Эшче-крестьян Кызыл Армиясе

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия[4] (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre, кыск. ЭККГ, ЭККА, рус. Рабо́че-Крестья́нская Кра́сная А́рмия, РККА, Красная Армия) — Совет Россиясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре һәм Хәрби-һава көчләре (1918–1922), соңрак — СССРның Кораллы көчләре (1922–1992). 1946 елда Совет Армиясе итеп үзгәртелә.

Кызыл Армия — Кызыл гвардиянең дәвамчысы була. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе оешу көне дип 1918 елның 23 феврале санала (кара: Ватанны саклаучылар көне). Нәкъ менә шул көнне РСФСР Халык Комиссарлары Советының 28 гыйнварда (1918) имзаланган «Эшче-крестьян Кызыл Армиясе турында»гы декреты[5][6] нигезендә төзелгән Кызыл Армия отрядларына ирекле булып массакүләм язылу башлана[7]. 1918 елның 13 апрелендә Латыш укчыларыннан Латыш укчылар дивизиясе формалаштырыла, ул Кызыл Гаскәрнең беренче дивизиясе була.

Советлар Союзы таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең бер өлеше була.

Кызыл Армиянең күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский, Василий Чуйков.

Кызыл Армия тарихы

1918 елның 15 гыйнварында РСФСР Халык Комиссарлары Советының (ХКС) «Эшче-крестьян Кызыл Армиясе турында»гы декреты басылып чыга[2]. Анда болай языла[К 2]::

...РСФСР Халык Комиссарлары Советы түбәндәгеләр нигезендә «Эшче-крестьян Кызыл Армиясе» исеме астында яңа армия оештыру турында карар чыгара:

1) Эшче-крестьян Кызыл Армиясе хезмәт ияләре сыйныфларының иң аңлы һәм оешкан элементларыннан төзелә.

2) Аның сафларына керү 18 яшьтән кечерәк булмаган Совет Россиясе (дәүләте) гражданнары өчен ачык. Октябрь инкыйлабы яуларын, Советлар һәм социализм хакимиятен яклау өчен үз көчен, гомерен бирергә әзер булган һәркем Кызыл Армиягә керә ала.

1918 елның 10 гыйнварында Харьковта В. М. Примаков җитәкчелегендәге Червонный Казаклыгын оештыру турындагы документка кул куела һәм ул Кызыл Армия составына кертелә.

1918 елның 23 февралендә (яңа стиль белән) ХКСның 21 февральдәге «Социалистик Ватан куркыныч астында!»[8] дигән өндәмәсе басылып чыга, шулай ук Н. В. Крыленконың «Хәрби Башкомандующийның чакыруы» дөнья күрә, ул түбәндәгечә тәмамлана[8]:

undefined

<…>Барыгыз да коралга. Барыгыз да инкыйлабны яклауга! Окоп казу өчен тулы мобилизацияләү һәм окоп отрядларын җибәрү эше һәр отряд өчен чикләнмәгән вәкаләтләргә ия җаваплы комиссарлар билгеләп куелган советларга тапшырыла. Әлеге боерык инструкция сыйфатында бөтен шәһәрләрнең барлык советларына таратыла.

undefined

Идарә органнары

Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең югары җитәкче органы булып РСФСР Халык Комиссарлары Советы (ССР Союзы оешканнан бирле — СССР Халык Комиссарлары Советы) тора. Армия белән җитәкчелек һәм идарә итү Хәрби эшләр буенча Халык комиссариатында, аның каршында оештырылган махсус Бөтенроссия коллегиясендә, 1923 елдан СССР Хезмәт һәм оборона советында, 1937 елдан СССР ХКС каршындагы оборона комитетында тупланган була. 1919–1934 елларда гаскәрләр белән турыдан-туры Инкыйлаб хәрби советы җитәкчелек итә. 1934 елда аңа алмашка СССРның Оборона халык комиссариаты оештырыла.

Бөек Ватан сугышы башлану шартларында, 1941 елның 23 июнендә Югары Командование ставкасы оештырыла (1941 елның 10 июленнән — Югары Баш Командование ставкасы, 1941 елның 8 августыннан — Югары Башкомандование ставкасы). 1946 елның 25 февраленнән һәм СССР таркалганчыга кадәр, кораллы көчләр белән СССР Оборона министрлыгы идарә итә (Үзәк аппарат 1992 елның 14 февралендә Россия оборона министрлыгы итеп үзгәртелә).

Хәрби идарә органнары

Эшче-крестьян Кызыл Армиясе белән турыдан-туры җитәкчелек итү РСФСР Инкыйлаб хәрби советы (1918 елның 6 сентябрендә оештырыла) тарафыннан башкарыла, аның башында хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары һәм Инкыйлаб хәрби советы рәисе тора.

Хәрби һәм диңгез эшләре буенча Халык комиссариаты составында:

  • 26.10.1917 — ? — Антонов-Овсеенко, Владимир Александрович (ХКС мәгарифе турындагы декрет текстында — Авсеенко);
  • 26.10.1917 — ? — Крыленко, Николай Васильевич;
  • 26.10.1917 — 18.03.1918 — Дыбенко, Павел Ефимович тора.

Хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссарлары:

  • 1917 елның ноябре — 1918 елның марты — Подвойский, Николай Ильич;
  • 08.04.1918 — 26.01.1925 — Троцкий, Лев Давидович.

Эшче-крестьян Кызыл Армиясе үзәк аппараты түбәндәге төп органнардан тора:

  • Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Штабы, 1921 елдан — Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Генераль штабы.
  • Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Баш идарәсе.
  • Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең кораллану башлыгына буйсынган идарәләр.
  • Артиллерия (1921 елдан — Баш артиллерия идарәсе).
  • Хәрби инженерлык (1921 елдан — Баш хәрби-инженерлык идарәсе).

1925 елның 15 августында Кызыл Армиянең тәэмин итү башлыгы каршында Хәрби-химик идарә оештырыла (1941 елның августында «Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең химик саклау идарәсе» — «Кызыл Армиянең баш хәрби-химик идарәсе» итеп үзгәртелә). 1918 елның гыйнварында Броня частьлары советы (рус. «Центробронь»), ә 1918 елның августында — Үзәк, ә аннары Баш броня идарәсе төзелә. 1929 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Үзәк механикалаштыру һәм моторлаштыру идарәсе оештырыла, 1937 елда Кызыл Армиянең автобронетанк идарәсе итеп үзгәртелә, ә 1942 елның декабрендә бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр командующие идарәсе оештырыла.

  • Хәрби-диңгез көчләре идарәсе.
  • Хәрби-санитария идарәсе.
  • Хәрби-ветеринария идарәсе.

Кызыл Армиядә партия-сәяси һәм сәяси-агарту эше белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең сәяси идарәсе җитәкчелек итә. Җирле хәрби идарә Инкыйлаб хәрби советлары, әлеге округ территориясендәге барлык гаскәрләр буйсынган хәрби округлар (армияләрнең) командованиеләре һәм штаблары, шулай ук район хәрби комиссариатлары аша гамәлгә ашырыла. Соңгылары хәрби бурычлы халыкны исәпкә алу органнары булып тора. Кызыл Армиядәге үзәк һәм җирле идарә органнарының бөтен эшчәнлеге партия, совет һәм һөнәри оешмалар белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең барлык частьларында һәм бүлекчәләрендә Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе һәм Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге оешмалары бар.

Халык Комиссарлары Советының 1918 елның 4 маендагы декреты нигезендә, республика территориясе 11 хәрби округка бүленә. 1918 елның маенда — Гражданнар сугышы чорында Ярославль, Мәскәү, Орлёл, Беломорск, Урал һәм Идел буе хәрби округлары оештырыла. Хәрби округлар территориясендә урнашкан гаскәрләр башында округның хәрби советы тора, аның рәисе әлеге округ гаскәрләре командующие була. Гаскәрләр, шулай ук хәрби округларда хәрби комиссариатлар белән җитәкчелек итү — штаб, округның сәяси идарәсе һәм гаскәр, хезмәт башлыклары идарәләре аша гамәлгә ашырыла. Вакытлар узу белән хәрби округлар саны үзгәрә.

