Николай Синдряков
Николай Кузьма улы Синдряков (рус. Синдряков Николай Кузьмич; 1 гыйнвар 1924 — 29 сентябрь 1943) — Советлар Союзы Герое (1943).
Тормыш юлы
1924 елның 1 гыйнварында ТАССРның Чистай кантоны (хәзерге Татарстан Республикасының Нурлат районы) Иске Чаллы авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — чуаш.
Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый, колхозда хисапчы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында
1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елда Саранск пехота училищесын тәмамлый.
Үзәк һәм Воронеж фронты гаскәрләре составында Орел операциясе (1943), Сул яр Украинаны азат итүдә (1943) катнаша.
55 гвардия танк бригадасының (7 гвардия танк корпусы, 3 гвардия танк армиясе, Воронеж фронты) 55 мотоукчылар–пулемет батальоны взводы командиры гвардия лейтенанты Синдряков 1943 елның 22 сентябренә каршы төндә беренче булып кул астындагы чаралар ярдәмендә Киев өлкәсенең Мироновск районында Днепрны кичә. Взвод 200–300 метрга алга китә, ут белән бөтен батальонның кичүен тәэмин итә.
Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 17 ноябрендә бирелә.
1943 елның 29 сентябрендә сугышта һәлак була.
Исемен мәңгеләштерү
- Украинаның Малый Букрин авылында, Татарстанның Нурлат шәһәрендә Герой исеме белән урамнар аталган;
- Иске Чаллы авылында һәм Нурлатта Геройның бюсты һәм Иске Чаллы авылының Мәктәп урамы, 9 йортта, шулай ук Великий Букрин авылында мемориаль такта урнаштырылган.
- Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Сугышчан Дан экспозиция залы бар, анда геройга багышланган стенд һәм витрина бизәлгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (1943);
- Ленин ордены (1943);
- Кызыл Йолдыз ордены.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Кто есть кто в Республике Татарстан, Герои Советского Союза — наши земляки (Сборник документальных очерков и зарисовок в трёх книгах). — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982—1985 гг.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1985, кн. 3. / стр. 56—57.
- Книга Героев — Батырлар китабы. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Шёл парнишке в ту пору…: герои-комсомольцы в боях за Советскую Украину в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. / авт.-сост. В. Н. Немятый и др. — К.: Молодь, 1985. — С. 271. — 367 с.
- Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Николай Синдряков