Борис Винокуров
Борис Винокуров (рус. Винокуров, Борис Алексеевич (Александрович)[1], 9 гыйнвар 1915 — 11 февраль 1940) — Советлар Союзы Герое (1940), РККАның Польша походында һәм Совет-фин сугышында катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
Борис Винокуров 1915 елның 9 гыйнварында[2] Минзәлә шәһәрендә[3] крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли.
1937 елда Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алына. Польша походында һәм Совет-фин сугышында катнаша, аның барышында аеручы аерылып тора. Төньяк-Көнбатыш фронтның 13 армиясе, 50 укчылар дивизиясенең 398 аерым танк батальонында танк командиры, рядовой[4].
1940 елның 11 февралендә өстенлекле биеклекне штурмлау барышында Винокуровның танкына бәрәләр. Дошман уты астында калуына карамастан, Винокуров танктан чыга һәм, кулына пулемет алып, үзе белән пехотачыларны ияртеп, атакага бара. Бу сугышта һәлак була[4]. Башта Саркола авылында җирләнә, соңрак Ленинград өлкәсе Приозерск районы Красноозерное бистәсендәге 14 нче туганнар каберлегенә күмелә[5].
Дәүләт бүләкләре
СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 7 апрелендәге Указы белән, «фин ак гвардиячеләренә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», кызылармеец Борис Винокуров Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды (үлеменнән соң). Шулай ук Ленин ордены белән бүләкләнә[4].
Исемен мәңгеләштерү
- Пермь краеның Карагай авылында бер урам Герой исемен йөртә[6].
- Минзәләдә геройга бюст куелган.
Искәрмәләр
- ↑ В некоторых источниках Б. А. Винокуров именуется как Борис Александрович. На бюсте Героя, установленном в Мензелинске, также указано отчество Александрович. В поимённом списке братского захоронения в посёлке Краснозёрное он именуется как Борис Александрович Винокуров.
- ↑ Герои Приволжского федерального округа Архивная копия от 21 апрель 2021 на Wayback Machine.
- ↑ В пермских краеведческих источниках утверждается, что Б. А. Винокуров родился в деревне Костьящер современного Карагайского района Пермского края.
- ↑ 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Борис Винокуров
- ↑ Винокуров Борис Алексеевич. Памят народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2024.
- ↑ Герои Советского Союза Карагайского района. Приобвинский край (17 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2024.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Золотые Звёзды Прикамья. 3-е изд. — Пермь, 1974.
- О присвоении звания Героя Советского Союза …: Указ Президиума Верховного Совета СССР от 7 апреля 1940 г. // Правда. – 1940. – 8 апр.
- Винокуров Б.А. // Герои Прикамья: Биограф. справочник / Сост. З.Р.Козлова. – Пермь, 2006. – С. 50.
- На Карельском перешейке // Отчизны верные сыны.- Пермь, 1964. – С. 82-85.
- Смертью смерть поправ // Золотые звезды Прикамья. – Пермь, 1969. – С. 92-94.