Оештыру структурасы

undefined
undefined
undefined

Кызыл гвардия отрядлары һәм дружиналары — кораллы отрядлар һәм матрослар, солдатлар һәм эшчеләр дружиналары, 1917 елгы Россиядә — сул партияләр тарафдарлары (әгъзалары булу мәҗбүри түгел) — социал-демократлар («Большевиклар», «Меньшевиклар» һәм «Берләшкән социал-демократларның районара оешмасы» әгъзалары), эсерлар һәм анархистлар, Кызыл партизаннар отрядлары кебек үк, ЭККА отрядларының нигезен тәшкил итә.

Башта Кызыл Армиянең формалашуның төп берәмлеге ирекле башлангычларда эшчәнлек алып барган, мөстәкыйль хуҗалыклы хәрби частьны тәшкил иткән аерым отряд була. Отряд башында хәрби җитәкче һәм ике хәрби комиссардан гыйбарәт Совет тора. Аның янында зур булмаган штаб һәм инспекторат эшли.

Тәҗрибә туплагач һәм хәрби белгечләрне ЭККА сафларына җәлеп иткәннән соң, тулы кыйммәтле бүлекчәләр, частьлар, берләшмәләр (бригада, дивизия, корпус), учреждениеләр һәм оешмалар формалаштыру эше башланып китә.

Кызыл Армиянең оешуы сыйнфый тәртипләргә һәм XX гасыр башы хәрби таләпләренә буйсына. Оешманың гомуми гаскәр берләшмәләре түбәндәгечә төзелә:

  • укчылар корпусы ике-дүрт дивизиядән тора;
    • дивизия — өч укчылар полкыннан, артиллерия полкыннан (артполк) һәм техник частьлардан гыйбарәт була;
      • полк — өч батальоннан, артиллерия дивизионыннан һәм техник бүлекчәләрдән тора;
  • кавалерия корпусы — ике кавалерия дивизиясеннән гыйбарәт була;
    • кавалерия дивизиясе — дүрт-алты полктан, артиллерия, броня частьлары (бронь частьлары), техник бүлекчәләрдән тора.

Кызыл Армия хәрби берләшмәләренең ут чаралары (пулемётлар, сугыш кораллары, пехота артиллериясе) һәм сугышчан техника белән техник яктан тәэмин ителеше нигездә ул вакыттагы заманча алдынгы кораллы көчләр дәрәҗәсендә була. ЭККА оешмасына техника кертү техник частьләр үсешендә, махсус моторлаштырылган һәм механикалаштырылган частьләр барлыкка килүдә, укчы гаскәрләрдә һәм атлы гаскәрләрдә техник ячейкаларның көчәюендә чагылыш тапкан үзгәрешләргә китерә. ЭККА оешмасының үзенчәлеге булып аның ачыктан-ачык сыйнфый характеры чагылуы тора. Кызыл Армиянең гаскәр организмнарында (бүлекчәләрдә, частьларда һәм берләшмәләрдә) командование белән тыгыз хезмәттәшлектә (часть командиры һәм комиссары) сәяси-тәрбия эшен алып баручы һәм Кызыл Армия массасының сәяси үсешен һәм аның хәрби әзерлек буенча активлыгын тәэмин итүче сәяси органнар (сәяси бүлекләр (политбүлекләр), сәяси частьләр (политчастьләр)) була.

Сугыш вакытында Гамәлдәге армия (ягъни хәрби гамәлләр алып барган яки аларны тәэмин иткән ЭККА гаскәрләре) фронтларга бүленә. Фронтлар армияләргә бүленә, аларга укчы һәм кавалерия корпусларыннан, укчы һәм кавалерия дивизияләреннән, танк, авиация бригадаларыннан һәм аерым частьлардан (артиллерия, авиация, инженерия һәм башкалар) торган гаскәр берләшмәләре керә.

СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1925 елның 18 сентябрендә кабул ителгән «Мәҗбүри хәрби хезмәт турында»гы законы нигезендә Кораллы Көчләрнең оештыру структурасы билгеләнә. Аларга укчы гаскәрләр, кавалерия, артиллерия, броня көчләре, инженерия гаскәрләре, элемтә гаскәрләре, Һава һәм Диңгез көчләре, Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе гаскәрләре һәм СССРның конвой сагы керә. 1927 елда аларның саны шәхси составтагы 586 000 кешене тәшкил итә.

Хезмәт ияләренең кораллы көчләре оешмасы ул — ССР Союзының Эшче-крестьян Кызыл Армиясе.

Эшче-крестьян Кызыл Армиясе коры җир, Диңгез һәм Һава көчләренә бүленә.
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе составына шулай ук махсус билгеләнештәге гаскәрләр: Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе гаскәрләре һәм конвой гаскәрләре керә.

— ССР Союзының «Мәҗбүри хәрби хезмәт турында»гы законының 2 нче маддәсе, I бүлеге, СССР Союзының Үзәк башкарма комитеты, СССР Союзының Халык Комиссарлары Советы тарафыннан раслана, 1930 елның 13 августы, № 42/253б

Гаскәрләрнең төрләре һәм төркемчәләре

undefined
undefined
undefined
undefined
undefined
undefined
undefined
undefined
undefined

Җәяүле гаскәр

undefined

Җәяүле гаскәр — Кызыл Армиянең нигезен тәшкил итүче гаскәрләрнең төп төре.

…Иң күп санлы «гаскәр төре» буларак, җәяүле гаскәр гаять катлаулы һәм җаваплы хәрби эшчәнлек башкара…

— Эшче-крестьян Кызыл Армиясе җәяүле гаскәренең 1927 елгы хәрби уставы[9][10][11]

1920 елларда иң зур укчылар берәмлеге булып укчылар полкы санала. Укчылар полкы укчылар батальоннарыннан, полк артиллериясеннән, элемтәчеләр, сапёрлар бүлекчәләреннән һәм полк штабыннан тора. Укчылар батальоны укчылар һәм пулемётчылар роталарыннан, батальон артиллериясеннән һәм батальон штабыннан гыйбарәт була. Укчылар ротасы үз эченә укчылар һәм пулемётчылар взводларын ала. Укчылар взводы бүлекчәләрдән тора. Бүлекчә — укчылар гаскәрләрнең иң кечкенә оештыру берәмлеге. Ул винтовкалар, кул пулемётлары, кул гранаталары һәм гранатомётлар белән коралландырыла[12].

Артиллерия

Артиллериянең иң зур берәмлеге артиллерия полкы була. Ул артиллерия дивизионнарыннан һәм полк штабыннан тора. Артиллерия дивизионы үз эченә батареяларны һәм дивизия идарәсен ала. Батарея взводлардан гыйбарәт була. Взводта — ике орудие була.

Алга чыгу артиллерия корпусы (1943–1945) — Бөек Ватан сугышы чорында СССР Кораллы Көчләрендә Кызыл Армиянең артиллериясе берләшмәсе (корпусы). Артиллерия корпуслары Югары Башкомандованиенең резервтагы артиллериясе составына керә.

