Заварыкин Иван Александрович
Иван Александрович Заварыкин (23 октябрь 1916, Иске Куак, Самара губернасы, Россия империясе — 21 февраль 1945, Мажейкяй[d], Литва Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, IV Украина фронтының 8 нче һава армиясе, 7 нче штурмлау авиациясе корпусы, 206 нчы штурмлау авиациясе дивизиясе, 806 нчы штурмлау авиациясе полкында һава-укчылар хезмәте командиры ярдәмчесе, капитан. Советлар Союзы Герое (1944).
Тормыш юлы
1916 елның 23 октябрендә Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Иске Куак авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус.
Урта белемле. 1936 елдан Совет Армиясендә. 1938 елда Энгельс хәрби авиация училищесын тәмамлый. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Бөек Ватан сугышында
IV Украина фронтының 8 нче һава армиясе, 7 нче штурмлау авиациясе корпусы, 206 нчы штурмлау авиациясе дивизиясенең 806 нчы штурмлау авиациясе полкы командиры урынбасары, капитан.
Көньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм IV Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Украинаны һәм Балтыйк буен азат итү сугышларында катнаша[1].
1943 елның ноябренә 104 сугышчан очыш ясый, дошманның 40 танкын, 130 га якын автомашинасын яндыра, 20 артиллерия батареясенең утын баса, 100 олавын, ягулык тутырылган 9 цистернасын, сугыш кирәк-яраклары белән эшелонын, складларын яндыра, оборона корылмаларын җимерә, 7 очкычын һәм башка хәрби техникасын эштән чыгара[2].
Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 13 апрелендә бирелә.
1945 елның 21 февралендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була, Литваның Мажейкяй шәһәрендәге хәрби зиратта җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Алтын Йолдыз медале (1943)[3];
- Ленин ордены (1943);
- өч Кызыл Байрак ордены (1942, 1943, 1944)[4];
Исемен мәңгеләштерү
Чыганак[5]:
- Лениногорск районы Иске Куак авылында һәм Лениногорск шәһәренең Геройлар Аллеясендә обелисклар куелган;
- Лениногорск шәһәрендә һәм Иске Куак авылындагы урамнар Герой исемен йөртә;
- Иске Куак авылына керү юлында И. А. Заварыкинга стелла куелган;
- Герой укыган Иске Куак урта мәктәбе бинасына мемориаль такта беркетелгән;
- Иске Куак мәктәбе 1963 елдан Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин исеме белән аталган.
Искәрмәләр
- ↑ В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина. Заварыкин Иван Александрович. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Заварыкин Иван Александрович. slava-dan.tatarstan.ru (22 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Наградной лист Героя Советского Союза (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Страница наград Героя Советского Союза Ивана Заварыкина (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Заварыкин Иван Александрович (1916-1945) (рус.). leninogorsk.tatarstan.ru (18 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
Әдәбият
- Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев — Батырлар китабы. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Заварыкин Иван Александрович