Борис Шабалин
Борис Шабалин (рус. Шабалин Борис Сергеевич; 2 гыйнвар 1918, Сарсак-Умга, Әгерҗе районы — 24 сентябрь 1962, Йошкар-Ола; башка чыганаклар буенча туган вакыты һәм урыны: 1916, Алабуга) — 25 танк бригадасында рота командиры (29 танк корпусы, 5 гвардия танк армиясе, I Балтыйк буе фронты), капитан. Советлар Союзы Герое (1945)[1].
Тәрҗемәи хәле
1918 елның 2 гыйнварында Удмурт өлкәсе, Сарсак-Умга авылында почта хезмәткәре гаиләсендә туа.
Кайбер чыганакларда 1916 елның 2 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туган дип күрсәтелә, әмма бу мәгълүмат чынлыкка туры килми.
1937 елның 15 мартында Ленинград тау институтының гомуми техника факультеты деканы исеменә язган гаризасыннан өземтә[1]:
| ...төркемдә минем туган елыма бәйле мәсьәлә тикшерелде, ләкин моның аңлатмасы бик гади. Мин 1918 елның 2 гыйнварында Удмуртия өлкәсенең Сарсак-Умга авылында туганмын, әтиебез үлгәч (1918 елның декабрендә), без аның туган ягына — Мари өлкәсенә күчендек, ә метрика кәгазьләре туган урында калды. Авылда, туу турында белешмә алганда, миңа, исәпкә алулар төгәл булмау сәбәпле, 1916 елда туган дип язып бирделәр. |
Әтисе үлгәч, 1918 елның декабрендә гаилә әтисенең туган авылына Мари АССР, Сернур районы, Парсай авылына күчеп кайта. Башлангыч мәктәпне, аннары Йошкар-Олада урта мәктәпне тәмамлый[2], 1935—1937 елларда Ленинград тау институтында укый. 4 нче курстан соң, 1938—1939 елларда, Татарстан АССРның Лаеш урта мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.
1939 елның сентябрендә, Лаеш РХК тарафыннан мобилизацияләнеп, РККА сафларына баса. Чкалов танк училищесын тәмамлый. 1941 елның декабреннән Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, II Украина, III Белоруссия, I Балтыйк буе фронтларында сугыша.
1944 елның июлендә, Вильнюс, Каунас юнәлешләрендәге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен, танк ротасы командиры лейтенант Шабалин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[3].
1 танк батальонының урта танклар ротасы командиры өлкән лейтенант Шабалин 1944 елның октябрендә Совет Балтыйк буе территориясен азат итү сугышларында аеруча батырлык күрсәтә. 7 октябрьдә Жораны урынлыгында разведка алып барганда дошманның 2 тубын, берничә автомашинасын һәм 20 гә якын солдатын юк итә, Плунгян районындагы сугышларда катнаша.
10 октябрьдә Шабалин ротасы, алдагы отрядта хәрәкәт итеп һәм сул флангта разведка алып барып, беренче булып диңгез буендагы Поланген шәһәренә бәреп керә, дошман оборонасын тар-мар итә, диңгезгә чыга һәм башка частьләрнең төп көчләрен Балтыйк диңгезе ярларына чыгаруны тәэмин итә. Бу сугышларда дошманның 15 танкын, 40 олавын, 45 автомашинасын юк итә[4].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән лейтенант Борис Сергеевич Шабалинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
1946 елда капитан дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Йошкар Олада яши һәм эшли.
1962 елның 24 сентябрендә вафат була, Йошкар Олада җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (24.03.1945)[4];
- Ленин ордены (24.03.1945);
- Кызыл Байрак ордены (18.02.1945)[5];
- Кызыл Йолдыз ордены (25.07.1944)[3];
- медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Алабуга шәһәрендәге Геройлар Аллеясендә бюсты урнаштырылган (2012).
- Йошкар-Олада Тимирязев ур., 41 адресы буенча истәлек тактасы беркетелгән.
- Сернур бистәсендә һәм Большие Ключи авылы урамнары Герой исемен йөртә.
- Герой исеме белән Әгерҗе районы, Сарсак-Умга авылында да урам аталган.
- Йошкар-Ола Җиңү паркында Геройлар Аллеясында портреты төшерелгән гранит плитә куелган.
- Большие Ключи урта мәктәбе диварына «Бу мәктәптә Советлар Союзы Герое Шабалин Борис Сергеевич укыган» дип язылган элмә тактасы урнаштырылган (1975).
- «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында Геройның барельефы куелган (Әгерҗе, 2014).
- Сарсак-Умга лицее Герой исемен йөртә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Зарипов Ф. Доблесть Героя бессмертна // www.tatfrontu.ru (дата обращения: 27.02.2025)
- ↑ Национальная библиотека Республики Марий Эл. Герои земли марийской. Навстречу 70-летию Великой Победы. Шабалин Борис Сергеевич Архивная копия от 17 апрель 2016 на Wayback Machine.
- ↑ 1 2 Приказ подразделения. www.podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
- ↑ 1 2 Указ Президиума Верховного Совета. www.podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
- ↑ Наградной лист // www.pamyat-naroda.ru (дата обращения: 27.02.2025).
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Черепанов М. В., Панов Е. В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1969.
- Кто есть кто в Республике Татарстан: Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1985. — С. 190—192.
- Наши Герои. — Йошкар-Ола, 1985. — 365 с.
- Шабалин, Борис Сергеевич // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 819. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- Шабалин Борис Сергеевич // История Марийского края в лицах. 1941—1945 гг. Великая Отечественная война. — Йошкар-Ола: МарНИИЯЛИ, 2015. — С. 270—271. — 374 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-94950-070-5.
- Шабалин Борис Сергеевич // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 489. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
Сылтамалар
- Советлар Союзы Геройе Шабалин Борис Сергеевич турында презентация // www.edu.mari.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 27.02.2025).
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Борис Шабалин
- Глазырина А. И. Доблесть бессмертна. — Йошкар-Ола: ООО ИПФ «СТРИНГ» 2020. — 56 с.