Атлы гаскәр

Совет атлы гаскәре яки кавалериясе башта аз санлы була. 1918 ел ахырына Гражданнар сугышы хәрби хәрәкәтләре театрларында нибары 40 000 чамасы кылыч исәпләнә, бу Гамәлдәге Кызыл Армия составының 10 %ын тәшкил итә. Кавалерия формированиеләренең күпчелеге укчылар дивизияләре составына керә. Совет кавалериясе Кызыл Армия төзелү белән бер үк вакытта — 1918 елда формалаша башлый. Таркатылган иске рус армиясеннән Кызыл Гаскәр составына бары өч кавалерия полкы гына керә. Кызыл Армия өчен кавалерия формалаштыруда берничә кыенлык барлыкка килә: армиягә кавалеристлар һәм атланып йөри торган атлар китерүче төп районнар (Украина, Россиянең Көньягы һәм Көньяк-Көнчыгышы) акгвардиячеләр тарафыннан кулга алына һәм чит ил армияләре тарафыннан оккупацияләнә; тәҗрибәле командирлар, корал һәм кирәк-яраклар җитми. Шуңа күрә кавалериянең төп оештыру берәмлекләре башта йөзлекләр, эскадроннар, отрядлар һәм полклар була. Бераздан аерым кавалерия полкларыннан һәм атлы отрядлардан бригадалар, аннары дивизияләр формалаштыруга күчү башлана. Мәсәлән, С. М. Будённыйның 1918 елның февралендә оештырылган кечкенә атлы партизан отрядыннан шул ук елның көзендә Царицын өчен барган сугышларда I Дон кавалерия бригадасы, соңрак Царицын фронтының җыелма кавалерия дивизиясе оештырыла.

1919 елның җәендә Деникин армиясенә каршы тору өчен кавалерия булдыруда аеруча көчле чаралар күрелә. Аны кавалерия өстенлегеннән мәхрүм итү өчен, дивизиягә караганда да зуррак кавалерия берләшмәләре кирәк була.

1919 елның июнь–сентябрь айларында тәүге ике атлы корпус төзелә; 1919 елның ахырына Совет һәм аңа каршы торучы кавалериянең саны тигезләшә. 1918–1919 еллардагы сугыш хәрәкәтләре кавалерия берләшмәләренең мөһим оператив бурычларны мөстәкыйль рәвештә дә, укчылар берләшмәләре белән берлектә дә хәл итәргә сәләтле гаять куәтле һәҗүм көче булуын күрсәтә. Совет кавалериясен төзүдә мөһим этап булып 1919 елның ноябрендә — Беренче Атлы армияне, ә 1920 елның июлендә — Икенче Атлы армияне оештыру тора. Кавалерия берләшмәләре һәм берлекләре 1919 елның ахырында — 1920 ел башында Деникин һәм Колчак армияләренә, 1920 елда Врангель һәм Польша армиясенә каршы операцияләрдә мөһим роль уйный. Гражданнар сугышы елларында аерым операцияләрдә кавалерия җәяүле гаскәрләр санының 50 %ын тәшкил итә. Бүлекчәләрнең, частьларның һәм кавалерия берләшмәләренең төп хәрәкәт итү ысулы тачанкалардан көчле пулемёт утын ачу ярдәмендә атлы сафларда һөҗүм итү (атлы һөҗүм) була. Җирлек шартлары һәм дошманның көчле каршылык күрсәтүе кавалериянең атлы сафларының хәрәкәтен чикләгән очракларда, ул ашыгыч хәрби сафларда көрәшәүгә күчә торган була. Гражданнар сугышы елларында Совет командованиесе кавалериянең зур массаларын оператив бурычларны үтәү эшендә файдалану мәсәләсен уңышлы хәл итүгә ирешә. Дөньяда беренче хәрәкәтчән берләшмәләрне тәшкил иткән атлы армияләрне булдыру — хәрби сәнгатьнең данлыклы казанышы була. Атлы армияләр стратегик манёврның һәм уңышны үстерүнең төп чарасы булып тора, алар әлеге этапта иң зур куркыныч тудырган дошман көчләренә каршы хәлиткеч юнәлешләрдә массакүләм рәвештә кулланыла.

Гражданнар сугышы елларында Совет кавалериясе хәрби хәрәкәтләренең уңышына сугыш хәрәкәтләре театрларының масштаблы узуы, дошман армияләренең киң фронтларга сузылуы, кавалерия берләшмәләре тарафыннан дошман флангларына чыгу һәм дошман тылына тирән рейдлар ясау өчен аз файдаланылган яисә бөтенләй кулланылмаган араларның булуы ярдәм итә. Мондый шартларда кавалерия үзенең сугышчан үзлекләрен һәм мөмкинлекләрен — хәрәкәтчәнлеген, көтелмәгән һөҗүмнәрен, хәрәкәтләрнең тизлеген һәм кискенлеген тулысынча гамәлгә ашыруга ирешә ала. Гражданнар сугышыннан соң Кызыл Армия кавалериясе шактый күпсанлы гаскәр булып кала бирә. 1920 елларда ул стратегия (кавалерия дивизияләре һәм корпусларына) һәм гаскәр дивизияләренә (укчылар берләшмәләренә кергән бүлекләргә һәм частьларга) бүленә.

Соңрак, демобилизацияләү чорында, атлы гаскәрнең төп берәмлеге — кавалерия полкы була. Полк кылыч һәм пулемёт эскадроннарыннан, полк артиллериясеннән, техник бүлекчәләрдән һәм штабтан тора. Кылыч һәм пулемёт эскадроннары взводлардан гыйбарәт була. Взвод бүлекләргә бүленә. 1930 елларда кавалерия дивизияләре составына механикалаштырылган (соңрак танк) һәм артиллерия полклары, зенит чаралары кертелә; кавалерия өчен яңа хәрби уставлар эшләнә.

Кавалерия частьлары һәм бүлекчәләре Бөек Ватан сугышының башлангыч чорындагы хәрби хәрәкәтләрдә актив катнаша. Аерым алганда, Мәскәү өчен сугышта Л. М. Доватор командалыгындагы кавалерия корпусы үзен батырларча тота. Әмма сугыш барышында киләчәкнең яңа заманча гаскәр (көчләр) кулында булуы вакыт узган саен ачыграк күренә башлый, шул сәбәпле сугыш ахырына кавалерия частьларының күбесе таркатыла. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, 1945 елда кавалерия гаскәр төр буларак яшәүдән туктаган дияргә була.

Автобронетанк гаскәрләре

1920 елда СССРда танклар җитештерү эше башлана, ә аның белән бергә гаскәрләрне хәрби куллану концепциясенә нигез салына. 1927 елда «Җәяүле гаскәрнең сугышчан уставы»нда танкларны хәрби куллануга һәм аларның җәяүле гаскәр бүлекчәләре белән үзара бәйләнешенә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, бу документның икенче өлешендә уңышның иң мөһим шартлары булып түбәндәгеләр күрсәтелә:

  • һөҗүмгә баручы җәяүле гаскәр составында кинәт танклар пәйда булу, дошманның артиллериясен һәм башка броняга каршы чараларны таратып урнаштыру максатыннан, аларны киң участокта бер үк вакытта һәм массакүләм куллану;
  • зур тирәнлеккә һөҗүмне үстерерү мөмкинлеген булдыру максатыннан, танкларны тирәнлеккә эшелонлаштыру, бер үк вакытта алардан резерв булдыру;
  • танкларның җәяүле гаскәр белән бердәм хәрәкәте.

1928 елда чыгарылган «Танкларны хәрби куллану буенча вакытлы инструкция»дә аларны файдалану мәсәләләре тулырак ачыклана. Анда танк бүлекчәләренең хәрби хәрәкәтләрдә катнашуының «җәяүле гаскәргә турыдан-туры ярдәм күрсәтү өчен, шулай ук аның белән ут һәм күрү элемтәсеннән тыш хәрәкәт итүче алдынгы эшелон сыйфатында куллану» дигән ике формасы карала.

Автобронетанк гаскәрләре танк частьларыннан һәм берләшмәләреннән, шулай ук бронеавтомобильләр белән коралланган частьлардан гыйбарәт була. Төп тактик берәмлек булып танк роталарыннан гыйбарәт аерым танк батальоны тора. Танк ротасы танк взводларыннан гыйбарәт. Танк взводының составы — биш танкка кадәр була. Бронеавтомобильләр ротасы взводлардан тора; взвод эченә өч-биш бронеавтомобиль керә.

