Дмитрий Строганов
Дмитрий Евгений улы Строганов (рус. Дмитрий Евгеньевич Строганов; 1910 елның 30 августы, Казан, Совет Социалистик Республикалар Берлеге — 1948 елның 17 августы, Мәскәү) — өлкән лейтенант. Советлар Союзы Герое (1940 елның 7 апреле[1]).
Тәрҗемәи хәле
Дмитрий Строганов 1910 елның 17 августында Казанда туа. Милләте — рус.
1913 елдан Ставрополь шәһәрендә, 1919 елдан Мәскәүдә яши. 1928 елда мәктәпне (9 нчы сыйныф) тәмамлый. Мәскәү шәһәрендә типографиядә хәреф җыючы булып эшли.
1933 елдан Совет Армиясендә. Шул ук елны полк мәктәбен тәмамлый. Взвод командиры, дивизионның элемтә начальнигы булып хезмәт итә. 1936 елның декабреннән Мәскәү хәрби округы штабы командасы начальнигы, 1939 елның мартыннан 17 нче артиллерия полкының батарея командиры ярдәмчесе. 1939 елның сентябрендә 291 нче җиңел артиллерия полкының (136 нчы укчы дивизия, 13 нче армия, Төньяк-Көнбатыш фронт) батарея командиры итеп билгеләнә.
Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышлары
291 нче җиңел артиллерия полкының 3 нче батарея командиры вазифасында совет-фин сугышында катнаша. Кююрель һәм Ильвес торак пунктлары тирәсендә ныгытылган районнарны өзүдә катнаша. Туптан утка тотып укчы гаскәрләренең һөҗүменә ярдәм күрсәткән, шул ук вакытта дошманның берничә дотын һәм башка ут нокталарын, күп кенә солдатын юк итә. 1940 елның 22 февралендә Дмитрий Строганов яралана, башына пуля тия, сул күзен югалта. 1940 елның маена кадәр сырхауханәдә дәвалана.
Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1940 елның 7 апрелендәге Фәрманы нигезендә өлкән лейтенант Дмитрий Строгановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
1940 елдан Советлар Союзы Коммунистик партиясе әгъзасы.
Госпитальдән чыккач, Мәскәү хәрби округы штабында берничә штаб вазифасын башкара: башлангыч һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек бүлеге начальнигы ярдәмчесе, артиллерия инспекторы ярдәмчесе, артиллериянең хәрби әзерлек бүлегенең 1 нче отделениесе начальнигының өлкән ярдәмчесе, формалаштыру бүлеге начальнигы, оештыру-мобилизация бүлеге начальнигы.
Сугыш тәмамланганнан соң тормышы
1945 елдан Дмитрий Строганов запаска чыккан. 1947 елның маеннан Мәскәү энергетика институтының хәрби кафедрасы өлкән укытучысы.
Мәскәүдә яши. 1948 елның 17 августында үз-үзенә кул сала. Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.
Бүләкләре
- 1940 — Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале);
- 1948 — Кызыл Йолдыз ордены;
- Медальләр («Мәскәүне саклаган өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» (1944))[2].
Исемен мәңгеләштерү
2000 елда Татарстан Республикасының «Батырлар китабы»нда Геройның исеме мәңгеләштерелгән. Строганов Дмитрий Евгений турында мәгълүматлар басманың 319 битендә бирелә.
Искәрмәләр
- ↑ А.А. Симонов. Дмитрий Евгеньевич Строганов. «Герои страны» халыкара патриотик интернет-проект (3 сентябрь 2024).
- ↑ Строганов Дмитрий Евгеньевич. Каһарман турында документлар Россия Федерациясе Оборона Министрлыгы департаменты тарафыннан төзелгән «Память народа» дәүләт мәгълүмат системасында саклана..
Әдәбият
- Герои огненных лет. Книга 6. М.: Московский рабочий, 1983.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 3. Казань, 1985.
- Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. — с. 292 бит.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Дмитрий Евгеньевич Строганов