Михаил Панарин

Тормыш юлы

1918 елның 21 ноябрендә Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Кырымсарай авылында туа. 1922 елда гаилә Алтай краеның Целинное районына күченеп килә. 1931 елда Чарышское районына күченә, шунда укытучы булып эшли. Новосибирск өлкәсенең Карасук авылына (хәзерге Краснозерское бистәсе) яши. 7 сыйныфны тәмамлый, электровоз машинистлары курсларында укый. 1936 елда Бийск финанс училищесына укырга керә. Шахтер, финанс бүлеге инспекторы булып эшли. 1939 елда Кызыл Армиягә алына, Тын океан флотында хезмәт итә[2][3].

1942 елның ахырында Тын океан флоты хезмәткәрләре зур төркеме составында Дала фронтына җибәрелә. 1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Дала фронтының 37 нче армиясе, 110 нчы гвардия укчылар дивизиясе, 106 нчы гвардия аерым разведка ротасында разведка взводы командирның ярдәмчесе булып хезмәт итә.

Батырлыгы

Днепр өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 28 сентябреннән 29 сентябренә каршы төндә Михаил Панарин җитәкчелегендәге разведка төркеме Украина ССРның Кировоград өлкәсе, Онуфриев районы Куцеволовка авылы янында, яшерен рәвештә, Днепр аша чыга һәм немец оборонасын өзлексез разведка алып бара һәм «тел» ала, командованиегә дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар җиткерә. Плацдармдагы сугышлар вакытында берничә тапкыр дошман тылына үтеп керә.

1943 елның 5 октябрендә гвардия старшинасы Панарин җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме дошман ягына бәреп керә һәм сугыш кирәк-яраклары тутырылган складны юк итә. Аннан дошманның тылдагы 177,0 биеклек позицияләренә һөҗүм ясала, нәтиҗәдә биеклек алына. Ул сугышта шәхсән үзе дошманның 9 солдатын юк итә, бер пулемет расчетын әсир төшерә[4].

1943 елның декабрь азагында, тимер юл узелы өчен сугыш вакытында разведчиклар төркеме белән заданиедән кайтканда, бомба ударына эләгә, авыр җәрәхәтләнә. Алган яралардан вафат була. Башта сугыш урынында җирләнгән, сугыштан соң җәсәде Украинаның Кировоград өлкәсе Знаменка шәһәренең үзәк мәйданына күчерелгән[2].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы белән, «Днепр елгасын кичкәндә командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне, елганың уң ярында сугышчан уңышларны арттырганы һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була[5].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Панарин исеме белән Сарканд шәһәрендә (Казакъстан), Краснозёрское бистәсендә урамнар аталган;
  • Геройга һәйкәлләр Баулы шәһәрендә Җиңү Паркында, шулай ук Краснозёрск шәһәренең үзәк мәйданында урнаштырылган;
  • Новосибирскта аның исеме Геройлар аллеясында Дан Монументы янында мәңгеләштерелгән;
  • Краснозёрское бистәсендә Панарин урамында Геройга истәлек билгесе куелган.
  • Баулы районындагы совхоз Панарин исемен йөртә;
  • Баулыда Герой хөрмәтенә бронза бюст куелган[2][7].

Искәрмәләр

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 22 февраля 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 5 марта (№ 13 (273)). — С. 1
  2. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Михаил Панарин
  3. Герой Советского Союза Михаил Петрович Панарин // www.moypolk.ru.  [Тикшерелгән 10 апрель 2025].
  4. Панарин Михаил Петрович // Мултимедийный архив Новосибирской области.  [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
  5. {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 5 март (№ 13 (273)). — С. 1.
  6. Панарин Михаил Петрович РФ Оборона министрлыгының «Память народа» сайтында  [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
  7. Михаил Петрович Панарин // www.krbib.ru.  [Тикшерелгән 10 апрель 2025].

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Книга Памяти (Новосибирская область). Т.8. Н-П. — Новосибирск: Новосибирское кн. изд-во, 1995. С. 641.
  • Андреев Г. И., Вакуров И. Д. Герои — сибиряки. Новосибирск, 1967.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә