Миңнулла Гыйззәтуллин
Миңнулла Сөнгать улы Гыйззәтуллин (рус. Минулла Сунгатович Гизатуллин, 10 ноябрь 1925, Күки, Татарстан АССР — 26 сентябрь 1993, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия рядовое, автоматчысы. Советлар Союзы Герое (23.09.1944).
Тормыш юлы
1925 елның 10 ноябрендә ТАССРның Лаеш кантоны (хәзерге Балык Бистәсе районы) Күки авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә алты сыйныф тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли. 1943 елның апреленнән армия сафларында[1]. Әтисе Сөнгатулла Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Бөек Ватан сугышында
1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: I Украина, I һәм II Белоруссся фронтлары составында Белоруссия, уң ярдагы Украинаны, Польшаны азат итү, Берлинны алу сугышларында (1945) катнаша. Башта гвардия механикалаштырылган бригадасының 2 нче мотоукчылар батальонында разведчик булып хезмәт итә. Соңрак сугышны I Украина фронтының 1 нче гвардия танк армиясе 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусының 20 нче гвардия механикалаштырылган бригадасында автоматчы буларак дәвам итә[2].
1944 елның 30 июлендә Баранув-Сандамерский шәһәре (Польша) янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Гранаталар ыргытып, дошман окобын яулый, 22 гитлерчыны юк итә. Бөтен бригаданың елганы кичүен тәэмин итә[3][4].
1944 елның 23 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә[5].
Сугыштан соң
1947 елдан запаста. 1952 елдан КПСС әгъзасы. Асия Нигъмәтулла кызы белән гаилә корып, Казанга күченә. 1978 елга кадәр «Промстройматериалы» трестының тимер-бетон конструкцияләр заводында эшче, бригадир булып эшли.
1993 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда җирләнгән[6][5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (23.09.1944);
- Ленин ордены (23.09.1944);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (01.06.1945);
- Кызыл Йолдыз ордены (май, 1945);
- медальләр[7].
Исемен мәңгеләштерү
- 1997 елда Балык Бистәсендә Советлар Союзы Геройлары аллеясында бюсты куелган. Авторы — М. М. Ахунов.
- Балык Бистәсендәге бер урам аның исемен йөртә;
- Күки авылында сугышта катнашучыларга багышлап ачылган һәйкәлдә аның исеме дә бар;
- Күки төп гомуми белем бирү мәктәбенең балалар оешмасы (пионер дружинасы) каһарман исемен йөртә[8].
Искәрмәләр
- ↑ Гизатулин Минулла Сунгатович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В.А. Шагалов. Гизатуллин Минулла Сунгатович. tatfrontu.ru (13 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ Әти өчен фашистлардан үч алам. shahrikazan.ru (6 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ Гизатулин Минулла Сунгатович. victorymuseum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ 1 2 Гыйззәтуллин Миңнулла Сөнгать улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Бер сугыш – ике язмыш. protatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ Гизатуллин Минулла Сунгатович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Күки мәктәбе сайтында(үле сылтама)
Әдәбият
- Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990;
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6;
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022;
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.