Григорий Ларионов
Григорий Федотович Ларионов (27 гыйнвар 1905, Гулкин, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 29 февраль 1968, Кишинёв) — Бөек Ватан сугышында Хәрби-диңгез флоты Хәрби-һава көчләренең совет штурмлау авиациясе очучысы, гвардия подполковнигы (31.05.1949), Советлар Союзы Герое (1944)[1].
Тормыш юлы
1905 елның 14 (27) гыйнварында Россия империясе Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Зәй районы) Гулкин авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — чуаш. Куйбышев юл хезмәте техникумын тәмамлый.
1928 елның октябрендә Кызыл Армиягә хезмәткә алына. РККАның 3 тимер юл полкында хәрби хезмәт уза, полк мәктәбен тәмамлый һәм кече командир дәрәҗәсен ала.
1930 елда ВКП(б) сафына баса. 1930 елның октябрендә хәрби мәктәпкә укырга керә.
1933 елда 2 нче Ленинград артиллерия мәктәбен тәмамлый. 1933 елның гыйнварыннан октябренә кадәр шул ук мәктәптә укыту взводы командиры булып хезмәт итә, ләкин соңыннан РККА Хәрби-һава көчләренә күчерелә һәм яңадан укырга җибәрелә.
1934 елда Харьков хәрби авиация очучылар һәм очучы-күзәтүчеләр училищесын тәмамлый.
1934 елның октябреннән аерым авыр бомбардировка авиация эскадрильясында очучы-күзәтүче, 1936 елның августыннан 10 нчы авиация бригадасының 12 нче эскадрильясында авиаотряд штурманы булып хезмәт итә.
1938–1940 елларда Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясенең инженер–штурманнар факультетында укый[2], аны тәмамлаганнан соң Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләренә хезмәткә җибәрелә. Анда Хәрби-һава көчләренең 73 бомбага тоту авиациясе полкы штабының оператив-разведка бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә.
Бөек Ватан сугышында
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Шул ук полкта сугыша, 1941 елның августында эскадрилья адъютанты итеп күчерелә, сентябрьдән эскадрильядә штурман.
Сугышның беренче елында Ар-2[ru] (44 хәрби очыш) һәм СБ (96 хәрби очыш) самолетларында оча.
1941 елның 22 октябрендә хәрби очыш вакытында аның машинасын зенит снаряды бәреп төшерә, аның кыйпылчыгыннан авыр баш ярасы ала. Самолетны мәҗбүри утыртканда ике кабыргасы сына. Госпитальдә дәваланганнан соң кабат сафка кайта.
1941 елның ноябрендә Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләренең 57 нче штурмлау авиациясе полкы эскадрильясы штурманы итеп билгеләнә, 1942 елның мартыннан — Балтыйк флотының 1 гвардия мина-торпеда авиациясе полкы эскадрильясы штурманы. Ил-2 штурмовигын үзләштерә. Дошман корабльләрен, хәрби-диңгез базаларын, сугыш кирәк-яраклары складларын, гаскәр тупланмаларын бомбага тота, дошманның җанлы көченә һәм сугышчан техникасына зур зыян сала.
1943 елның маеннан — 7 нче гвардия штурмлау авиациясе полкы штурманы (9 нчы штурмлау авиациясе дивизиясе, Кызыл Байраклы Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләре)[2].
Кызыл Байраклы Балтыйк флоты Хәрби-Һава Көчләренең 9 штурмлау авиациясе дивизиясенең 7 нче гвардия штурмлау авиациясе полкы штурманы гвардия майоры Г. Ф. Ларионов 1944 елның августына 193 хәрби очыш ясый, шуларның 94 е — төнге очыш. Дошманга зур зыян сала: шәхсән һәм төркем составында 6 транспортын, 5 каравыл корабын, 10 тральщигын, 27 башка йөзү чарасын батыра, 12 танкын, аэродромдагы 1 самолетын, 7 артиллерия батареясен, 5 зенит батареясен, 10 миномет батареясен, 4 кече зенит артиллерия батареясен, 1 тимер юл эшелонын, 43 автомашинасын, 20 төрле склад һәм башка хәрби кирәк-яракларын юк итә[3].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 5 ноябрендәге Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия майоры Григорий Федотович Ларионовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале (№ 5043) тапшырыла.
Сугыш елларында барлыгы 250 дән артык хәрби очыш ясый.
Сугыштан соң СССР Хәрби-Диңгез флоты Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Кара диңгез флоты Хәрби-һава көчләрендә һәм Тын океан флоты хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә. 1955 елның мартында подполковник званиесендә запаска җибәрелә.
Кишинёв шәһәрендә яши. 1968 елның 29 февралендә вафат булган[4].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (5.11.1944, № 5043);
- ике Ленин ордены (5.11.1944, 30.11.1954);
- дүрт Кызыл Байрак ордены (14.08.1942, 15.07.1943, 22.06.1944, 20.06.1949);
- ике Кызыл Йолдыз ордены (16.12.1941, 3.11.1944);
- күпсанлы медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Г. Ф. Ларионовның бюстлары туган авылы Гулкинда (1996) һәм Зәй шәһәрендә (2005) куелган. Җиңүнең 79 еллыгына тимер-бетоннан ясалган бюст кызыл мәрмәргә урнаштырылган бронза бюст белән алыштырыла[5].
- Зәйнең Җиңү бульварында Герой хөрмәтенә истәлек тактасы куелган (2005).
- Герой 5 ел дәвамында укыган Гулкин төп гомуми белем бирү мәктәбе Советлар Союзы Герое Г. Ф. Ларионов исемен йөртә. Мәктәп укучылары үзләренең данлыклы якташлары турында даими тикшеренү эшләре алып баралар, яңа материаллар җыялар. Сугышчан дан почмагы булдырылган.
- Зәй шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә.
Искәрмәләр
- ↑ Воробьёв Е., Полухина Т. Морские лётчики — Герои Советского Союза. Ларионов Григорий Федотович. // «Морской сборник». — 2017. — № 3. — С.73.
- ↑ 1 2 Послужной список Г. Ф. Ларионова. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 8 апрель 2023 на Wayback Machine.
- ↑ Наградной лист на присвоение Г. Ф. Ларионову звания Героя Советского Союза. // ОБД «Память народа» Архивная копия от 9 апрель 2023 на Wayback Machine.
- ↑ Ларионов Григорий Фёдорович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ В Заинске увековечили память о Героях Великой Отечественной войны // www.героипфо.рф. 12.05.2024. [Тикшерелгән 25 апрель 2025]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.
- Наши земляки — Герои Советского Союза. 3-е изд. — Чебоксары, 1980.
- Герои огненных лет. Книга 6. — М.: Московский рабочий, 1983.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 2. — Казань, 1984.
- Герои Советского Союза Военно-Морского Флота. 1937—1945. — М.: Воениздат, 1977.
- Заинская энциклопедия / Гл. ред.-сост. В. С. Малахов. — Казань: Реноме, 1994. — 268 с.
- Буров А. В. Твои Герои, Ленинград. 2-е изд. — Л.: Лениздат, 1970.
- Львов М. Л. Пароль — «Балтика». — Калининград, 1985.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Григорий Ларионов