Денисов Иван Фёдорович


Иван Федорович Денисов (19 декабрь 1924, Лениногорск, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР14 май 1995, Алматы) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант, автоматчылар взводы командиры. Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты).

Тормыш юлы

1924 елның 19 декабрендә Бөгелмә кантоны Яңа Писмән авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәре) эшче гаиләсендә туа. Милләте — рус. 1939 елда Куйбышев өлкәсенең Шонталы тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлый. 1941 елдан Совет Армиясендә.

Бөек Ватан сугышында

1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елда Моршанск пулемёт-миномётчылар училищесен тәмамлый.

Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, III Украина һәм I Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Изюм-Барвенковск, Донбасс (икесе дә – 1943 ел), Одесса (1944 ел), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә – 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша[1].

Батырлыгы

102 гвардия укчылар полкының (35 нче гвардия укчылар дивизиясе  [рус.], 8 нче гвардия армиясе, I Белоруссия фронты) автоматчылар взводы командиры гвардия лейтенанты Денисов Магнушев плацдармы (Польша) өчен сугышларда батырлык күрсәтә: 1944 елның 1 августында взвод башында беренчеләрдән булып Висланы кичә һәм плацдарм  [рус.] ала. Взвод, дошманның ут нокталарын басып, полк подразделениеләренең елга аша чыгуына булышлык итә.

Советлар Союзы Герое исеме Иван Федоровичка 1945 елның 24 мартында бирелә.

1946 елдан запаста. 1948-1950 елларда Днепропетровск шәһәрендә, 1950–1956 елларда Полтава өлкәсенең Бригадировка авылында, 1956-1959 елларда Бөгелмә шәһәрендә, 1966 елдан Казакъстанның Алматы шәһәрендә яши[2][3].

1995 елның 14 маенда вафат булган, Алматы шәһәрендә җирләнгән[4].

Дәүләт бүләкләре

Чыганак[5]:

Исемен мәңгеләштерү

Лениногорск шәһәрендәге Геройлар Аллеясендә И. Ф. Денисовның бюсты куелган, аның исеме белән урам аталган.

Искәрмәләр

  1. М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина. Денисов Иван Фёдорович. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
  2. Денисов Иван Федорович (рус.). Герои Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
  3. Денисов Иван Федорович (1924-1995) (рус.). tatfrontu.ru (10 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
  4. Иван Денисов (рус.). Татар иле. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
  5. Наградные листы Героя Советского Союза Денисова Ивана Федоровича (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.

Әдәбият

  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Денисов Иван Фёдорович

Тема буенча өстәмә