Александр Беркутов

Александр Максимович Беркутов (рус. Александр Максимович Беркутов; 11 ноябрь 1911, Лаеш өязе, Казан губернасы26 гыйнвар 1962, Сочи, Краснодар крае) — Совет Армиясе подполковнигы, Халхин-Голда, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1944).

Тәрҗемәи хәле

Александр Беркутов 1911 елның 11 ноябрендә Яңа Мордово авылында (Татарстанның хәзерге Балык Бистәсе районы) туа.

Милләте — рус. 1921 елда Беркутовлар гаиләсе Ярославль өлкәсенә күчеп китә, Карабихада яшиләр. Александр Беркутов авыл мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлагач, Ярославль шәраб заводында кара эшче, авыл советы сәркатибе, аппаратчы булып эшли. Ярославльдә 18 нче артиллерия полкы каршындагы кече командирлар мәктәбен тәмамлый, 52 нче укчы полкның туп командиры булып хезмәт итә. 1932 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафларына керә. 1933 елда махсус сайлау буенча Беркутов Ворошиловград хәрби-һава очучылар мәктәбенә җибәрелә. Уку йортын тәмамлагач, 1935 елда Белоруссия хәрби округының истребительләр авиациясендә хезмәт итә[1][2].

Халхин-Гол һәм Бөек Ватан сугышлары

1939 елда Александр Беркутов Халхин-Гол елгасындагы сугышларда катнаша, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Совет-фин сугышында катнаша, дошман очкычларын тота, эшелоннарны, аэродромнарны, ут позицияләрен һәм дотларны юк итә. 1940 елның маенда эскадрилья командиры була һәм бер үк вакытта авиаполк штурманы вазифасына тәкъдим ителә[2].

Бөек Ватан сугышы

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Башта Төньяк Кавказ фронтындагы сугышларда катнаша. Беренче хәрби очышларда ук аерылып тора, бер көн эчендә «И-153» бипланында ике «Me-109» истребителен бәреп төшерә. Терек аша немец кичүләрен штурмлый, 29 сентябрьдә 2 танкны юк итә һәм тагын 14 танкны бәреп төшерә. Моздок янындагы сугышлар ункөнлегендә Александр Беркутов шәхсән үзе дошманның 5 очкычын бәреп төшерә. Бу сугышлардагы батырлыгы өчен подполковник икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1942 елның октябрь башында Беркутов очкычы һава сугышында бәреп төшерелә. Очучы очкычны Совет территориясендә утырта ала, 1943 елга кадәр госпитальдә ята. Төньяк Кавказда һәм Кубаньда немец гаскәрләрен тар-мар итүдә, Кырымны азат итүдә катнаша. «ЛаГГ-3» истребителендә очарга өйрәнә. 1944 елның мартына гвардия майоры Александр Беркутов IV Украина фронтының 4 нче һава армиясе, 329 нчы һава истребительләре дивизиясенең 101 нче гвардия һава истребительләре полкы штурманы була[2].

Гвардия майоры Александр Беркутов ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 2 августындагы указы нигезендә («немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен») Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм 4050 санлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[2].

Кырымны азат иткәч, Александр Беркутов подполковник һәм 57 нче гвардия һава истребительләре полкы командиры була. Польшаны азат итүдә һәм Германиядәге немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. Сугыш ахырына «Аэрокобра» истребителендә оча. 1945 елның маена ул 345 хәрби очыш ясый, алар барышында 75 һава сугышын үткәрә, шәхсән 16 очкычны бәреп төшерә[3]. 1946 елда запаска җибәрелә.

Сугыштан соңгы тормышы

Сочида яши, сәнәгать комбинатында җитештерү мөдире, автомәктәп җитәкчесе булып эшли. Дүрт тапкыр Сочи шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

1962 елның 26 гыйнварында вафат була[2], Сочи шәһәрендә җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Спас районы Болгар шәһәрендә герой исеме белән аталган урам бар[6].
  • Александр Беркутов бюсты Болгар шәһәренең үзәк мәйданында урнаштырылган[6].
  • Казан шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында мемориаль такта эленгән[6].
  • Болгарның 1 нче урта мәктәбе диварына мемориаль такта куелган, мәктәп музеенда геройга багышланган экспозиция булдырылган[6].

Искәрмәләр

  1. Александр Беркутов - Биография (рус.). Persones.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2017. Архивировано из оригинала 29 июль 2017 года.
  2. 1 2 3 4 5 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Александр Беркутов
  3. М. Ю. Быков. Все Асы Сталина 1936—1953 гг.. — Научно-популярное издание. — М.: ООО «Яуза-пресс», 2014. — 1392 с. — (Элитная энциклопедия ВВС). — 1500 экз. — ISBN 978-5-9955-0712-3.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 Наградная карта А. М. Беркутова. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2021. Архивировано 1 гыйнвар 2021 года.
  5. Источник. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2022. Архивировано 1 гыйнвар 2021 года.
  6. 1 2 3 4 Беркутов Александр Максимович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.
  • Герои огненных лет. — Ярославль: Верхне-Волжское кн. изд., 1985.

Тема буенча өстәмә