Алексей Чулков

Алексей Петрович Чулков (30 апрель 1908, Юхмачы, Юхмачы волосте, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе7 ноябрь 1942, Калуга өлкәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 17 еракка оча торган авиация дивизиясенең 751 еракка оча торган авиация полкында эскадрилья командирының сәяси часть буенча урынбасары, майор. Советлар Союзы Герое (31.12.1942, үлеменнән соң)[1].

Тормыш юлы

1908 елның 30 апрелендә Казан губернасы, Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы) Юхмачы авылында эшче гаиләсендә туа. Милләте — рус[2].

Яшьли ятим кала, алты яшеннән абыйсы белән байларга көтү көтә. Балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлагач, 1925 елдан Владимир өлкәсенең Карабаново бистәсендә (хәзерге статусы — шәһәр) яши башлый. 1926–1930 елларда туку фабрикасында эшли[3].

1929 елның октябреннән ВЛКСМ сафларында, ә ике елдан — ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1930 елдан Мәскәүдә яши. Мәскәү педагогия институтының рабфагын һәм 1 курсын тәмамлый (1932).

1933 елда Кызыл Армиягә алына, 1934 елда Луганск хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый. Үзенең беренче хәрби очышларын 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында башкара, Маннергейм линиясе ныгытмаларын һавадан бомбага тотуда һәм һөҗүм итүдә катнаша. Очучы, өлкән политрук Алексей Чулковның Карелия муентыгындагы сугышларда күрсәткән осталыгы һәм уңышлы сәяси хезмәте командование тарафыннан югары бәяләнә: Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, батальон комиссары хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Бөек Ватан сугышында батырлыгы

1941 елдан Бөек Ватан сугышында. 17 еракка оча торган авиация дивизиясенең 751 еракка оча торган авиация полкында эскадрилья командирының сәяси часть буенча урынбасары, комиссар. Берлин, Бухарест, Будапешт, Кенигсберг хәрби-сәнәгать объектларына һөҗүм итү өчен, дошманның тирән тылына рейдларда даими катнаша[4].

1942 елның августыннан башлап ерак арага оча торган авиация очкычлары Сталинградка якынлашучы дошман гаскәрләренә һөҗүм итә: Суровикино, Обливская, Тацинская, Морозовская, Аксая станицалары аэродромнарындагы резервларны, кичүләрне, фронт авиациясен бомбага тота. 1942 елның җәен һәм көзен ерак арага оча торган авиация Сталинград районында интенсив хәрәкәтләр алып бара.

1942 елның ноябренә майор Алексей Чулков дошманның тирән тылындагы хәрби-сәнәгать объектларын һәм аның гаскәрләрен бомбага тоту өчен 114 (111 — төнге) хәрби очыш ясый.

1942 елның 7 ноябрендә Орша шәһәре яныннан сугышчан бурычын үтәп кайтканда, дошманның зенит уты белән сафтан чыгарыла һәм Калуга шәһәре янында һәлакәткә очрый.

1942 елның 7 ноябрендә, Орша шәһәре яныннан хәрби заданиедән кайтканда, аның Ил-4 очкычы һәлакәткә очрый — Песочня авылы тирәсендә (Калуга районы) дошманның зенит уты белән сафтан чыгарыла[5]. Экипаж командиры майор Чулков һәм укчы-радист старшина К. А. Дьяков һәлак булалар. Звено штурманы капитан Г. И. Чумаш һәм һава укчысы сержант Г. Н. Глазунов җәрәхәтләр алалар. 1942 елның 31 декабрендә полкта боерык укыла: «Ватанга чиксез тугрылыгы, эскадрильяда сугышчан эшне яхшы оештырганы өчен, үлемгә нәфрәт белән, сугыштагы шәхси батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, батальон комиссары Чулков хөкүмәтнең иң югары бүләгенә — «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, аңа Ленин ордены һәм „Алтын Йолдыз“ медале тапшырыла»[4].

Калуга шәһәренең хәрби мемориаль каберлегендә җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре һәм исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Владимир өлкәсенең Карабаново шәһәрендәге урам Герой исемен йөртә;
  • Карабаново шәһәрендә А. П. Чулков яшәгән йортка мемориаль такта куелган[6].
  • Тууына 100 ел уңаеннан Карабаново шәһәренең 7 номерлы мәктәбенә Герой исеме бирелә;
  • Исеме Мәскәүдәге Поклонная гора Дан мемориалында һәм Казан шәһәрендәге Җиңү паркының Геройлар Аллеясында мәңгеләштерелгән[4].
  • Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Геройлар паркында һәм Юхмачы авылында мемориаль такталар беркетелгән;
  • Юхмачы урта мәктәбе Герой исемен йөртә[7].

Искәрмәләр

  1. «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу авиации дальнего действия Красной Армии» от 31 декабря 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1943. — 8 января (№ 1 (207)). — С. 1.
  2. Чулков Алексей Петрович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2026.
  3. Чулков Алексей Петрович. www.http://karabanovo-bibl.ru/ (17 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2025.
  4. 1 2 3 Чулков Алексей Петрович // www.polkrf.ru, дата обращения: 12.03.2025.
  5. Гибель Алексея Петровича Чулкова Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine.
  6. 1 2 Чулков Алексей Петрович (рус.). Город Карабаново : Почетные граждане (18 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2023. Архивировано 12 май 2023 года.
  7. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана. / Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. — Казань: ИТЭР им. Хасанова АН РТ, 2025. — С. 174.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С. 174.
  • Золотые звезды политработников / Сост. Кузнецов Ю. Е. — Курган: КВВПАУ, 1984.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Иванов А. А. Авиаторы Татарстана в годы Великой Отечественной войны 1941—1945 гг. — Казань: Память, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 179. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Решетников В. В. Что было — то было. — М.: Яуза-Пресс, 2022. — 416 с. ISBN 978-5-9955-1045-1.
  • Худов Ю. Н. Карабаново: исторический очерк. — Александров, 2000.
  • Худов Ю. Н. Крылатый комиссар: Документальная повесть о Герое Советского Союза, командире авиаэскадрильи дальней авиации Алексее Петровиче Чулкове. — Александров, 2008.
  • Теремязева Т. А. Дорогие мои земляки: История со стен школьного музея. — Александров, 2010.
  • По следам одного подвига: Интервью с Ю. Н. Худовым // Правда текстильщика. 1995. 8 сентября.
  • Худов Ю. Н. Крылатый комиссар. Улице А. П. Чулкова в Карабанове — 40 лет // Александровский голос труда. 2003. 1 февраля.
  • Теремязева Т. А. Пример мужества и патриотизма // Александровский голос труда. 2008. 23 апреля.
  • Мокеев В. В. Здравствуйте, «Крылатый комиссар!»: Книга о земляке — Герое // Александровский голос труда. 2009. 8 апреля.
  • ЦАМО, ф 33, оп. 793756, д. 53, л .317.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Алексей Чулков

Тема буенча өстәмә