Михаил Красавин
Михаил Васильевич Красавин (22 октябрь 1919, Урман Морквашы, Зөя өязе, Казан губернасы, РСФСР — 28 декабрь 1992, Урман Морквашы, Татарстан Республикасы) — СССР Эчке эшләр министрлыгы полковникы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (30.10.1943)[1].
Тормыш юлы
1919 елның 22 октябрендә Казан губернасы Зөя өязенең Урман Морквашы авылында (хәзерге Татарстанның Югары Ослан районы) крестьян гаиләсендә туган[2]. Милләте — рус[3]. Мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә эшли, аннары Түбән Ослан машина-трактор станциясендә комбайнчы булып хезмәт куя[3].
Бөек Ватан сугышында
1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырыла һәм Байкал аръягында, 75 нче аерым саперлар ротасында хезмәт итә[4]. 1941 елның июненнән — Бөек Ватан сугышы фронтларында. Көнбатыш, Брянск һәм Үзәк фронтларында сугышкан[3]. Смоленск сугышында, Тула һәм Орел шәһәрләре янындагы сугышларда, Воронеж-Касторное, Севск һәм Чернигов-Припять операцияләрендә катнаша[3]. Дон, Үзәк, I һәм II Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша[1]. 1943 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы[3].
Батырлыгы
1943 елның октябренә Үзәк фронтның 65 нче армиясе составындагы 14 нче инженер-саперлар бригадасының 61 нче аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе белән җитәкчелек итә[5]. Днепр өчен сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 15 октябрендә Украина ССРның Чернигов өлкәсе Репки районы Радуль шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә аның җитәкчелегендәге отделение, понтоннардан паром җыеп, 8 рейс ясый, Днепрның уң ярына 400 дән артык пехота сугышчысын һәм командирын чыгара[5]. Шул ук төнне өч рейс белән миномет ротасы һәм полк артиллериясе батареясе китерелә[5].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге Указы белән, «фронтта немец гаскәрләренә каршы көрәштә командованиеның сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», өлкән сержант Михаил Красавинга, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (1628 нче номерлы) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3][5].
1944 елда яралана, терелгәннән соң Казан танк училищесына укырга җибәрелә[4].
Сугыштан соңгы хезмәте
1945 елда Казан танк училищесын,[5] 1959 елда урта мәктәпне тәмамлый[6].
1946 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы органнарына хезмәткә күчә. Зөя хезмәт белән төзәтү колониясенең хәрбиләштерелгән сак хезмәте (ВОХР) взводы белән җитәкчелек итә, Казанда ВСО дивизионының күчерү төрмәсе аерым взводы командиры булып хезмәт итә, аннары Зөя тәрбия колониясендә тәрбияче һәм өлкән тәрбияче булып эшли[4]. 1956 елда хезмәтен Красноярск краенда дәвам итә[1].
1964 елның июнендә полковник дәрәҗәсендә запаска чыга[3][5]. Казанга кайта, лаеклы ялга чыкканчы (1984 елга кадәр) Казан фәнни-технологик институтының сак хезмәте башлыгы булып эшли[1].
Өйләнгән, ике кызы бар[4].
М. В. Красавинның барлык бүләкләре аның тормыш иптәше Вера Андреевна тарафыннан Югары Ослан авылы музеена тапшырыла[4].
1992 елның 28 декабрендә вафат була[3], Югары Ослан авылында җирләнгән[3][6].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (30.10.1943, № 1628);
- Ленин ордены (30.10.1943, № 16050);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- «Батырлык өчен» медале[2];
- «Хәрби хезмәтләре өчен» медале;
- «Мәскәү оборонасы өчен» медале;
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- башка юбилей һәм ведомство медальләре[3][1][2][5].
Исемен мәңгеләштерү
- 2020 елның 30 августында Югары Ослан авылының Геройлар паркында Герой бюсты урнаштырыла[7].
- Яшел Үзән районының Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәсендә дә бюсты урнаштырылган[1][7].
- Югары Ослан районының Югары Ослан, Урман Морквашы һәм Яр буе Морквашы авылларындагы урамнарга М. В. Красавин исеме бирелгән[1][7][6].
- Яр буе Морквашы авылы музеенда мемориаль такта урнаштырылган[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Красавин Михаил Васильевич. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Красавин Михаил Васильевич. tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Красавин Михаил Васильевич. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Форсировал Днепр одиннадцать раз подряд. tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 МВД России. Внутренние Войска. vvmvd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Красавин Михаил Васильевич. uslon-cbs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Красавин Михаил Васильевич. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. — Т. 1 /Абаев — Любичев/ / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат Белорусская советская энциклопедия, 1987. — 911 с. — 100 000 экз.
- Навечно в сердце народном / И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр.. — Минск: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — 607 с. — 65 000 экз.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост. М.В. Черепанов, Е.В. Панов. — Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. — Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.