Васил Булатов
Васил Галләм улы Булатов (рус. Булатов Василий Галлямович; 15 сентябрь 1921, Чутай, Балтач районы — 25 июнь 1988, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, пулемет взводы командиры; майор (1946). Советлар Союзы Герое (23.08.1944), СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре.
Тормыш юлы
1921 елның 15 сентябрендә ТАССРның Арча кантоны (хәзерге Балтач районы), Чутай авылында туган[1]. 1931 елдан гаиләсе Байкал артына күченә. 1938 елда мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлагач, Чита өлкәсенең (хәзерге Байкал арты крае) Кыра районы, Хапчеранга бистәсендә (1997 елдан авыл) урнашкан аккургаш комбинатында өлкән хисапчы булып эшли башлый.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында. Байкал аръягы укчы-минометчылар училищесын тәмамлагач (Чита, версия: Сретенск[2], 1944), «кече лейтенант» дәрәҗәсендә Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы
1944 елның апреленнән 102 укчылар дивизиясенең 40 укчылар полкы составында хәрәкәттәге армиядә, пулемет взводы командиры. I, II, III Белоруссия фронтларында сугыша.
Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Бобруйск юнәлешендәге сугышларда каһарманлык күрсәтә. 1944 елның 24 июнендә кече лейтенант Булатов взводы Белоруссиядәге Друть елгасын беренчеләрдән кичә. Яуланган плацдармда Булатов шәхсән үзе, яраланган пулеметчыны алмаштырып, дошманның бер взводка якын сугышчысын юк итә. 1944 елның 23 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3].
1945 елда Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узган Җиңү Парадында катнаша.
Сугыштан соң
1946 елда майор дәрәҗәсендә запаска чыга. 1947-1974 елларда Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгы системасында: җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә өлкән вәкаләтле хезмәткәр, соңрак Социалистик милекне урлауга һәм спекуляциягә каршы көрәш бүлеге (ОБХСС) бүлеге башлыгы урынбасары, 1965 елдан Горький тимер юлының «Казан» станциясендә линия милиция бүлеге башлыгының сәяси-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
1961 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый (1961). 1974 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга[4].
1988 елның 25 июнендә Казанда вафат була, Казанның татар зиратында җирләнгән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (23.08.1944);
- Ленин ордены (23.08.1944);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985);
- Кызыл Йолдыз ордены (12.05.1945);
- медальләр;
- СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре[5].
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Булатов Васил Галләм улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
- ↑ Калининград өлкәсе хокук саклау белешмәлеге
- ↑ Министерство спорта Республики Татарстан (рус.). Министерство спорта Республики Татарстан (4 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
- ↑ ЯВИКС сайтында, archived from the original on 2022-07-06, retrieved 2016-09-15
- ↑ В. А. Шагалов. Булатов Василий Галямович (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
- ↑ В Забайкалье увековечили память Героя Советского Союза Василия Булатова - участника Парада Победы в Москве (рус.). rvio.ru (18 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
Әдәбият
- Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990;
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6;
- Книга Героев = Батырлар китабы // сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. — Казань, 2022.
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.