Нәбиулла Зиннуров
Нәбиулла Шәфикъ улы Зиннуров (рус. Зиннуров, Набиулла Шафигович)[1] (1922—1956) — Совет Армиясе кече лейтенанты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое (1944).
Тәрҗемәи хәле
1922 елның 20 маенда Татар Мәмәтхуҗасы авылында (хәзерге Татарстанның Югары Ослан районы) туа. Мәктәптә җиде сыйныфка кадәр укый. 1941 елның июнендә Кызыл армиясе сафларына чакырыла.
1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елның ноябренә кече лейтенант Нәбиулла Зиннуров I Украина фронтының 38 армиясе, 167 укчылар дивизиясе, 615 укчылар полкында укчылар батальоны комсоргы була. Киевны азат итү вакытында батырлык үрнәге күрсәтә[2].
1943 елның 3-5 ноябрендә Киев өчен барган сугышларда актив катнаша, сугышчыларны үз артыннан ияртә, дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтара. Бу сугышта ул яралана, ләкин чигенми[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы «Кызыл Армия генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы белән «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[3]. Аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 1859)[2] тапшырыла.
1946 елда запаска җибәрелә. Ульяновск шәһәрендә яши һәм эшли. 1951 елның сентябрендә Казанга күченә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык бүлегендә хезмәт итә.
1955 елның 28 сентябрендә вафат була, Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән[2].
Дәүләт бүләкләре
- «Батырлык өчен» медале (25.4.1943);
- «Батырлык өчен» медале (28.10.1943);
- Кызыл Байрак ордены (15.1.1944);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (20.9.1944);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (28.7.1945);
Исемен мәңгеләштерү
- 2015 елда Югары Ослан авылы, Чехов урамындагы йортка Советлар Союзы Герое Зиннуров Нәбиулла Шәфикъ улына мемориаль такта куела.
- 2017 елның 3 маенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Богатырев урамы, 10 адресы буенча урнашкан хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге бинасына ТАССР Эчке эшләр министрлыгының тыл хезмәте ветераны, Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуровның исемен мәңгеләштергән мемориаль такта куела[4].
- 2020 елның 30 августында Югары Осланда Геройлар паркында бюсты куела[5].
- Югары Ослан авылында бер урам, һәм Югары Ослан гимназиясе Герой исемен йөртә.
- Казанның Җиңү паркындагы Геройлары пантеонында мемориаль тактасы урнаштырылган.
- 2023 елда Татар Мәмәтхуҗасы авылында Герой исемендәге скверга нигез салына[6].
Искәрмәләр
- ↑ Советлар Союзы Герое белән бүләкләнү турындагы указда исеме Зинуров Набигуда Жигувич дип язылган
- ↑ 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Нәбиулла Зиннуров
- ↑ {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 гыйнвар (№ 3 (263)). — С. 1. Архивировано 7 декабрь 2021 года.
- ↑ В МВД Татарстана увековечили память Героя Советского Союза. www.news.rambler.ru (3 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2024.
- ↑ В Верхнем Услоне открыли бюсты Героев Советского Союза. www.tatar-inform.ru (30 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2024.
- ↑ В Маматкозине заложили сквер им.Героя Советского Союза Набиуллы Зиннурова. www.dzen.ru (13 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2024.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 1. — Казань, 1982.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1969.
- Герой турында