Беренче тапкыр танк бригадалары 1935 елда Баш командование резервының аерым танк бригадалары буларак төзелә башлый. 1940 елда алар базасында механикалаштырылган корпуслар составына кергән танк дивизияләре оештырыла. Әмма сугышның башында Кызыл Гаскәрнең танкларын күп югалтуы һәм аларны җитәрлек күләмдә җитештермәү нәтиҗәсендә СССР Оборона халык комиссариаты тарафыннан бронетанк гаскәрләренең оештыру структурасына җитди төзәтмәләр кертү карары кабул ителә. Югары Командование ставкасының 1941 елның 15 июлендәге директив хаты нигезендә механикалаштырылган корпусларны юкка чыгару башлана, ул 1941 елның сентябрь башына кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәсендә танк дивизияләре армия командующийларына буйсындырыла, моторлаштырылганнары укчылар дивизияләренә кушыла. Шул сәбәпле, СССР Оборона халык комиссариатының 0063 номерлы боерыгы нигезендә билгеләнгән бронетанк гаскәрләрен дивизиядән бригада оешмасына, ә 1941 елның сентябрендә төрле штатлы сандагы (батальонда 29дан 36 танкка кадәр) аерым танк батальоннарын булдыруга күчәргә туры килә. Танк бригадалары һәм аерым танк батальоннары Совет бронетанк гаскәрләрендә төп оештыру формаларына әверелә. 1941 елның 1 декабренә Кызыл Гаскәрнең 68 аерым танк бригадасы һәм 37 аерым танк батальоны була, алар башлыча укчылар гаскәрләренә турыдан-туры ярдәм күрсәтү өчен файдаланыла. Мондый оешма 1941 ел шартларында мәҗбүри чара була. 1942 елда танк корпусларын, ә аннары механикалаштырылган корпусларны торгызу уңаеннан танк бригадалары оештырыла һәм алар составына керә. Бригада үз эченә ике танк һәм бер мотоатыш-пулемёт батальонын, шулай ук аерым бүлекчәләрне (барлыгы 53 танк) ала. Алга таба танк батальоннарының оештыру, штат структурасы аның мөстәкыйльлеген, һөҗүм һәм ут куәтен арттыру өчен камилләштерелә. 1943 елның ноябреннән бригаданың өч танк батальоны, автоматчыларның моторлаштырылган батальоны, зенит пулемёт ротасы һәм башка бүлекчәләре була (барлыгы 65 данә Т-34 танкы). Сугышчан хезмәтләре өчен 68 танк бригадасына «гвардия» званиесе, 112сенә мактаулы исем бирелә, 114се орден белән бүләкләнә. 1945–1946 елларда танк бригадалары — танк полклары итеп үзгәртелә. 1942–1954 елларда бу гаскәрләр бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр дип атала. Алар танк (1946 елдан — механикалаштырылган) армияләреннән, танк, авыр танк, механикалаштырылган, үзйөрешле артиллерия, мотоукчылар бригадаларыннан (1946 елдан — полклардан) тора. 1954 елдан бронетанк гаскәрләре дип атала башлый; аларның составына танк һәм механикалаштырылган частьлар керә. Механикалаштырылган гаскәрләр механикалаштырылган (танк), моторлаштырылган укчылар, артиллерия һәм башка часть һәм бүлекчәләрдән тора. «Механикалаштырылган гаскәрләр» төшенчәсе төрле армияләрдә 1930 еллар башында барлыкка килә. 1929 елда СССРда Кызыл Гаскәрнең Үзәк механикалаштыру һәм моторлаштыру идарәсе төзелә һәм беренче тәҗрибәле механикалаштырылган полк формалаштырыла, ул 1930 елда танк, артиллерия, разведка полклары һәм тәэмин итү бүлекчәләре составындагы беренче механикалаштырылган бригадага җәелдерелә. Бригаданың 110 МС-1 танкы һәм 27 орудиесе була һәм ул механикалаштырылган кушылмаларны оператив-тактик куллану мәсьәләләрен һәм иң отышлы оештыру формаларын тикшерү өчен файдаланыла. 1932 елда бу бригада базасында дөньядагы беренче механикалаштырылган корпус — мөстәкыйль оператив берләшмә төзелә, аңа ике механикалаштырылган һәм бер укчы-пулёметчылар бригадасы, аерым зенит-артиллерия дивизиясе, 500 танк һәм 200 автомобиль керә.

«Механикалаштырылган гаскәрләр» атамасы 1932 елда Кызыл Армиянең механикалаштырылган гаскәрләренең «Мөстәкыйль механикалаштырылган берләшмәләрен йөртү һәм сугышу» дип аталган вакытлы күрсәтмәсендә беркетелгән була. 1936 ел башына кавалерия дивизияләрендә барлыгы дүрт механикалаштырылган корпус, алты аерым бригада һәм 15 полк була. 1937 елда Кызыл Гаскәрнең Үзәк механикалаштыру һәм моторлаштыру идарәсе Кызыл Армиянең Автобронетанк идарәсе дип үзгәртелә, ә 1942 елның декабрендә Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр командующие идарәсе оештырыла. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр Кызыл Армиянең төп һөҗүм көченә әверелә.

Хәрби-һава көчләре

undefined

1918 елда Совет Кораллы көчләрендә авиация формалаша башлый. Ул оештыру ягыннан Һава флотының округ идарәләренә кергән аерым авиация отрядларыннан тора, 1918 елның сентябрендә фронтлар штаблары һәм гомумгаскәр армиясе каршындагы фронт һәм кыр авиациясе, һавада очу идарәләре итеп үзгәртелә. 1920 елның июнендә кыр идарәләре фронт һәм армия командующийларына турыдан-туры буйсынулы һава флоты штаблары итеп үзгәртеп корыла.

1917–1923 еллардагы Гражданнар сугышыннан соң фронтларның Хәрби-һава көчләре хәрби округлар составына күчә. 1924 елда хәрби округларның Хәрби-һава көчләренең авиация отрядлары бертөрле авиация эскадрильяларына (18–43әр самолёт) берләштерелә, 1920 еллар ахырында авиация бригадалары итеп үзгәртелә. 1938–1939 елларда хәрби округларның авиациясе бригададан полк һәм дивизия оешмасына күчерелә. Төп тактик берәмлек булып авиация полкы (60–63 самолёт) тора. ЭККА авиациясе, авиациянең төп үзлегенә — дошманга һавадан башка төр гаскәрләр өчен мөмкин булмаган зур араларга тиз һәм көчле һөҗүм ясау сәләтенә нигезләнә. Авиациянең сугыш чаралары булып фугаслы, кыйпылчыклы һәм яндыргыч көчкә ия бомбалар, пушкалар һәм пулемётлар белән коралланган самолётлар тора. Ул вакытта авиация дошманның хәрби фронтын җиңел үтеп, аның тылына тирән үтеп керә алган зур очыш тизлегенә (сәгатенә 400–500 чакрым һәм аннан да күбрәк) ия була. Хәрби авиация дошманның тере көчен һәм техник чараларын тар-мар итү өчен; аның авиациясен яраксыз итү һәм мөһим объектларны — тимер юлларны, хәрби сәнәгать оешмаларын, элемтә челтәрләрен, юлларны һәм башкаларны җимерү өчен кулланыла. Разведка авиациясе дошман тылында һава разведкасы алып баруны максат итеп куя. Ярдәмче авиация артиллерия утын төзәтү, элемтә һәм сугыш кырын күзәтү, ашыгыч табиб ярдәме таләп ителгән авыруларны һәм яралыларны тылга чыгару (санитария авиациясе), шулай ук хәрби йөкләрне ашыгыч рәвештә ташу (транспорт авиациясе) өчен файдаланыла. Моннан тыш, авиация гаскәрләрне, корал һәм башка көрәш чараларын ерак араларга күчерүдә төп транспорт чарасы булып тора. Авиациянең төп берәмлеге авиация полкы (авиаполк) була. Полк авиация эскадрилияләреннән (авиаэскадрилияләрдән), авиаэскадрилья — звенолардан тора.

