Павел Фролов
Павел Фролов (рус. Павел Григорьевич Фролов, 17 июль 1909, Бондюг, Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясе — 14 сентябрь 1991 (82 яшь), Менделеевск, Татарстан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 23 нче гвардия мотоукчылар бригадасының (7 нче гвардия танк корпусы, 3 нче гвардия танк армиясе, I Украина фронты) ут взводы командиры. Советлар Союзы Герое (1945), гвардия лейтенанты.
Тәрҗемәи хәле
Павел Фролов 1909 елның 17 июлендә Казанда туа. Тулы булмаган урта мәктәп тәмамлый. 1926 елдан Казанда киномеханик, Яр Чаллыда кинотеатр директоры, Бондюг (хәзерге Менделеевск) бистәсендә ит-сөт комбинаты директоры булып эшли.
1942 елның 7 апреленнән Бондюг районы хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1942 елның маеннан Сталинград, Көньяк, I Украина[ru] фронтларында сугыша.
Батырлыгы
Павел Фролов Одер елгасын кичүдә батырлык күрсәтә. 1945 елның 23 гыйнварында гвардия лейтенанты көчле артиллерия-миномет уты һәм дошман авиациясенең өзлексез атуы һәм бомбага тотуы барышында, үз взводын Одер елгасының сул ярына күчерә. Сугышка кереп, үз взводының тубы белән 1 үзйөрешле тупны, 1 миномет батареясын, 1 бронетранспортерны, 3 пулеметны юк итә, шул рәвешле калган подразделениеләрнең елганы уңышлы кичүен тәэмин итә[1].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» гвардия лейтенанты Павел Фроловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[1].
Сугыштан соңгы тормышы
Павел Фролов мобилизацияләнгәч, Бондюг бистәсенә кайта. Химия заводында Гражданнар оборонасы штабы башлыгы булып эшли. 1947 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.
1991 елның 14 сентябрендә вафат була, Менделеевск шәһәрендә җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале, Ленин ордены (10.04.1945)[2];
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)[3];
- «Батырлык өчен» медале (30.08.1944)[4].
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046/793756. Д. 35/50. Л. 16/546—548)..
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686046/793756. Д. 35/50. Л. 16/546—548)..
- ↑ Карточка награждённого к 40-летию Победы в электронном банке документов «Подвиг народа»..
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 690155. Д. 3035. Л. 4, 68, 69)..
- ↑ 1 2 Фролов Павел Григорьевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025. [Тикшерелгән 27 март 2025]
Әдәбият
- Черепанов М. В., Панов Е. В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 164. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1985. — Т. 3. — С. 133—135.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. — С. 546—548.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.