнаша. Ленинград фронтының 21 армиясе 381 Кызыл байраклы Ленинград укчылар дивизиясе карамагындагы 1259 укчылар полкында пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә.
1944 елның 10 июнендә Карел муентыгындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Иске Белоостров посёлогында (хәзер Санкт-Петербургның Курорт районы Белоостров посёлогы) дошман оборонасын өзгәндә, үзе артыннан сугышчыларны ияртеп, беренче булып немец ныгытмаларын штурмлауга ташлана. Дзотка гранаталар ыргытып, взводның алга баруын тәэмин итә. Сафтан чыккан взвод һәм рота командирларын алыштырып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. Сестра елгасын кичүне җитәкли. Ике тапкыр яраланса да, сугыш кырыннан китми.
1945 елның 19 мартында Данциг (Гданьск, Польша) тирәсендә һәлак була[1]. Сугышлар булган урында (Гданьсктан 22 чакрым көнбатыштарак) җирләнгән.
1945 елның 24 мартында Гыйльми Баһаветдиновка СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү өчен бүләкләү кәгазендә (1944 елның 25 июне) түбәндәгечә язылган:
1944 елның 10 июненьдә батальонда беренче булып алгы чиктәге дошман ныгытмасына һөҗүм ясарга күтәрелә һәм үз артыннан рота һәм батальонның шәхси составын ияртә. Батальон һөҗүме сызыгында дошманның дзоттагы ут ноктасы пехотага ут белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирмәде. Иптәш Баһаветдинов шәхси инициативасы белән дзот уемына шуышып килә, уемга гранаталар ыргыта, шуның белән станоклы пулеметны һәм аның расчетын юк итеп, пехотаның алга баруын тәэмин итә. Сафтан чыккан командирны алыштырып, Баһаветдинов, батальон бурычын үтәгәнче, взвод белән идарә итә. Җиңелчә яралана, ләкин вазифасында кала. Киләсе бурычны үтәгәч, аның җитәкчелегендәге рота Зур Каллелово районында өч туплы состав батареясен басып ала. Сестра елгасын кичкәндә… икенче тапкыр яралана, әмма сафтан чыкмый. Рота белән идарә итүен дәвам итә… аның ротасы дошманның алгы траншеяларын ала.
Исемен мәңгеләштерү
- Герой исеме Лениногорск шәһәре, Сарабиккол авылы урамнарына бирелгән[2];
- Лениногорск шәһәренең Геройлар аллеясында бюсты урнаштырылган[2];
- Сарабиккол авылында мемориаль такта куелган[2].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын йолдыз» медале һәм Ленин ордены; 24.03.1945)[3];
- «Батырлык өчен» медале (13.06.1944)[4];
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (22.02.1945)[5];
- Кызыл Йолдыз ордены (26.02.1945)[6].
Искәрмәләр
- ↑ Богоутдинов Гельми Абзалович (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025.
- ↑ 1 2 3 Багаутдинов Гильми Аблязович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025. [Тикшерелгән 5 май 2025]
- ↑ Герой Советского Союза (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025. [Тикшерелгән 5 май 2025]
- ↑ Медаль "За отвагу" (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025. [Тикшерелгән 5 май 2025]
- ↑ Медаль "За боевые заслуги" (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025. [Тикшерелгән 5 май 2025]
- ↑ Орден Красной Звезды (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2025. [Тикшерелгән 5 май 2025]
Әдәбият
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
- Герои Советского союза-наши земляки. Кн.1. Казан, 1982.
- Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
- Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.