Ислам Халиков
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Халиков.
Ислам Рәхим улы Халиков (рус. Ислам Рахимович Халиков, 15 ноябрь 1918, Иске Шөгер, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, РСФСР — 1944, Сарата, Одесса өлкәсе, Украина ССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән сержант, диңгез пехотасының 83 нче аерым бригадасының аерым истребитель-танкка каршы дивизионы туп командиры. Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
1918 елның 15 ноябрендә Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — татар.
1935—1938 елларда хисапчы булып эшли һәм Шөгер битумнар заводының Комсомол комитеты сәркатибе һәм Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге райкомы әгъзасы була. 1939 елда Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Бөек Ватан сугышында беренче көннән катнаша.
Бөек Ватан сугышы чоры
Ислам Халиков 1941 елның 22 июненнән 20 октябренә кадәр Көньяк-Көнбатыш фронтта, 1941 елның 20 октябреннән 1942 елның 15 августына кадәр Көньяк фронтта сугыша. 1942 елның 2 августында җиңел яралана.
1942 елның августында 83 нче диңгез укчы бригадасында хезмәт итә (сугыш дәвамында исеме үзгәрә — диңгез пехотасының укчы бригадасы). Кавказдагы оборона сугышларында Кара диңгез гаскәрләре төркеме, шул исәптән 47 һәм 56 нчы армияләр составында катнаша.
1943 елның февраленнән 18 нче армия составында Новороссийск янында десант операциясендә катнаша, анда 3 февральдә Станичка — Мысхако бистәләре тирәсендә майор Ц. Л. Куников җитәкчелегендәге алдынгы диңгез пехотасы отряды төшеп утыра. 8 февральдә алдынгы отряд яулап алган плацдармга 83 нче, 165 нче һәм 255 нче диңгез укчы бригадалары, 9 февральдә Ислам Халиков хезмәт иткән 83 нче диңгез укчы бригадасының артиллерия дивизионы төшә.
Туп төзәүче сержант 1943 елның 10-16 сентябрендә Новороссийскны штурмлау вакытында орудиесен ачык ут позицияләренә чыгара һәм 200 метр ераклыктан туп-туры дошманны атып үтерә. Шул вакыт эчендә аның тубы дошманның 4 пулеметын һәм 3 блиндажын юк итә. Бу бер укчы ротага дошман траншеяларын алырга мөмкинлек бирә.
Бу операция тәмамлануга 83 нче диңгез укчы бригадасы 56 нчы армия составында Тамань ярымутравын азат итү буенча Новороссийск-Тамань һөҗүм операциясендә (1943 елның 9 сентябре — 9 октябре) катнаша.
Төньяк Кавказ фронтының 56 нчы армиясе (1943 елның 20 ноябреннән Аерым диңгез буе армиясе) составында Ислам Халиков үзенең бригадасы белән бергә Киреч-Эльтиген десант операциясендә (1943 елның 31 октябреннән 11 декабренә кадәр) һәм Кырымда Киреч районындагы сугышларда катнаша.
Киреч ярымутравында 71,3 биеклегендә барган сугышларда үзен кыю һәм инициативалы кече командир итеп күрсәтә. Пехота подразделениеләре һөҗүм иткәндә дошманның алга барырга комачаулаган ут нокталарын төгәл бәреп төшерә. 1943 елның 5 декабрендә туп командиры яралангач, сержант Ислам Халиков орудие белән командалык итүне кабул итә һәм үз бурычын өзлексез үти. Өч көн эчендә дошманның 4 пулеметын, блиндажын, 20 гә якын солдатын юкка чыгара.
1944 елның 8 апреленнән 12 маена кадәр Аерым диңгез буе армиясе (18 апрельдән IV Украина фронты) составында Кырым һөҗүм операциясендә һәм Герой-шәһәр Севастопольне азат итүдә катнаша.
Севастопольне штурмлаганда, 1944 елның 9 маенда орудие командиры сержант Халиков дошманның 3 ут ноктасын һәм 20 гә якын солдатын юк итә, шул рәвешле пехота Севастопольгә якынлашкан биеклекләрнең берсен басып алуны тәэмин итә.
Кырым азат ителгәч, 83 нче диңгез укчы бригадасы 1944 елның августына кадәр Диңгез буе армиясе составында Кырым яр буйларын саклый. 1944 елның августында III Украина фронтына күчерелә һәм 46 нчы армия составына кертелә.
1944 елның 20 августыннан бригада Ясск-Кишинев стратегик һөҗүм операциясендә катнаша.
Аккерман (хәзерге Белгород-Днестр) шәһәре тирәсендә алман-румын гаскәрләре белән сугышка керә. 1944 елның 23 августында үзенең расчеты белән Сарытау районының Успеновка авылыннан көнбатышка чигенүче дошман колоннасы белән бәрелешкә кереп, аның сугыш техникасын һәм сугышчыларын зур югалтуларга дучар итә. Дошманның 2 тубын, 19 йөк ташу арбасын, 3 автомашинасын юк итә. Аның машинасы янгач, расчет һәм шул исәптән ул да каты яралануга карамастан дошманга каршы баралар. Бу сугышта герой һәлак була.
Украина Совет Социалистик Республикасының Измаиль өлкәсе Байрамча авылында (хәзерге Украинаның Одесса өлкәсе Сарытау районы Сарытау бистәсе) туганнар каберлегендә җирләнә[1].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә Алман илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Халиков Ислам Рәхим улына үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Дәүләт бүләкләре
Исемен мәңгеләштерү
- Сарата бистәсендәге туганнар каберлеге[3].
- Ислам Халиков укыган Лениногорск районының Иске Шөгер урта мәктәбендә герой музее булдырылган[4].
- Армиягә кадәр Герой эшләгән Шөгер битумнар заводына мемориаль такта куелган.
- Одесса өлкәсе Сарата бистәсе урамнарының берсенә герой исеме бирелә.
- Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәрендә Ислам Халиков урамы бар.
- Лениногорск шәһәрендә Геройлар Аллеясында обелиск.
Искәрмәләр
- ↑ Информация из донесения о безвозвратных потерях. obd-memorial.ru.
- ↑ 1 2 Халиков И.Р. pamyat-naroda.ru.
- ↑ Братская могила в посёлке Сарата (общий вид). warheroes.ru.
- ↑ М.З. Хәбибуллин. Халиков Ислам Рәхим улы. tatarica.org.
Әдәбият
- Терегулов З. У. Они защищали Родину. 1941—1945. Книга серии «Память». Казань, ГУП ПИК «Идеал-Пресс» 2002.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Ислам Халиков