Николай Волостнов
Николай Дмитриевич Волостнов (19 апрель 1926, Ивановский, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 15 апрель 1945, Пионерский, Самбия[d], Кёнигсберг[d], Көнчыгыш Пруссия, Алмания) — Бөек Ватан сугышында катнашучы; 82 гвардия укчылар полкында (32 гвардия укчылар дивизиясе, 2 гвардия армиясе, III Белоруссия фронты) станоклы пулемет расчеты командиры, гвардия сержанты. Советлар Союзы Герое (29.6.1945, вафатыннан соң)[1].
Тормыш юлы
1926 елда ТАССРның Зөя кантоны, Ивановский авылында (хәзерге Яшел Үзән районы) туган. Милләте ― рус. Мәктәптә 5 сыйныф белем ала, урманчылыкта эшли. 1943 елдан ВЛКСМ әгъзасы.
Бөек Ватан сугышында
1943 елда Юдино РХК тарафыннан мобилизацияләнә. 1944 елның мартыннан — Бөек Ватан сугышы фронтларында. IV Украина, I Балтыйк буе һәм III Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кырым, Украина, Балтыйк буен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша. Ике тапкыр яралана.
1945 елның 5 февралендә Витебск янында барган сугышта күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[2].
Батырлыгы
Гвардия сержанты Николай Волостнов 1945 елның 15 апрелендә Гаутен торак пункты (хәзерге Калининград өлкәсенең Путилово бистәсе) янындагы сугышта аерым батырлык үрнәге күрсәтә. Ул, төз атып, совет подразделениеләренә ярдәм итә. Дошман үзйөрешле туплары ярдәмендә биш тапкыр контрһөҗүм ясап карый. Көчле артиллерия уты астында да Волостнов үзе яулап алган урынында кала һәм дошманны утка тота, сугышчан позицияне калдырып китми. Яралангач та, ул үзен чолгап алырга теләгән дошман солдатларына каршы тора. Волостнов 1945 елның 15 апрелендә дошман снарядыннан һәлак була.
Әлеге сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, 1945 елның 29 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлеменнән соң).
Калининград өлкәсенең Зеленоград районы, Русское бистәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән[3].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (1945).
- Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале;
- «Батырлык өчен» медале.
Исемен мәңгеләштерү
- Герой исемен 502 проектының «Керчи даны» тибындагы океан балык тоту траулеры (1967-1989 елларда)[4] һәм Яшел Үзән шәһәре, Ивановский[5] һәм Олы Ключи авылларындагы урамнар йөртә;
- Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге кадет интернат-мәктәбе дружинасы аның исеме белән аталган;
- 2014 елның 30 октябрендә Васильево кадет интернат-мәктәбенә Советлар Союзы Герое Николай Дмитриевич Волостнов исеме бирелә.
- 2015 елның маенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Ивановский авылында Николай Дмитриевич Волостновка һәйкәл куела[6].
- 2022 елның 7 декабрендә Васильево кадет интернат-мәктәбендә Геройга мемориаль такта урнаштырыла[7];
- Яшел Үзән шәһәрендәге Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында аның барельефы урнаштырылган.
Искәрмәләр
- ↑ Волостнов Николай Дмитриевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
- ↑ Приказ подразделения. Подвиг народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2025.
- ↑ Волостнов Николай Дмитриевич (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
- ↑ "Mayak" type and "Slava Kerchi" type fishing freezer vessels. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2019. Архивировано 28 декабрь 2019 года.
- ↑ История образования Большеключинского сельского поселения. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2012. Архивировано из оригинала 10 август 2013 года.
- ↑ В Зеленодольском районе открыли памятник Герою Советского Союза Николаю Волостнову. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2015. Архивировано из оригинала 18 май 2015 года.
- ↑ Мемориальная доска Герою Советского Союза Николаю Волостнову открыта в Васильевской кадетской школе Республики Татарстан (7 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2025.
Әдәбият
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022;
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Николай Волостнов