Әкрам Вәлиев
Әкрам Искәндәр улы Вәлиев (рус. Акра́м Исканда́рович Вали́ев; 17 апрель 1924, Илбәк, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР — 10 август 1975, Илбәк, Азнакай районы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия лейтенанты[1]. Советлар Союзы Герое (24.3.1945).
Тормыш юлы
1924 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Илбәк авылында туа. 1934–1935 елларда Уфа балалар йортында тәрбияләнә. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, Бурятиядә яши[2].
Бурят-Монгол АССР приискында клуб мөдире һәм алтын чыгаручы булып эшли. 1941 елда Бурят-Монгол АССРның Баунтовский РХКсы тарафыннан мобилизацияләнә алына. 1942 елда Улан-Удэда Байкал аръягы пехота училищесының тизләтелгән курсларын тәмамлый[3].
Бөек Ватан сугышы чоры
1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Шул ук елны Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе сафларына керә. 1943 елда аңа сержант исеме бирелә, укчылар отделениесе командиры. Калинин һәм II Балтыйк буе фронтларында сугышларда катнаша. Новгород һәм Псков өлкәләрен, Латвия Совет Социалистик Республикасын азат итүдә катнаша. 1944 елда Лудза шәһәре өчен сугышлар вакытында яралана.
1944 елның августына гвардия өлкән сержанты Әкрам Вәлиев II Балтыйк буе фронтының 10 гвардия армиясе 119 гвардия укчылар дивизиясенең 341 гвардия укчылар полкында 1 батальон отделениесе командиры. Көнбатыш, II Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. 1944 елның 4 августында Айвиексте елгасын (Латвия ССР) кичкәндә батырлык күрсәтә[4].
Батырлыгы
1944 елның 3 августыннан 4 августка каршы төндә үзенең отделениесе белән бергә Мадонский районының Баркава бистәсе янында елга аша йөзеп чыга. Отделение плацдармны яулап ала. Аның сугышчылары дошманның контрһөҗүмен кире каккан арада Әкрам Вәлиев өч көймәне кулга төшереп, дошманның көчле пулемет һәм миномет уты астында батальон сугышчыларын елганың көнбатыш ярына күчерә. Күбрәк сугышчыны ярга күчерү максатыннан Әкрам Вәлиевка берничә мәртәбә көймәне куллары белән этеп, янәшә йөзәргә туры килә. Нәкъ менә шушы плацдармнан дивизия һөҗүмне дәвам итә, 1944 елның 13 августында Мадонна азат ителә[4].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, гвардия өлкән сержанты Әкрам Вәлиев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм 5467 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[4]. Риганы азат итүдә катнаша. Сугышның ахырын Курляндия ярымутравында каршылый. 1946 елда лейтенант дәрәҗәсендә запаска чыга.
Сугыштан соңгы тормышы
Демобилизациядән соң туган авылына кайта, 1950-1953 елларда күмәк хуҗалык рәисе булып эшли.
1975 елның 10 августында вафат була, Илбәк авылында җирләнгән[4].
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале (№ 5467) (24.03.1945)[5].
- «Кызыл йолдыз» ордены (7.02.1944)[4].
- «Батырлык өчен» медале (12.12.1943)[5].
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (09.05.1945)[5].
Исемен мәңгеләштерү
- Туган авылында һәм Азнакай шәһәренең Геройлар аллеясында геройның бюсты куелган;
- туган авылында һәм Азнакай шәһәрендә урамнар аның хөрмәтенә аталган;
- Улан-Удэның Җиңү проспектында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Бурятия сугышчылары истәлегенә куелган мемориалда Әкрам Искәндәр улы Вәлиев портреты урын ала[6].
- 2011 елда Бурятия Республикасының Баунт районы Багдарин авылында Әкрам Вәлиевның бюсты куела[3].
Искәрмәләр
- ↑ Вәлиев Әкрам Искәндәр улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
- ↑ Валиев Акрам Искандарович (1924-1975) (рус.). cbs-uu.ru (4 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
- ↑ 1 2 Централизованная библиотечная система города Улан-Удэ. Валиев Акрам Искандарович (1924-1975). cbs-uu.ru (4 апрель 2024).
- ↑ 1 2 3 4 5 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Әкрам Вәлиев
- ↑ 1 2 3 Валиев Акрам Искандарович. pamyat-naroda.ru.
- ↑ МЕМОРИАЛ ВОИНАМ БУРЯТИИ, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2019-06-19
Әдәбият
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.