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башланганчы хәрби округлар авиациясе аерым бомбардировка, истребитель, катнаш (штурм) авиация дивизияләреннән һәм аерым разведка авиация полкларыннан тора. 1942 елның көзендә авиациянең барлык төрләрендәге авиация полкларында 32шәр самолёт була, 1943 елның җәендә штурм һәм истребитель авиация полкларында самолётлар саны 40ка кадәр арттырыла.

Инженерлык гаскәрләре

Дивизияләрдә инженерлык батальонннары, укчылар бригадаларында сапёрлар ротасы оештырылыр дип планлаштырыла. 1919 елда махсус инженерлык бүлекләре булдырыла. Инженерлык гаскәрләренә җитәкчелекне республиканың кыр штабы каршындагы инженерлык инспекторы (1918–1921 елларда — А. П. Шошин), фронт, армия һәм дивизия инженерлык начальниклары башкара. 1921 елда гаскәрләр белән җитәкчелек итү Баш хәрби-инженерлык идарәсенә йөкләнә. 1929 елга штатлы инженерлык частьләре барлык төр гаскәрләрдә дә була. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, 1941 елның октябрендә инженерлык гаскәрләре башлыгы вазифасы булдырыла. Сугыш барышында инженерлык гаскәрләре ныгытмалар, киртәләр төзи, җирлекне миналый, гаскәрләр манёвры башкарылуын тәэмин итә, дошманның мина кырларында үтү юлларын ясый, каршы якның инженерлык киртәләрен үтүне тәэмин итә, су киртәләрен кичүдә, ныгытмаларны, шәһәрләрне штурмлауда катнаша.

Химия гаскәрләре

1918 елның 13 ноябрендә Республика Инкыйлаб хәрби советының 220 нче боерыгы нигезендә Кызыл Армиянең химия хезмәте оештырыла.

1923 елда укчылар полклары штатларына газга каршы командалар кертелә.

1924–1925 елларда хәрби реформа барышында хәзерге заман гаскәрләренә һәм хезмәтенә нигез салына, анда үзәкләштерелгән җитәкчелек булдыруга мөһим адым ясала, частьларда планлы хәрби-химик әзерлек эшләре башлана.

1920 еллар ахырына химия бүлекчәләре барлык укчылар, кавалерия дивизияләрендә һәм бригадаларында була. Бөек Ватан сугышында химия гаскәрләре составында техник бригадалар (төтен кую һәм эре объектларны маскировкалау өчен булдырыла), химигә каршы сак бригадалары, батальоннары һәм роталары, ут төртүче батальоннар һәм роталар, базалар, складлар һәм башкалар була. Хәрби хәрәкәтләр вакытында дошман химик корал кулланган очракта частьларны һәм берләшмәләрне химик саклауның югары әзерлеген булдыра, утлы корал ярдәмендә дошманны юк итә һәм гаскәрләрне төтен белән маскировкалый, дошманның химик һөҗүмгә әзерлеген ачыклау һәм үз гаскәрләрен вакытында кисәтү өчен өзлексез разведка алып бара, хәрби частьләрнең, берләшмәләрнең һәм берлекләрнең хәрби бурычларны үтәүгә даими әзерлеген тәэмин итүдә катнаша. Дошманның химик корал куллану мөмкинлеге шартларында, каршы якның тере көчен һәм техникасын ут төртү чаралары белән юк итә, үз гаскәрләрен һәм тыл объектларын төтен белән маскировкалый.

Элемтә гаскәрләре

Кызыл Гаскәрдә беренче элемтә бүлекчәләре 1918 елда формалаштырыла. 1919 елның 20 октябрендә элемтә гаскәрләре мөстәкыйль махсус гаскәр буларак төзелә. 1941 елда элемтә гаскәрләре башлыгы вазифасы кертелә.

Автомобиль гаскәрләре

СССР Кораллы Көчләренең Тылы составында. Совет Кораллы Көчләрендә Гражданнар сугышы чорында барлыкка килә. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башланганчы бүлекләрдән һәм частьлардан тора.

Әфганстан Республикасында хәрби автомобильчеләргә Әфганстандагы Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын барлык төр матди чаралар белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный. Автомобиль частьлары һәм бүлекчәләре гаскәрләр өчен генә түгел, илнең тыныч халкы өчен дә йөк ташый.

Тимер юл гаскәрләре

1926 елда Кызыл Армия тимер юл гаскәрләренең аерым корпусы хәрбиләре булачак Байкал-Амур магистрале трассасының топографик разведкасын үткәрә башлый.

Кызыл Байраклы Балтыйк флотының 1 нче Гвардия диңгез артиллериясенең тимер юл бригадасы (101 нче диңгез артиллерия тимер юл бригадасыннан үзгәртеп корыла) була. «Гвардия» исеме 1944 елның 22 гыйнварында бирелә.

Кызыл Байраклы Балтыйк флотының 11 нче Гвардия аерым тимер юл артиллерия батареясы. «Гвардия» званиесе 1945 елның 15 сентябрендә бирелә. Дүрт Байкал-Амур магистрале тимер юл корпусының икесен төзиләр, Төмәндә күперләр төзиләр, һәр каланчага юллар салалар.

Юл гаскәрләре

СССР Кораллы Көчләренең Тылы составында. Совет Кораллы Көчләрендә Гражданнар сугышы чорында барлыкка килә. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башланганчы бүлекләрдән һәм частьлардан тора.

1943 елның уртасына юл гаскәрләрендә 294 аерым юл батальоны, 110 юл-комендант участогы белән 22 хәрби-автомобиль юллары идарәсе, 40 юл отряды белән 7 хәрби-юл идарәсе, 194 гужетранспорт ротасы, ремонт базалары, күпер һәм юл конструкцияләрен җитештерү базалары, укыту һәм башка учреждениеләр була.

Хезмәт армиясе

Хезмәт армиясе — 1920–1922 елларда Совет Республикасы Кораллы Көчләрендә Гражданнар сугышы вакытында халык хуҗалыгын торгызу эшләрендә вакытлыча файдаланылган хәрби формированиеләр (берләшмәләр). Һәр хезмәт армиясе гади укчылар берләшмәләреннән, кавалерия, артиллерия һәм хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, бер үк вакытта хәрби әзерлек халәтенә тиз күчү сәләтен саклаучы башка частьлардан тора. Барлыгы 8 хезмәт армиясе оештырыла; хәрби-административ яктан алар Республиканың Инкыйлаб хәрби советына, ә хуҗалык һәм хезмәт ягыннан Хезмәт һәм оборона советына буйсына. Хәрби-төзелеш частьларының (хәрби-төзелеш отрядларының) нигезе булып тора.

Шәхси состав

Званиеләр

Баштарак Кызыл Армия офицерлыкны «патшалык калдыгы» дип игълан итеп, күренеш буларак кире кага. «Офицер» сүзе «командир» сүзенә алмаштырыла. Погоннар, хәрби званиеләр бетерелә, алар урынына «комдив» (дивизия командиры), яки «комкор» (корпус командиры) кебек вазифа атамалары кулланыла. 1924 елның 30 июлендә СССР Инкыйлаб хәрби советының Кызыл Гаскәрнең бөтен команда составына Эшче-крестьян Кызыл Армиясе командиры званиесен бирү турындагы 989 номерлы боерыгы чыгарыла. Шулай ук бу елда командирның тәҗрибәсенә һәм квалификациясенә тәңгәл килә торган К-1дән (түбән) К-14кә (югары) кадәр «хезмәт категорияләре» кертелә. Вазифасы билгесез булган командирга мөрәҗәгать иткәндә, тиешле категориядәге вазифаны, мәсәлән, К-9 өчен «комполк иптәше» дип аталырга тиеш була. Аерымлык билгеләре сыйфатында өчпочмаклар (К-1 һәм 2нең кече комсоставы өчен), квадратлар (К 3–6 урта комсоставы өчен), турыпочмаклыклар (К 7–9 өлкән команда составы өчен) һәм ромблар (К-10 югары һәм аннан өстенрәк команда составы өчен) кулланыла. Формаларында гаскәр төрләре бер-берсеннән петлицаларының төсе буенча аерылып тора.

