Вилен Бурмистров
Вилен Бурмистров (рус. Бурмистров, Вилен Иванович; 1925—1943) — Советлар Союзы Герое[1]. Кызыл Армия гвардия старшинасы, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
1925 елда Бондюга Заводы (хәзерге Татарстанның Менделеевск шәһәре) бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлап, җирле химзаводта эшли. 1943 елның гыйнварында Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә чакырыла. Шул ук елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 22 гвардия мотоукчылар бригадасының (6 гвардия танк корпусы, 3 гвардия танк армиясе, Воронеж фронты) 3 батальонында отделение командиры. Днепр өчен сугышта батырлык үрнәге күрсәтә[2].
1943 елның 23 сентябрендә үз подразделениесе белән беренчеләрдән булып Днепрны кичеп чыга. Аның отделениесе Украинаның Черкассы өлкәсе Каневка районы Григоровка авылы янында немец оборонасының «Днепр валы» дип аталган терәк пунктын — стратегик позиция — 209,7 биеклекне — ала, аннан бөтен урынлык уч төбендәгедәй күренә. Йөзләрчә орудие белән коралландырылган һәм бетоннан ясалган ныгытманы немецлар руслар өчен алынмаслык дип саный, әмма Вилен солдатлары белән биеклекне ала һәм, дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып, батальонның калган подразделениеләре килеп җиткәнче аны тотып тора. 24 сентябрьдә гвардия старшинасы Бурмистров шушы сугышта снайпер пулясыннан һәлак була.
Украинада, Григоровка авылы читендә җирләнгән[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы нигезендә, «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк дәрәҗәдә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Советлар Союзы Герое югары исеменә лаек була (үлеменнән соң)[3].
Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, медальләре бар.
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1
- ↑ 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Вилен Бурмистров
- ↑ {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 гыйнвар (№ 3 (263)). — С. 1. Архивировано 7 декабрь 2021 года.
- ↑ БУРМИСТРОВ Вилен Иванович. www.tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2025.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Кн. 1. — Казань, 1982.
- Герои-освободители Черкасщины. — Днепропетровск: Промінь, 1980.
- Шёл парнишке в ту пору…: герои-комсомольцы в боях за Советскую Украину в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. / авт.-сост. В. Н. Немятый и др. — К.: Молодь, 1985. — 367 с.