Максим Дмитриев
Максим Дмитриев, Максим Василий улы Дмитриев, рус. Дмитриев Максим Васильевич (1913 елның 14 сентябре, Казан — 1990 елның 1 ноябре, Киев) — Хәсән күле янындагы сугышта, Совет-фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1940). Танкист. Отставкага «полковник» дәрәҗәсендә чыга.
Тәрҗемәи хәле
1913 елның 14 сентябрендә Казанда эшче гаиләсендә туган. Казанда тулы булмаган урта мәктәпне һәм мехчылар әзерләүче фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. Казан мех фабрикасында слесарь булып эшли. 1935 елда Кызыл гаскәргә алына.
Сугышларда катнашуы
- 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышта катнаша.
- 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтның 7нче армиясе 86нчы мотоукчы дивизия 109нчы аерым разведка батальоны өлкән механик-йөртүчесе буларак, Карелия бугазында батырлык күрсәтә. 1940 елның 27 февралендә совет танкы авариягә эләккәч, үз танкы белән аны дошман утыннан каплап тора, аларга төзексезлекне бетерергә ярдәм итә. Туптан атып, дошманның берничә ут ноктасын юкка чыгара. 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
- Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сугыштан соң
- Сугыштан соң Киевта танк-техник училищесын һәм Югары академик курсларны тәмамлый. училище башлыгы урынбасары булып хехмәт итә. 1966 елдан запаста, Киевта яши.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (1940)
- Ленин ордены
- Кызыл Байрак ордены
- Ике 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике Кызыл Йолдыз ордены
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.