1935 елның 22 сентябрендә хезмәт категорияләре бетерелә һәм персональ званиеләр кертелә. Алар вазифа атамалары һәм традицион званиеләр катнашмасыннан гыйбарәт була (мәсәлән, «комдив»). Сәяси хезмәткәрләр («бригада комиссары», «II ранг армия комиссары»), техник хезмәтләр (III ранг инженеры», «дивизия инженеры»), медицина хезмәткәрләре һәм башкалар өчен аерым званиеләр кертелә.

1940 елның 7 маенда элеккеге «комдив», «командарм» һәм башкаларны алыштырган «генерал», «адмирал» персональ званиеләре кертелә. 1940 елның 2 ноябрендә кече команда составы өчен вазифаи ранглар бетерелә һәм подполковник званиесе кертелә.

1942 елның башында техник һәм тыл хезмәтләренең атамалары традицион званиеләргә тәңгәл китерелә («инженер-майор», «инженер-полковник» һәм башкалар). 1942 елның 9 октябрендә махсус званиеләр белән бергә сәяси комиссарлар системасы бетерелә. Вазыйфаи званиеләр медицина, ветеринария һәм юридик хезмәтләр өчен генә калдырыла. 1943 елның башында калдырылган вазыйфаи званиеләргә унификация уздырыла. Рәсми ликсиконга яңадан погоннар һәм элеккеге аерымлык билгеләре белән бергә, «офицер» сүзе кире кайтарыла. Хәрби званиеләр һәм аерымлык билгеләре системасы СССР таркалганчы диярлек үзгәртелми; Россиянең хәзерге Хәрби Көчләре шул ук системаны куллануны дәвам итә. «Комбат» (батальон командиры), «комбриг» (бригада командиры), «комдив» (дивизия яки дивизион командиры) элекке вазыйфаи званиеләре әлегә кадәр рәсми булмаган (жаргон) кулланылышта йөри.

1943 ел үрнәгендәге ЭККА хәрби званиеләре Рус император армиясе званиеләре нигезендә эшләнүгә карамастан, аларның төгәл күчермәсе булып тормый. Беренче чиратта түбәндәге аермалыклар була:

  • фельдфебель, вахмистр (кавалерия чины) унтер-офицер чинннары кабат торгызылмый.
  • подпоручик, поручик, штабс-капитан кебек обер-офицер чиннары кабат торгызылмый.
  • патша армиясендә офицерларга караган прапорщик чины (иске славян телендә — «байрак йөртүче», «прапор»дан — байрак) Совет Армиясендә бары тик 1972 елда гына гамәлгә кертелә. «Прапорщик», «өлкән прапорщик» званиеләре аерым категориягә бүленә һәм офицерларныкына керми.
  • корнет (подпоручикка туры килә), штабс-ротмистр (штабс-капитанга туры килә), ротмистр (капитанга туры килә) кебек кавалериядә генә булган чиннар кабат торгызылмый.
  • Рус армиясендә майор чины булдырыла, ул 1881 елда бетерелә.
  • югары офицерлар составының чиннарында да кайбер үзгәрешләр була, мәсәлән, генерал-фельдцейхмейстер чины торгызылмый һәм башкалар.

Тулаем алганда, Кызыл Армиянең кече команда составы (сержантлар һәм старшиналар) хәрби званиеләре патша (рус) унтер-офицер чинына, кече офицерлар званиесе — обер-офицер (рус армиясендә «ваше благородие» устав мөрәҗәгате) чинына, өлкән офицерларның, майордан алып полковникка кадәр — штаб-офицерлар (рус армиясендә «ваше высокоблагородие» устав мөрәҗәгате) чинына, югары офицерларның, генерал-майордан маршалга кадәр — генерал («ваше превосходительство») чинына туры килә.

Чиннарның төгәл туры килүен якынча гына ачыкланырга мөмкин, чөнки хәрби званиеләр саны төрлечә була. Мәсәлән, подпоручик чины якынча «лейтенант» хәрби званиесенә, ә капитан патша чины якынча «майор» совет хәрби званиесенә туры килә.

1943 ел үрнәгендәге Кызыл Армия хәрби званиеләренең аерымлык билгеләре патша званиеләре нигезендә төзелсә дә, аларның төгәл күчермәсе түгел. Мәсәлән, Император армиясендәге полковник чины ике буй сызыклы һәм йолдызчыксыз погоннар белән билгеләнә; Кызыл Армиядә полковник погонында ике буй сызык һәм өчпочмак рәвешендә уртача зурлыктагы өч йолдыз була.

Команда составы

1930 еллар башына кадәр ЭККА команда составының шактый өлешен император һәм өлешчә Ак армияләрдә офицер чиннары алган кешеләр били. Аларны Совет хәрби учреждениеләрендә әзерлек үткән командирларга алыштыру эше озакка сузыла. Я. Б. Гамарникның доклад запискасы буенча (1931 елның мае), «элекке» офицерлар коры җир гаскәрләренең югары начальниклар составында (коры җир гаскәрләренең югары начальниклар составының 67,6 %ы) — 770 кешене, Диңгез көчләрендә (хәрби-диңгез көчләренең югары начальниклар составының 53,4 %ы) — 51 кешене, Хәрби-һава көчләрендә (31,1 %) — 133 кешене тәшкил итә. Гомуми команда составында 5195 кеше була[13].

1937–1938 еллар репрессияләре

undefined

Кайберәүләр фикеренчә, 1937–1938 еллардагы зур террорның бер өлешен «Кызыл Армия кадрларын чистарту» тәшкил итә. Аның максаты — ышанычсыз элементлардан, аеруча югары чиннардан арыну була. Аларның бер өлеше беренче Бериев реабилитациясе нәтиҗәсендә һәм нацист Германиясенең СССРга һөҗүменнән соң кире кайтарыла. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Кызыл Армиядә узган «Сталин чистартуы» Гитлерга аның Советлар Союзына һөҗүменең уңышына ышаныч биргән факторларның берсе була. Чистарту Кызыл Армиянең көчсезләнүенә китерүе бәхәсле сорау булып тора. Капма-каршы караш тарафдарлары ЭККА санының чистартулар пигында артуын күрсәтә. 1937 елда ул 1,5 миллион кешене тәшкил итә, 1941 елның июнь аенда ул өч тапкырдан артыкка үсә. Ачылган сер мәгълүматлары күрсәткәнчә, 1937 елда Кызыл Армиядә 114 300 офицер исәпләнә, шуларның 11 034е репрессияләнә һәм 1940 елга кадәр акланмый. 1937 елның 2 мартында СССР Оборона халык комиссары К. Е. Ворошилов ВКП(б) Үзәк Комитетының март пленумындагы чыгышында 206 000 команда-җитәкчелек составы, шул исәптән 107 000 командир, 1000 сәясәт эшлеклесе, 25 000 административ-хуҗалык составы, 2715 ветеринария составы һәм калган техник, медицина составы исәпләнүе турында мәгълүмат җиткерә.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә «армия» шактый дәрәҗәдә ышаныч уятмаган чит ил кешеләреннән, шпионнардан, диверсантлардан, эчкечеләрдән, халык байлыгын урлаучылардан чистарынды.

— Кызыл Армиянең баш составы буенча идарәсенең 1940 елның 5 маенда СССР оборона халык комиссары К. Е. Ворошиловка җибәргән хисабыннан.

