Никита Токарликов


Никита Евдокимович Токарликов (1918, Кәләй, Уфа губернасы — 18 август 1944, Шяуляй[d]) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1945)[1].

Тәрҗемәи хәле

Никита Евдокимович Токарликов 1918 елда Минзәлә өязенең Акташ волосте Кәләй авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы) крестьян гаиләсендә туа[2][3]. Чыгышы белән керәшеннәрнең этноконфессиональ төркеменнән[3]. Әтисе, Евдоким Токарликов гаиләсендә шулай ук абыйсы Михаил һәм апа-сеңелләре Аграфена, Анастасия һәм Прасковья тәрбияләнә[4]. 7 сыйныф тәмамлый, хисапчы булып эшли. 1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә чакырыла.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Бөек Ватан сугышы фронтында 1941 елның июненнән. 1971 нче танкка каршы көрәшә торган артиллерия полкының (45 нче танкка каршы көрәшә торган артиллерия бригадасы, 51 нче армия, I Балтыйк буе фронты) корал командиры булып хезмәт итә. 1943 ел азагыннан 1944 ел җәенә кадәр аның артиллерия часте резервта була. 1944 елның июнендә часть I Балтыйк буе фронты гамәлләре районына күчерелә һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнаша башлый. 1944 елның 8 августында «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Батырлыгы һәм һәлак булуы

1944 елның 18 августында сержант Токарликов Шяуляй шәһәре районындагы Копейкяй янында дошманның танк һөҗүмнәрен кире кайтарганда, корал уты белән 6 алман танкын һәм 100 гә якын дошман солдатын юк итә. Шул сугышта һәлак була[5].

Башта Мартиништо алпавыт утарында (Латвия ССР, Ауце өязе, Жагаре волосте) җирләнгән[6].

Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 24 мартында үлгәннән соң, бирелә. Шулай ук Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә[5].

Исемен мәңгеләштерү

Жагаре шәһәрендә җирләнгән. Кәләй авылында обелиск куелган.

Әлмәттә Никита Токарликов урамы бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Токарликов Никита Евдокимович. Герои Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
  2. ↑ Токарликов Никита Евдокимович — Герой Советского Союза. Татарстан фронту. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
  3. ↑ 1 2 Радости и печали древнего народа. Как живут кряшены Татарстана. Аргументы и Факты Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
  4. ↑ Токарликов Никита Евдокимович. Ветераны Татарстана. Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
  5. ↑ 1 2 Токарликов Никита Евдокимович. Герои страны. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
  6. ↑ Токарликов Никита Евдокимович. Наградной лист. Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.
  • Черепанов М. В., Панов Е. В. (сост.). Книга Героев = Батырлар китабы. — Казан, 2022. — 155 б.
  • Батырлар китабы — Книга Героев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.
  • Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. — Казан, 2018. — Т. 1. — 316, 336 б.
  • Захарова З. К. Кәләй авылы асыл җир икән… — Казан: «Илһам» нәшрияты, 2012.
  • Альметьевск. Әлмәт / Җав. ред. И. Р. Габидуллин. — Казан, 2003.