Борис Шульгин (1905)

Борис Владимирович Шульгин (рус. Шульгин Борис Владимирович; 12 сентябрь 1905 ел, Казан, Россия империясе1 ноябрь 1962 ел, Киев) — генерал-лейтенант (1954), Советлар Союзы Герое (1945). Бөек Ватан сугышында 17 нче гвардия танк бригадасы командиры.

Тәрҗемәи хәле

undefined

Борис Шульгин 1905 елның 12 сентябрендә Казанда туа. 1917 елда Рязань шәһәрендәге чиркәү-мәхәллә мәктәбенең 2 сыйныфын, 1925 елда Казанның В.И. Ленин исемендәге 40 нчы завод (дары заводы) карамагындагы 8 нче кичке мәктәбен тәмамлый. Заводта слесарь, электрообмотчик булып эшли. Комсомол юлламасы белән Мәскәүгә китә. 1926 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. 1929 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты исемендәге Мәскәү Берләшкән хәрби мәктәбен тәмамлый. Механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын (1934) уза. 1935 елның гыйнварында 14 нче механикалаштырылган бригаданың уку-укыту ротасы командиры итеп билгеләнә. 1936 елның маеннан 14 нче механикалаштырылган бригаданың танк батальоны штабы начальнигы вазифасын башкара.

1938 елның 15 апрелендә өлкән лейтенант Борис Шульгин Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Эчке эшләр халык комиссариаты органнары тарафыннан, контрреволюцион җинаятьләр кылуда гаепләнеп, кулга алына. 2 көннән ССРБның Оборона халык комиссары Борис Шульгинга «капитан» хәрби исеме бирү турында боерык имзалый. Берничә ай төрмәдә утыра, 1939 ел башында, эш туктатылу сәбәпле, азат ителә.

1939 елның маенда 8 нче аерым автотранспорт полкы батальонының өлкән адъютанты, 1940 елның гыйнварында 249 нчы аерым автотранспорт батальоны командиры итеп билгеләнә. 1940 елның мартында Киев махсус хәрби округының 14 нче танк бригадасына күчерелә, аерым танк батальонының штаб начальнигы вазифасына куела. 1940 елның июлендә Мәскәү хәрби округының (Наро-Фоминск) 14 нче танк дивизиясендә авыр танк батальоны командиры итеп билгеләнә. 1940 елның ноябреннән 14 нче танк дивизиясенең 28 нче танк полкы штабы начальнигы вазифасын башкара.

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышын танк полкы штаб башлыгы сыйфатында каршылый. 1943 елда гвардия танк бригадасы командиры. I Беларус фронтының 65 нче армиясе 1 нче гвардия танк корпусының 17 нче гвардия (Орел) танк бригадасы командиры гвардия полковнигы Борис Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград сугышын, Курск дугасын уза, Орёлны азат итә, Беларус өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә. Дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы саклану сызыгын өзеп, танк бригадасы Вышкув шәһәре тирәсендә елганы кичә, Варшаваның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә Нарев елгасын кичә, көнбатыш ярдагы сугыш мәйданын ала. Бригада дошманның 2 пехота батальонын, 3 артиллерия батареясын, 6 танк һәм самоходкасын, 10 бронетранспортерын юкка чыгара.

1945 елның 6 апрелендә 17 нче гвардия (Орел) танк бригадасы[1] командиры Борис Шульгинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соңгы тормышы

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәт итүен дәвам итә. 1945 елның ноябреннән Германиядәге Совет оккупацион гаскәрләре группасының 3 нче удар армиясендә 2 нче гвардия механикалаштырылган дивизиясе командиры урынбасары була. 1946 елның мартыннан 1948 елның ноябренә кадәр 18 нче механикалаштырылган дивизия белән идарә итә. 1949 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы укчы дивизия командирларын камилләштерү курсларын тәмамлый. 1949 елның февраленнән 19 нчы гвардия механикалаштырылган дивизиясе командиры. 1951 елның мартыннан 3 нче армиядә 73 нче укчы корпус командиры.

1954 елда К.Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия  [рус.]карамагындагы югары академик курсларны тәмамлый. 1954 елның июленнән командующий ярдәмчесе — Беломорск хәрби округының хәрби әзерлек бүлеге начальнигы, 1956 елның маеннан Көньяк Урал хәрби округы гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары булып хезмәт итә. 1957 елның июленнән Кытайның халык-азатлык армиясенең Инспекция һәм хәрби әзерлек баш идарәсе башлыгының хәрби киңәшчесе буларак Кытай Халык Республикасында командировкада була. 1958 елның ноябреннән командующий урынбасары — Киев хәрби округының хәрби әзерлек идарәсе башлыгы.

1960 елның маеннан отставкада. Киевта яши.

1962 елның 1 ноябрендә вафат була. Киевта Байково зиратында җирләнгән.

Хәрби дәрәҗәләре

  • Өлкән лейтенант (1936);
  • Капитан (17.04.1938);
  • Майор (2.04.1942);
  • Подполковник (6.10.1942);
  • Полковник (22.05.1943);
  • Танк гаскәрләре генерал-майоры (2.11.1944);
  • Танк гаскәрләре генерал-лейтенанты (3.08.1953).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • Казанда Борис Шульгин исемендәге урам бар[10].
  • Казан шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында мемориаль такта куелган[11]
  • 2020 елда герой барельефы Казан шәһәренең Р. Петров исемендәге паркта дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясында урнаштырылган[11].
  • Казан шәһәренең Борис Шульгин урамында истәлекле таш куелган[11].
  • Киров районының 50 нче гимназиясе диварына мемориаль такта эленгән[11].
  • Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназиясендә Борис Шульгин музее эшли[11].
  • Май аенда Борис Шульгин исемендәге җиңел атлетика буенча эстафета үткәрелә[11].
  • Орёл шәһәренең бер урамына Борис Шульгин исеме бирелә[12].

Искәрмәләр

  1. 17 танк бригадасы Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены белән бүләкләнгән
  2. Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046/793756. Д. 38/55. Л. 4/407, 408)..
  3. Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686043. Д. 46. Л. 2, 51—54)..
  4. Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682525. Д. 2. Л. 7, 546, 547)..
  5. Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682525. Д. 149. Л. 194, 195)..
  6. Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686196. Д. 4920. Л. 2, 31, 32)..
  7. Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686043. Д. 107. Л. 188, 189)..
  8. Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682526. Д. 1775. Л. 73, 74)..
  9. Картотека иностранных наград Б. В. Шульгина. // ОБД «Память народа».
  10. Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-14 
  11. 1 2 3 4 5 6 Шульгин Борис Владимирович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2025. [Тикшерелгән 6 май 2025]
  12. Генерал-лейтенант Борис Владимирович Шульгин

Әдәбият

  1. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К.: ТКН. 1966.
  2. Белокопытов В.И., Шевченко Н.Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  3. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь в двух томах. Т. 2 (Любов — Ящук). Пред. ред. коллегии И.И. Шкадов. М.: Воениздат, 1988.
  4. Герои Советского Союза – наши земляки. К.: ТКН, 1985.
  5. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. К.: ТКН, 1990.
  6. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  7. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  8. Калашников К. А., Додонов И. Ю. Высший командный состав Вооружённых сил СССР в послевоенный период. Справочные материалы (1945—1975 гг.). Том 3. Командный состав танковых войск. Усть-Каменогорск: «Медиа-Альянс», 2017. — ISBN 978-601-7887-15-5. — С. 542—545.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Тема буенча өстәмә