О. Ф. Сувениров исәпләүләре нигезендә, ЭККА югары команда составының репрессияләнгән вәкилләре саны:

№ п/п ЭККА югары команда составы категориясе 1936 елда ЭККА хезмәтендә тора 1937–1941 елларда һәлак була Төрмәдән исән-сау кайта Корбаннарның гомуми саны 1936 елга тиешле категория санының %ы репрессияләнә
Атып үтерелә Сак астында үлә Үз-үзләренә кул сала
1. Советлар Союзы Маршаллары 5 2 1 3 60
2. I һәм II ранглы командармалар 15 19 1 20[К 3] 133
3. I һәм II ранглы флот флагманнары 4 5 5 125
4. Комкорлар 62 58 4 2 5 69 112,6
5. I ранглы флагманнар 6 5 1 6 100
6. Комдивлар 201 122 9 22 153 76
7. Комбриглар 474 201 15 1 30 247 52,1
Тулаем алганда Кызыл Армиянең югары комсоставы буенча 767 412 29 3 59 503 65,6

Кызыл Гаскәр саны

  • 1918 елның апрель ахырына — 196 000 кеше[14].
  • 1918 елның сентябрь башына — 550 000 кеше[15].
  • 1918 елның сентябре — Гамәлдәге армияләрне дә кертеп — 600 000 кеше[16]
  • 1918 елның октябрь ахырына — якынча 800 000 кеше[14].
  • 1919 ел ахырына — 3 000 000 кеше[14][15].
  • 1920 елның көзенә — 5 500 000 кеше[14][15].
  • 1925 елның гыйнварына — 562 000 кеше[14].
  • 1927 елда — 586 000 кеше[15].
  • 1932 елның марты — бөтен Кызыл Армия буенча 604 300 кеше (Кызыл Армиянең коры җир, Кызыл Һава флоты һәм Кызыл Диңгез флоты гаскәрләре).
  • 1937 елның 1 гыйнварына — 1 518 090 кеше.
  • 1938 елның 1 гыйнварына — 1 582 057 кеше.
  • 1939 елның 21 февраленә — 1 910 477 кеше[17].
  • 1939 елның 1 декабренә — 3 273 400 кеше.
  • 1940 елның 1 гыйнварына — 3 851 700 кеше.
  • 1940 елның 1 февраленә — 4 229 954 кеше.
  • 1940 елның 1 апреленә — 4 416 600 кеше.
  • 1940 елның 1 маена — 3 990 993 кеше.
  • 1940 елның 1 июненә — 4 055 479 кеше.
  • 1940 елның 1 сентябренә — 3 423 499 кеше.
  • 1940 елның 1 октябренә — 3 446 309 кеше.
  • 1941 елның гыйнварына — 4 200 000 кеше[15].
  • 1941 елның 22 июненә — 5 080 977 кеше.
  • 1941 елның 1 июленә — 10 380 000 кеше[14].
  • 1942 елның язына — 5 500 000 кеше (Гамәлдәге армия һәм флот)[15].
  • 1942 елның языннан — 5 600 000 кеше (Гамәлдәге армия һәм флот).
  • 1942 елның җәенә — якынча 11 000 000 кеше[14].
  • 1945 ел башына — 11 365 000 кеше[15].
  • 1945 елның маена — 11 300 000 кеше[15].
  • 1946 елның февраленә — 5 300 000 кеше.

Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт

1918 елның башыннан хәрби хезмәт ирекле була (ирекле башлангычларда төзелә). Әмма добрволецлык кирәкле вакытта Кораллы Көчләрне таләп ителгән кадәрге санда сугышчылар белән тәэмин итә алмый. 1918 елның 12 июнендә Халык Комиссарлары Советы Идел буе, Урал буе һәм Көнбатыш Себер хәрби округлары эшчеләрен һәм крестьяннарын хәрби хезмәткә чакыру турындагы беренче декретны имзалый. Бу декреттан соң кораллы көчләр сафларына чакыру турында берничә өстәмә декрет һәм боерык дөнья күрә. 1918 елның 27 августында Халык Комиссарлары Советы тарафыннан Кызыл Флотка хәрби диңгезчеләрне чакыру турындагы беренче декрет бастырыла. ЭККА территориаль-милиция системасы нигезендә төзелгән милициячел гаскәр була (лат. militia — гаскәр). Хәрби частьләр тыныч вакытта учёт аппаратыннан һәм аз санлы команда составыннан тора; ә аның территориаль билге буенча хәрби частьларга беркетелгән зур өлеше һәм рядовойлар составы хәрби өйрәнүләр ысулы белән һәм кыска вакытлы өйрәнү җыеннарында әзерлек үтә тораган була. ЭККА төзелеше 1923 елдан алып 1930 еллар ахырына кадәр территориаль-милиция һәм кадрлар формированиеләре бергәлеге нигезендә гамәлгә ашырыла. Заманча шартларда хәрби көчләрнең техник яктан тәэмин ителеше үсү һәм хәрби эшнең катлаулануы нәтиҗәсендә милиция хәрби көчләре үз-үзләрен юкка чыгара диярлек. Система бөтен Советлар Союзы территориясендә урнашкан хәрби комиссариатларга нигезләнгән була. Чакырылыш кампаниясе вакытында ир-егетләр Генераль Штаб квоталары нигезендә гаскәрләр төрләре һәм хезмәтләр буенча бүленә. Билгеләнгәннән соң офицерлар хәрби хезмәткә чакырылганнарны частьлардан яшь сугышчылар курсларына җибәрә торган була. Профессиональ сержантларның бик аз сандагы катлавы була; сержантларның күпчелеген кече командирлар вазифасына әзерлек курлары үткән хәрби хезмәткә чакырылучылар тәшкил итә.

Гражданнар сугышыннан соң Кызыл Армиягә сәүдәгәр, рухани, дворян, казак һәм башка катлау кешеләренең балалары алынмый. 1935 елда казакларны хәрби хезмәткә алу рөхсәт ителә, 1939 елда сыйнфый принцип буенча чакыруга чикләүләр бетерелә, ләкин хәрби училищеларга кергәндә чикләүләр саклана.

Армиядә хезмәт итү вакыты пехота һәм артиллерия өчен — бер ел, кавалерия, атлы артиллерия һәм техник гаскәрләр өчен — ике ел, һава флоты өчен — өч ел, диңгез флоты өчен — дүрт ел була.

Хәрби укыту

1918 елның беренче яртысында гомуми хәрби укыту үз үсешенең берничә этабы аша уза. 1918 елның 15 гыйнварында Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрен оештыру турында декрет бастырыла, хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы ЭККА формалаштыру буенча Бөтенроссия коллегиясе төзелә. Ул үзәктә һәм урыннарда актив эш алып бара. Аерым алганда, барлык хәрби белгечләр һәм кадр офицерлары исәпкә алына. 1918 елның мартында Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) партиясенең VII съезды халыкны гомуми хәрби эшкә өйрәтү турында карар кабул итә. Аннан алда «Известия ВЦИК» басмасында «Һәр эшче ир-ат һәм хатын-кыз, һәр крестьян ир-аты һәм хатын-кызы винтовкадан, револьвердан яки пулемёттан ата белергә тиеш!» дигән өндәмә дөнья күрә. Аларның губернияләрдә, Россия өязләрендә һәм волостьларында ук башланган укулары белән РСФСР Халык Комиссарлары Советының 8 апрельдәге декреты нигезендә оештырылган хәрби комиссариатлар җитәкчелек итәргә тиеш була. Бөтенроссия баш штабы каршында 7 майда Л. Е. Марьясин җитәкчелегендә гомуми хәрби укытуның үзәк бүлеге төзелә, ә җирле бүлекләр хәрби комиссариат каршында оештырыла. 29 майда Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты армияне доброволецлар белән комплектлаудан эшче һәм иң ярлы крестьяннарны мобилизацияләүгә күчү турындагы беренче карарын чыгара. 1918 елның июнендә гомуми хәрби укыту хезмәткәрләренең I съезды уза, анда мөһим карарлар кабул ителә. Җирлекләрдәге гомуми хәрби укыту органнарының эшчәнлеге дә шулар нигезендә төзелә. Гыйнварда ук Костромада Губерна хәрби бүлеге белән аның исәп-хисап бүлекчәсе барлыкка килә. Хәрби эшләр буенча Халык комиссариаты мондый органнарның эш тәртибе язылган инструкцияне нәшер итә, Кызыл Гаскәргә доброволецларны язу өчен вербовкалау пунктлары ачыла һәм тәүге тапкыр хәрби эшкә өйрәтү эше киң җәелдерелә. Февраль–март айларында костромалылар һәм кинешемылылар, күбесенчә эшчеләр, пролетариат кызылармиялеләре отрядларына языла. Хәрби бүлекләр аларны укыту белән шөгыльләнә. 21 мартта, РСФСР Югары хәрби советы приказы белән, Кызыл Армиядә сайлау башлану гамәлдән чыгарылган көнне, Бөтенроссия коллегиясе хәрби эш белгечләренә, иске армиянең барлык офицерларына Кызыл Армиянең команда вазифаларына бару өндәмәсе белән мөрәҗәгать итә.

