Нурмый Шәрипов
Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (рус. Шарипов Нурмы Халяфович; 1925 елның 15 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй вулысы, Казаклар — 1944 елның 27 июле, ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое (1944).
Тәрҗемәи хәле
Нурмөхәммәт Шәрипов 1925 елның 15 февралендә[1] Татарстан АССР Чаллы кантонының Нөркәй волосте (1935–1959 елларда Ворошилов районы, 1959–1984 елларда Сарман районы, 1930 елдан Тукай районы) Казаклар авылында туа. Әтисе — Хәләфетдин (1895—1969), әнисе — Раузателҗинан (1896–1974), абыйсы — Мөхәмәтдин, апасы — Хәдичә, энесе — Минһаҗелгабидин, энесе — Фалих (1937)[2].
1933–1937 елларда Казаклар башлангыч мәктәбендә укый. 1937–1940 елларда Теләнче-Тамак урта мәктәбендә җидееллык белем ала. 1940–1943 елларда Ворошилов районы «Кызыл Казак» күмәк хуҗалыгында эшли, Чаллы элеваторына икмәк ташый.
Кино куючылар курсын тәмамлап, киномеханик булып эшли. Ул авылда беренче тавышсыз кино күрсәтүче.
Бөек Ватан сугышында
1943 елның 10 февралендә Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына[3]. I Украина фронты[ru], 3 нче гвардия танк армиясе, 6 нчы гвардия танк корпусы, 53 нче гвардия танк бригадасының[ru] разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша, Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә.
Батырлыгы
Кукизув авылы янында беренчеләрдән булып, Лопушанка елгасын кичә, дошман траншеясына бәреп керә һәм пулемет расчетын юкка чыгарып, алман офицерын әсирлеккә ала. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, Нурмөхәммәт Шәриповның ике аягы яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, гвардия өлкән сержанты, кулга төшерелгән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.
1944 елның 27 июлендә һәлак булган, Украинаның Львов өлкәсе Бонюнин авылы зиратында җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале; вафатыннан соң тапшырыла; 23.09.1944[4]);
- Кызыл Йолдыз ордены (05.12.1943[5]).
- III дәрәҗә Дан ордены (30.04.1944[6]).
- «Батырлык өчен» медале (01.02.1944[7])
Исемен мәңгеләштерү
- Сарман районы үзәгендә, Казаклар авылында урамнарга исеме бирелгән.
- 1990 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбе Нурмөхәммәт Шәрипов исемен йөртә[8].
- Теләнче-Тамак урта мәктәбе каршында һәйкәле бар (һәйкәлне салучы — А. Әхмәтҗанов).
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Геройлар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)[9][10].
- Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең Автозавод районында 70 нче А микрорайоны белән 71 нче микроайонны аерып торучы урамга исеме бирелгән (координатлары 55,78315°, 52,465835°).
- 2020 елның 9 маенда Тукай районының Теләнче-Тамак урта мәктәбе территориясендә Нурмөхәммәт Шәриповка һәйкәл (бюст) ачылган[11].
- 2021 елда Зур Шилнә бистәсендә Чаллы шәһәре һәм Тукай районы арасындагы чик буе территориясендә урнашкан урамга исеме бирелгән[12].
- Туган авылында, герой яшәгән йорт диварына истәлек тактасы эленгән[13].
- 2022 елның 22 гыйнварында Тукай районының Яңа бистәсе чаңгы базасында Советлар Союзы Герое — Нурми Хәләф улы Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты уза[14].
- Теләнче-Тамак урта мәктәбендә Нурмөхәммәт Шәрипов музее бар[13].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Туу турында таныклыгында шулай язылган
- ↑ Д. Гарифуллин төзегән шәҗәрәдән
- ↑ Шарипов Нурмы Холяфович (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
- ↑ Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
- ↑ Орден Красной Звезды (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
- ↑ Орден Славы III степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
- ↑ Медаль «За отвагу» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
- ↑ РСФСР министрлар шурасы күрсәтмәсе № 464-р 25.04.1990
- ↑ Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы [рус.]
- ↑ Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркының рәсми сайты, archived from the original on 2018-09-04, retrieved 2018-09-07
- ↑ Открытие памятника Героя Советского Союза Н. Х. Шарипова. 2021 елның 7 май көнендә архивланган. Новости Тлянче-Тамакской СОШ
- ↑ Чаллыда депутатлар урамга Бөек Ватан Сугышы Герое Нурми Шәрипов исемен бирде. Татар-информ, 27.05.2021
- ↑ 1 2 Шарипов Нурми Халяфович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2025. [Тикшерелгән 16 апрель 2025]
- ↑ Прошло Первенство и Чемпионат района по лыжным гонкам, посвященные памяти Героя Советского Союза (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2025. [Тикшерелгән 16 апрель 2025]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Нерсесян Н. Г. Фастовская гвардейская: боевой путь 53-й гвардейской ордена Ленина Краснознамённой, орденов Суворова и Богдана Хмельницкого танковой бригады. — Москва: Воениздат, 1964. — 208 с.
Чыганаклар
- Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
- Д. Гарифуллин. Авыл егете — яу күрке. Гасырлар авазы, 2010, 1-2 саннар. ISSN 2073-7475
Сылтамалар
- Тукай муниципаль районы порталы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Н. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак мәктәбе сайты 2020 елның 8 август көнендә архивланган.