Иван Кочнев

Иван Егорович Кочнев (15 сентябрь 1921, Николаевский Баран[d], Чистай кантоны9 февраль 1958, Николаевский Баран[d]) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән сержант, туп командиры. Советлар Союзы Герое (24 март 1945).

undefined

Тормыш юлы

1921 елның 15 сентябрендә ТАССРның Чистай кантоны Николаевский Баран авылында (хәзерге Алексеевск районының Арбузов-Баран авылы составында) туа. Милләте — рус. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлап, күмәк хуҗалыкта, машина-трактор станциясендә тракторчы булып эшли. 1941 елның апрелендә Биләр районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына.

Бөек Ватан сугышы чоры

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1944 елның августында өлкән сержант I Балтыйк буе фронтының  [рус.] 2 нче гвардия армиясе  [рус.] 263 нче укчы дивизиясенең  [рус.] 995 нче укчылар полкында туп белән идарә итә. Литва Совет Социалистик Республикасы территориясендәге сугышларда батырлык күрсәтә[1]. Дон, Сталинград, IV Украина, I Балтыйк буе, III Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. Ике мәртәбә яралана (1941, 1945[2]). 263 нче Сиваш укчылар дивизиясенең 995 нче артиллерия полкында 45 мм туп командиры буларак, Кырымны азат итүдә катнаша.

Батырлыгы

1944 елның 16-19 августында Балтыйк диңгезе ярында дошманның Төньяк төркемен төп көчләрдән аеру өчен барган сугышларда фидакарьлек күрсәтә. Иван Кочнев расчеты 4 танк, 1 штурм тубын, 5 бронетранспортерны һәм күпсанлы дошман солдатларын, офицерларын һәм аның башка хәрби техникасын юк итә[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен»[3], өлкән сержант Иван Кочнев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 7780) тапшырыла[1].

1945 елның гыйнварында III Белоруссия фронтында сугыша, биредә, Көнчыгыш Пруссия операциясенең состав өлеше буларак, Инстербург-Кенигсберг һөҗүм операциясендә катнаша. Калининград өлкәсенең Полесск районы Лаукен (хәзерге Саранское) бистәсе өчен барган сугышта өлкән сержант үз тубының уты белән дошманның бер тубын бәреп төшерә һәм 20 гә якын гитлерчыны юк итә[3].

1945 елның 21 гыйнварында өлкән сержант пехотага алга таба хәрәкәт итәргә комачаулаган дошманның ике пулеметын юк итә[3].

Сугыштан соңгы тормышы

Сугыш тәмамлангач, туган авылына кайта, Николаевский Баран авыл советы рәисе булып эшли.

1958 елның 9 февралендә вафат булган[1], Алексеевск районының Арбузов-Баран авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Алексеевск районының Арбузов-Баран мәктәбе диварына Герой истәлегенә мемориаль такта эленгән[8];
  • 2019 елда мемориаль такта Алексеевское бистәсенең Иван Кочнев исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе диварына урнаштырылган[9];
  • Алексеевское бистәсенең Җиңү паркында Геройга бюст куелган[10];
  • Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 гыйнварындагы 36 нчы санлы карары нигезендә Алексеевское бистәсенең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Иван Кочнев исеме бирелә. Иван Кочнев истәлегенә уку йорты музеенда экспозиция эшли[10];
  • Казан шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында Мемориаль такта урнаштырылган[10];
  • Иван Кочнев исеме Акъяр шәһәренең «Сапун-гора» мемориаль комплексының Дан обелискы янындагы мемориаль плитәдә мәңгеләштерелгән[10].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Кочнев Иван Егорович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2013.
  2. Кочнев Иван Егорович. Картотека ранений (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  3. 1 2 3 Кочнев Иван Егорович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  4. Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  5. Орден Славы III степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  6. Орден Славы II степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  7. Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  8. Мемориальная доска в память Героя Советского Союза И. Е. Кочнева
  9. В Алексеевском открыли памятную доску Герою Советского Союза Ивану Кочневу (рус.). www.tatar-inform.ru. «Татар-информ» (8 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
  10. 1 2 3 4 Кочнев Иван Егорович (рус.) (PDF). Дан-Слава Республики Татарстан. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]

Әдәбият

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6.
  2. Герои Советского союза — наши земляки. В 3-х книгах. К.: ТКН, 1984.
  3. Алексеевский район: история и современность (составители И. Х. Халиуллин, К. М. Низамутдинов). К.: «Матбугат йорты», 2000. ISBN 5-89120-115-1.
  4. Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  5. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә