Михаил Фомин

Михаил Фомин (рус. Михаил Сергеевич Фомин, 25 сентябрь 1923(1923-09-25), Бондюг бистәсе, ТАССР, РСФСР, СССР — 7 июль 1943(1943-07-07) (19 яшь), Нижнесмородино, Поныри районы, Курс өлкәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия сержанты, туп төзәүче. Советлар Союзы Герое (1943).

Тәрҗемәи хәле

Михаил Фомин 1923 елның 25 сентябрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Алабуга кантоны (хәзерге Татарстанның Менделеевск шәһәре) Бондюг бистәсендә туа. Милләте — рус. Урта мәктәпне тәмамлап, химия заводында аппаратчы, соңрак янгын сүндерү бүлегендә эшли.

1942 елда Бондюг районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында. Сталинград, Дон, Үзәк фронтларда 95 нче (1943 елның 1 мартыннан — 75 нче гвардия) укчылар дивизиясенең 57 нче (159 нчы гвардия) артиллерия полкында сугыша.

1942 елның 19 сентябреннән Сталинград, Дон фронтларында 62 нче армия составында Сталинград сугышында, 1943 елның 10 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Сталинград районында камалган Германиянең 6 нчы армиясен тар-мар итүдә («Боҗра» операциясе) катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1943 елның июлендә Үзәк фронтның 13 нче армиясе составында Курск дугасы сугышында катнаша.

159 нчы артиллерия полкы командиры, майор Никанор Левкин имзалаган бүләкләү кәгазендә:

« Сталинград өчен барган сугышлар дәверендә, иптәш Фомин үзен кыю, үз эшен яхшы белгән туп төзәүче итеп күрсәтте. 19.10.42 елда «Баррикада» заводы янында ул үз тубыннан дошманның биш танкын һәм өч күзәтү пунктын юк итә. 22.10.42 елда шул ук районда дошманның ике миномет батареясын, дүрт автомашинасын һәм дүрт ДЗОТ ын юкка чыгара. Һәр һөҗүмгә 10-12 дән күбрәк снаряд сарыф ителми[1]. »

Гвардия сержанты Михаил Фомин Поныри тукталышы янындагы Курск дугасы сугышында аеруча батырлык күрсәтә. 159 нчы гвардия Кызыл Байраклы артиллерия полкы командиры Левкин Н. А. үзенең истәлекләрендә болай дип яза[2]:

« Барысы да яңа немец танклары — «Тигрлар»ның килүен көттеләр, шул сәбәпле танкка каршы оборонага аерым игътибар бирелде, 2 нче батарея Поныри тукталышыннан 1 км көньяктарак танкларга каршы туры наводкага куелды.

Фашистларның зур һөҗүме башлана. Безнең оборонаның беренче җирләрен үтеп, дошман танклары артиллерия позицияләренә чыктылар. Аларның урта танклары батареядан 800-1000 метр ераклыкта иде. Туп командиры Малафеев, төзәүче Фомин ут ачалар һәм аткан саен рәттән 5 танкны юк итәләр.

Поныри тукталышының көнбатыш читендә «тигрлар» пәйда булды. Күчмә ут белән янәдән 2 танкны гамәлдән чыгардылар. Немецлар безнекеләргә туптан ут ачтылар. Малафеев аны бер атуда юк итә. Якында, траншеяда урнашкан укчылар подразделениесе аларның батырлыгына сокланды. Немец танклары үтмәде.

Икенче көнне батарея куркынычсыз урынга куелды. Немец снаряды туп янында шартлый һәм командир Малафеев каты яралана, төзәүче Фомин һәлак була.

»

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1943 елның 7 августындагы указы нигезендә «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» гвардия сержанты Михаил Фоминга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Гвардия старшинасы В. А. Малафеев Ленин ордены белән бүләкләнә[3].

Михаил Фомин Курс өлкәсенең Поныри районы Нижнесмородино[ru] авылында җирләнгән[4][5].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • 1965 елның 18 февралендә Бондюг бистәсенең Депутатлар советы башкарма комитеты, бистә халкының һәм иҗтимагый оешмаларның тәкъдимнәрен кабул итеп, Татарстан урамын Михаил Фомин урамы дип үзгәртә[6].
  • Менделеевск шәһәренең Геройлар аллеясында Михаил Фоминга бюст куелган[7].
  • Менделеевскның 1 нче мәктәбенең пионер дружинасына герой исеме бирелгән.
  • Менделеевск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасына мемориаль такта эленгән. 2020 елда герой хөрмәтенә аталган урамда мемориаль такта урнаштырылган[7].
  • Курск шәһәренең бер урамына батыр артиллерист исеме бирелә.
  • Менделеевскта ел саен Михаил Фомин истәлегенә көнчыгыш көрәш буенча ачык турнир үткәрелә[7].
  • Украина коры җир гаскәрләренең «Десна» укыту үзәгендә геройның бюсты урнаштырылган[8].
  • Курск өлкәсенең Поныри бистәсендә Мемориаль комплекста М. С. Фоминның исеме һәм сурәте белән стела куелган[9].
  • КФУ ның Алабуга институтында Михаил Фомин исемендәге «Миллениум» студентлар отряды эшли.

Искәрмәләр

  1. ЦАМО, ф. 33, оп. 682524, д. 1010, запись 12047749.
  2. Лёвкин Н. А. О войне и товарищах. Сборник воспоминаний. — Красноград: АО «КМП», 1996.
  3. ЦАМО, ф. 33, оп. 682525, д. 41, запись 12056772.
  4. Здесь по источнику: Населённые пункты Поныровского района Архивная копия от 28 декабрь 2009 на Wayback Machine.  [Тикшерелгән 27 апрель 2010]. В некоторых источниках встречается написание: Смородино, Нижне-Смородино
  5. Памятник на могиле героя и других воинов около Нижесмородино. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2020. Архивировано 20 июль 2020 года.
  6. Фомин Михаил Сергеевич (рус.). mendeleevsk.tatarstan.ru (17 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025. [Тикшерелгән 26 март 2025]
  7. 1 2 3 Фомин Михаил Сергеевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025. [Тикшерелгән 27 март 2025]
  8. Информация на сайте «Герои страны» Архивная копия от 28 апрель 2014 на Wayback Machine.
  9. К 70-летию Курской битвы в Понырях появится новый мемориальный комплекс. Официальный сайт Администрации Курской области Архивная копия от 14 ноябрь 2013 на Wayback Machine.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Кто есть кто в Республике Татарстан. Герои Советского Союза — наши земляки (Сборник документальных очерков и зарисовок в трех книгах). — 4-е изд. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982—1985.
  • Капитонов Е. Г. Падение «Цитадели». — Кингисеп: Кингисепская типография, 1996. — 116 с. с илл. — 500 экз.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә