Василий Белоусов
Василий Белоусов (рус. Василий Игнатьевич Белоусов, 1 гыйнвар 1919, Менделеевск, Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясе — 6 март 1981 (62 яшь), Менделеевск, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — Совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Воронеж фронтының 6 нчы понтон-күпер бригадасының 15 нче аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының понтон взводы командиры, капитан (1948)[1]. Советлар Союзы Герое (1944)[2].
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 1 гыйнварында Бондюг заводы бистәсендә, хәзерге Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте — рус. 1943 елдан Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе әгъзасы. Тулы булмаган урта белемле. Бондюг бистәсенең Л.Я. Карпов исемендәге химия заводында эшли[1].
1939 елдан Кызыл Армиядә.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтта. 1942 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый.
1943 елның 25 сентябрендә 40 нчы армия частьлары Днепрга килеп җитәләр. Тәҗрибәле понтончы Василий Белоусовка плацдармны алу өчен укчы гаскәрләрне һәм йөкләрне тавышсыз гына Днепрның уң ярына күчерергә боерык бирелә. Караңгы төшү белән В. И. Белоусов командалыгындагы беренче паром рейска чыга. Ярты юлны узгач, паромны гитлерчылар күреп ала. Дошман пулеметтан ут ача, понтоннарга зыян килә. Взвод командиры сугышчыларга понтоннарда барлыкка килгән тишекләрне ябарга боера, үзе бер понтон палубасына пулемет куеп, дошманның пулемет ноктасын туктата. Төне буе понтонерлар взводы паромны, гаскәрләрне, техниканы һәм сугыш кирәк-яракларын югалтуларсыз ату зонасыннан чыгара.
Батырлыгы
1943 елның 25 сентябреннән 10 октябренә кадәр Василий Белоусов взводы елганың уң ярына түбәндәге составтагы гаскәрләрне һәм йөкләрне күчерә: гаскәр — 2470 кеше, корал — 15 данә, сугыш кирәк-яраклары — 1575 тартма һәм башка бик күп кораллар һәм мөлкәт, шуның белән Днепр елгасының уң ярындагы яулап алынган плацдармны уңышлы беркетүне тәэмин итә.
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы Указы белән немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен лейтенант Белоусов Василий Игнатьевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 2476) тапшырыла.
1948 елга кадәр капитан Василий Белоусов ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүен дәвам итә.
Сугыштан соңгы тормышы
Менделеевск шәһәрендә яши. 1953 елда Казанда Республика партия мәктәбен тәмамлый. 1948-1953 елларда Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында, 1953 елдан партиянең шәһәр комитетында[1], заводның партия комитеты сәркатибе булып эшли.
1981 елның 6 мартында вафат була, Менделеевск шәһәрендә җирләнгән.
Бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 2476), Ленин ордены (10.01.1944);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (30.08.1944);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (16.05.1945);
- Кызыл Йолдыз ордены (06.10.1943);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (09.05.1945)[3];
- Юбилей медальләре.
Исемен мәңгеләштерү
- 2023 елда Менделеевск шәһәренең Юбилей урамындагы 5 нче йортта Советлар Союзы Герое Василий Белоусовка мемориаль такта ачыла[4].
- Менделеевск шәһәренең Геройлар аллеясында геройга бюст куелган.
- Менделеевск муниципаль районы территориясендә туган якны өйрәнү музеенда Василий Белоусовка багышланган экспозиция ачыла[5].
- Менделеевск шәһәрендә Василий Белоусов урамы бар.
- Менделеевск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасына мемориаль такта куелган. 2023 елда Менделеевск шәһәрендә герой яшәгән йортка мемориаль такта эленгән[5].
- Менделеевскта ел саен В.И. Белоусов истәлегенә алкалы хоккей буенча Менделеевск муниципаль районы беренчелеге уза[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Белоусов Василий Игнатьевич (рус.). tatfrontu.ru (12 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1
- ↑ Белоусов Василий Игнатьевич (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
- ↑ В Менделеевске открыли мемориальную доску Герою Советского Союза (рус.). www.business-gazeta.ru (9 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
- ↑ 1 2 3 Белоусов Василий Игнатьевич (рус.). «Герои Отечества» общественный проект Приволжского федерального округа. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
Әдәбият
- Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000.
