Григорий Абызов
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Абызов.
Григо́рий Алекса́ндрович Абы́зов (1919 елның 14 гыйнвары, Ялантау, Чистай районы, Чистай өязе, Казан губернасы — 1999 елның 30 сентябре, Севастополь) — Бөек Ватан сугышында катнашучы (өлкән сержант, Көньяк фронты, 51 армия, 91 укчы дивизиянең 321 нче артиллерия полкында туп командиры, 1943 елның 20 октябреннән IV Украина фронты), Советлар Союзы Герое (1943). Өлкән сержант, туп командиры. Полковник (1979).
Тәрҗемәи хәле
Григорий Абызов 1919 елның 14 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязенең хәзерге Түбән Кама районы Ялантау авылында крестьян гайләсендә туа. Милләте — рус. 1936 елда Ялантау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый һәм Ширәмәт урман сәнәгате хуҗалыгына балта остасы булып эшкә керә. 1940 елның июненән Ширәмәт районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясенә алына.
Бөек Ватан сугышы чоры
1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы.
Фашистлар белән беренче көрәше 1942 елда Ростов-Донны саклаганда була. Сталинград янындагы сугышта, Ростов өлкәсендә һәм Донбасста сугышларда катнаша.
Кызыл Йолдыз ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Беренче «Батырлык өчен» медаленә Островянский өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен лаек була. 1943 елның 8 гыйнварында ул үз коралы белән дошманның ике пулемет ноктасын, бер үзйөрешле пушкасын һәм пехота төялгән ике автомашинасын бәреп төшерә.
1943 елның 20 гыйнварында Супруновка авылы өчен барган сугышта ул үз тубыннан немец танкын бәреп төшерә, немецларның контрһөҗүмен кире кага, шул ук вакытта 150 гә якын солдат һәм офицерны юк итә. Бу батырлыгы өчен икенче «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Екатериновка авылын азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен өлкән сержант Григорий Абызов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1943 елның 16 сентябрендә ул туп белән немец танкын һәм пехота белән ике автомашинаны яндыра.
Мелитополь шәһәре өчен немец илбасарлары белән барган авыр сугышларда өлкән сержант Абызов батырлык, кыюлык һәм үҗәтлек күрсәтә. Көньяк фронтның 51 нче армиясенең 91 нче укчы дивизиясенең 321 нче артиллерия полкы туп командиры (1943 елның 20 октябреннән IV Украина фронты) 12-22 октябрь көннәрендә кадәр барган сугышларда безнең пехотаны алга җибәрүгә комачаулаучы дошманның 35 ут ноктасын юк итә.
Күзәтүче артиллерист Абызов немец танклар колоннасын күреп ала һәм аның турында рация аша командирына хәбәр итә. Туп расчетлары дошманга залп җибәрергә әзерләнәләр, әмма шул минутта Григорий Абызов ашыгып хәбәр итә:
| Танки уже на моём рубеже… Прошу дать огонь на меня!...[1] |
17 октябрьдә, сугышның авыр минутларында, дошман 10 танк, күп санлы артиллерия һәм пехота ярдәмендә һөҗүм иткән подразделениеләргә контрһөҗүм ясаганда, Абызов тубы үзенең төгәл уты белән 1 авыр танкны яндыра, ике урта танкны бәреп төшерә, пехотаның бер ротасын тар-мар итә, шулай итеп, контрһөҗүм кире кайтарыла.19 октябрьдә дошманның контрһөҗүме вакытында, туп янында дистәләрчә туп ядрәсе һәм мина шартлатуга карамастан, Григорий Абызов туп янында торып, туры төзәп ата һәм дошманның 4 авыр танкын, 1 «фердинанд» төрендәге үзйөрешле тубын һәм пехота ротасын юк итә.
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1943 елның 1 ноябрендәге указы нигезендә немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен өлкән сержант Григорий Абызовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 736)[2].
Батырлыгы
Мелитополь шәһәрен азат итүдә һәм дошманның Молочная елгасы буендагы көчле ныгытмаларын өзүдә зур батырлык курсәтә. 1943 елның 12-23 октябрендә 321 нче артиллерия полкының орудие командиры (башта Көньяк, 20 октябрьдән IV Украина фронты, 51 нче армия, 91 нче укчы дивизия) өлкән сержант дошманның күп ут ноктасын, 5 авыр һәм 2 уртача танкын, бер тубын һәм күп санда җанлы көчен юк итә.
Сугыштан соңгы тормышы
Григорий Абызов 1949 елда Тбилиси артиллерия училищесын, 1952 елда кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1979 елдан полковник. Отставкага чыккач, Севастопольдә яши, шәһәр торак идарәсендә инженер булып эшли. Севастополь коры җир гаскәрләре ветераннары советы рәисе.
Григорий Абызов 1999 елның 30 сентябрендә 81 яшендә вафат була. Севастополь шәһәренең «Кальфа» зиратында Геройлар аллеясында җирләнә.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (01.11.1943)[3][2].
- II дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены (Украина, 5.05.1999)[4].
- Ленин ордены (01.11.1943).
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)[5].
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (17.10.1943[6]; 30.12.1956[7]).
- Ике «Батырлык өчен» медале (10.01.1943[8]; 24.01.1943[9]).
- «Сталинград оборонасы өчен» (02.07.1944)[7].
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» (09.05.1945)[7].
Исемен мәңгеләштерү
- Герой исеме белән Түбән Кама районының Ялантау авылында урам аталган, җирле мәктәп фасадына истәлек тактасы куелган һәм Григорий Абызов исемендә музей оештырылган.
- Григорий Абызовның күкрәктән өстенрәк сурәте туган авылында куелган[10].
- 2000 елда Севастополь шәһәр советы утырышы карары нигезендә Гагарин районының 35 нче мәктәбенә Григорий Александрович Абызов исеме бирелә, Герой исемендәге аллеяга һәм 35 мәктәптә мемориаль такта ачыла. Григорий Александрович гомеренең соңгы елларында Севастопольдә Надежда Островская урамында яши, йортта алман теле тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче махсуслаштырылган мәктәп урнашкан[11].
- 2020 елда Геройның күкрәктән өстенрәк сурәте Түбән Кама шәһәренең Җиңү мәйданында куелган[12].
Искәрмәләр
- ↑ Помним и гордимся. Артиллерист вызвал огонь на себя и остался жив (рус.) (19 март 2019).
- ↑ 1 2 Указ Президиума Верховного Совета СССР в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682525. Д. 59. Л. 1).
- ↑ Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 1. Л. 95, 96).
- ↑ Указ Президент України від 5 травня 1999 року № 475/99 «Про нагородження відзнаками Президента України». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2018. Архивировано 30 сентябрь 2017 года.
- ↑ Карточка награждённого к 40-летию Победы в электронном банке документов «Подвиг народа».
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686044. Д. 2405. Л. 1, 7, 8).
- ↑ 1 2 3 Министерство обороны Российской Федерации. Абызов Григорий Александрович (рус.). Память Народа.
- ↑ Приказ о награждении в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 686044. Д. 1230. Л. 1).
- ↑ Приказ о награждении в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 690155. Д. 4846. Л. 1).
- ↑ Абызов Григорий Александрович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества».
- ↑ Герои Советского Союза и полные кавалеры орденов Славы – наши земляки (рус.). edu.tatar.ru.
- ↑ Совершившие подвиг: герой нижнекамской земли Григорий Абызов (рус.). Официальный сайт Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (2 май 2023).
Әдәбият
- Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000.