Николай Козлов (1916)

Николай Андреевич Козлов (12 октябрь 1916, Урыс Акташы, Акташ волосте, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе10 октябрь 1943, Ленинград өлкәсе) — Совет хәрби хезмәткәре, офицеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1942).

Тормыш юлы

1916 елның 12 октябрендә Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Рус Акташы бистәсендә крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. Урта белемле[2][3].

1937 елда РККА сафларына алына. Шул ук елда Тамбов хәрби артиллерия-техника училищесына укырга җибәрелә. Укуын тәмамлап, 1939 елның декабрендә үз теләге белән Совет-фин сугышына китә. Кече лейтенантлар өчен кыска вакытлы курслар тәмамлый. Сугышчан яра ала, шуннан соң яңадан сафка баса. 1940 елда, Финляндия белән кораллы конфликт тәмамлангач, демобилизацияләнә[2].

Угличта (Ярославль өлкәсе) яши, анда урман сәнәгате хуҗалыгында хисапчы, техник-төзүче булып эшли.

Бөек Ватан сугышына кадәр, 1941 елның 9 маенда, Углич РХК тарафыннан кабат РККА сафларына алына. Балтыйк буе хәрби округына җибәрелә, анда Каунас (Литва ССР) чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә башлый[2].

Бөек Ватан сугышы

Сугышның беренче сәгатьләреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, башта Төньяк-Көнбатыш, аннары Ленинград фронтында. 1941 елның көзенә фронт, шул исәптән 55 армиянең 125 укчылар дивизиясесе дә, Ленинградка таба чигенә, 1941 елның 1 сентябрендә 749 укчылар полкының штаб начальнигы ярдәмчесе лейтенант Н.А. Козлов Кингисепп районының Хаболово авылы янында дошманның 40 сугышчысын юк итә һәм кыйммәтле разведка мәгълүматлары җиткергән рота белән командалык итә. Шуннан соң аны батальон командиры итеп билгелиләр[2].

1941 елның октябрь – декабрендә аның батальоны Колпино районында тирәсендә сугыша. Сугышларның берсендә лейтенант Козлов шәхсән үзе кул пулеметыннан өч дистәдән артык гитлерчыны, ә аның ротасы шушы өч ай эчендә дошманның 300 дән артык солдатын һәм офицерын юк итә[2].

Лейтенант Козлов сугышу дәвамында 19 тапкыр яралана, уң кулында өч бармагын югалта. Шуңа да карамастан, сафта кала.

1942 елның ноябрендә кабат яралана, дәваланганнан соң үз частена кайта[2].

Герой исеме бирелү

СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 6 февралендәге Указы белән командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен лейтенант Н.А. Козловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 629) тапшырыла[2][4].

1942 елда ВКП(б) сафларына керә. 1943 елда аның полкы 224 укчылар дивизиясе составында Ленинград блокадасын өзүне киңәйтүдә, Мга операцияләрендә катнаша[5].

Сугыш дәвамында Николай Козлов дошманның 300 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә[6].

1943 елның 10 октябрендә 185 укчылар полк командиры урынбасары майор Н.А. Козлов каты яралана, алган яраларыннан 224 укчылар дивизиянең 44 аерым медицина-санитария батальонында вафат була[2].

Ленинградта Александр-Невский лаврасының казак зиратында җирләнгән[5].

undefined

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Нурлат (Татарстан) шәһәрендә Советлар Союзы Герое Н. А.Козлов исеме белән урам аталган;
  • Самарада аның истәлегенә обелиск куелган[5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Nikolay Andreyevich Kozlov // TracesOfWar
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 Козлов Николай Андреевич. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  3. КОЗЛОВ Николай Андреевич. Яркипедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  4. Наградной документ. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  5. 1 2 3 Козлов Николай Андреевич. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  6. Буров А. В. Козлов Николай Андреевич. Словами командующего / Твои герои, Ленинград. — Л.: Лениздат, 1970 Архивная копия от 29 апрель 2014 на Wayback Machine.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Николай Козлов (1916)

Тема буенча өстәмә