— Василевский Александр Михайлович «Дело всей жизни»

Кызыл Армиядә хәрби белем бирү системасы традицион рәвештә өч дәрәҗәгә бүленә. Аларның иң төбе — югары хәрби училищеларның алга киткән челтәрен тәшкил иткән югары хәрби белем бирү системасы. Биредә укучылар традицион рәвештә курсантлар дип атала, әлеге төшенчә инкыйлабка кадәрге «юнкер» атамасына тәңгәл килә. Уку срогы дүрт-биш елны тәшкил итә, чыгарылыш укучылары «взвод командиры» вазифасына туры килгән «лейтенант» званиесен ала.

Әгәр тыныч вакытта училищеларда уку программасы югары белем алуга туры килсә, сугыш чорында ул урта махсус белемгә кадәр кыскартыла, уку сроклары кискен кими һәм ярты еллык кыска вакытлы команда курслары оештырыла.

Россиянең традицион үзенчәлеге булып кадет училищелары челтәреннән һәм корпуслардан гыйбарәт булган урта хәрби белем бирү системасы тора. 1917–1918 елларда Россия империясе Кораллы Көчләре (Рус император Армиясе һәм Флоты) таркалгач, бу система яшәүдән туктый.  Коммунистлар партиясе җитәкчелеге биш Суворов хәрби училищесына һәм бер хәрби-диңгез Нахимов училищесына нигез салуны санкцияли. Инкыйлабка кадәрге кадет корпуслары алар өчен үрнәк булып тора. Мондый училищеларда уку программасы тулы урта белем алуга туры килә; суворовчылар һәм нахимовчылар гадәттә югары хәрби училищеларга укырга керәләр.

СССР таркалганнан соң, 1991 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә кадет корпуслары дип аталучы яңа уку йортлары оештырыла. Кабат инкыйлабка кадәрге «кадет» хәрби атамасы һәм тиешле аерымлык билгеләре торгызыла.

Россиянең тагын бер традицион үзенчәлеге булып хәрби академияләр системасы тора. Анда укучылар югары хәрби белем ала, Көнбатыш илләрендә гадәттә кече офицерлар әзерли торган академияләрдән аермасы да шул.

undefined

Кызыл Армиянең хәрби академияләре берничә үзгәртү һәм күченү кичерә, берничә гаскәр төре (Тыл һәм Транспорт Хәрби академиясе, Хәрби медицина академиясе, Хәрби элемтә академиясе, Бөек Пётр исемендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре академиясе һәм башкалар) буенча бүленә. Кайбер хәрби академияләр Кызыл Армиягә патша армиясеннән турыдан-туры мирас итеп тапшырылган дигән караш бар. Аерым алганда, М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия — Генераль штабның Николаев академиясеннән, ә артиллерия академиясе 1820 елда бөек кенәз Михаил нигез салган Михайлов артиллерия академиясеннән килеп чыга. Бу караш Совет чорында куәтләнми, чөнки Кызыл Армия тарихы 1918 елдан башлана. Өстәвенә, Ак эмиграциядә Рус Армиясенең элеккеге Югары Башкомандующие Бөек кенәз кече Николай Николаевич инициативасы белән оештырылган Генераль Штаб Академиясе традицияләрен дәвам итүчесе һәм аның турыдан-туры варисы булып Югары хәрби-фәнни курслар Генераль штабның Николаев академиясе санала.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Совет хәрби белем системасының гомуми билгеләрен ала, шул ук вакытта 1990 елларда Кораллы Көчләрне гомуми кыскарту нәтиҗәсендә берничә училищены тарката. Әмма хәрби белем бирү системасы өчен иң зур югалту булып СССРның таркалуы тора. Совет Армиясе СССР өчен бердәм система булганлыктан, хәрби училищелар союздаш республикаларга бүленүне исәпкә алмыйча оештырыла. Нәтиҗәдә, мәсәлән, Украина армиясенә күп күләмдә офицер-артиллеристлар таләп ителмәсә дә, СССР Кораллы Көчләренең алты артиллерия училищесыннан (Ленинград, Коломна, Тбилиси, Сумы, Одесса, Хмельницкий) өчесе Украинада кала.

Запастагы офицерлар

Кызыл Армиядә дөньяда беренче булып командирлар һәм запастагы начальниклар, соңрак (1943 елдан) офицерлар әзерләү системасы оештырыла . Аның төп максаты булып сугыш чорында гомуми мобилизация таләп ителү очракларына командирлар һәм начальникларның (1943 елдан — офицерларның) зур резервын булдыру тора. XX гасыр дәвамында дөньяның барлык армияләренең, флотларының һәм авиацияләренең гомуми тенденциясе — офицерлар арасында югары белемле кешеләрнең өлеше артуы була. Сугыштан соңгы Совет Армиясендә бу сан 100 %ка кадәр җиткерелә.

Бу тенденция нигезендә Совет Армиясе сугыш дәверендә запастагы потенциаль офицер буларак югары белемле теләсә кайсы гражданлык затын карый. Аларны укыту өчен гражданнар югары уку йортлары каршындагы хәрби кафедралар челтәре җәелдерелә, андагы укыту программасы югары хәрби училище дәрәҗәсенә тәңгәл килә.

Дөньяда беренче тапкыр Совет Россиясендә кулланылган мондый система офицерларының шактый өлеше резерв офицерларын гаскәрдән тыш әзерләү курсларында һәм офицер кандидатлык мәктәпләрендә әзерләнгән Америка Кушма Штатлары тарафыннан да файдаланыла. Югары хәрби училищеларның алга киткән челтәре дә шактый кыйммәткә төшә; бер училищены тәэмин итү дәүләткә, сугыш чоры штаты буенча тулысынча җәелдерелгән дивизияне тәэмин итү бәясенә төшә. Резерв офицерларын әзерләү курслары күпкә арзанрак, һәм Кушма Штатлар аларга зур басым ясый.

Кораллану һәм хәрби техника

Кызыл Армиянең үсеше дөньяда хәрби техника үсешенең гомуми тенденцияләрен чагылдыра. Алар исәбенә, мәсәлән, танк гаскәрләрен һәм Хәрби-һава көчләрен формалаштыру, җәяүле гаскәрне механикалаштыру һәм аны мотоатыш гаскәрләренә әверелдерү, кавалерияне таркату, атом-төш коралын барлыкка китерү керә.

Кавалериянең роле

Россия актив катнашкан Беренче бөтендөнья сугышы характеры һәм масштаблары буенча алдагы барлык сугышлардан кискен аерылып тора. Тоташ күпчакрымлы фронт сызыгы һәм озакка сузылган «окоп сугышы» кавалерияне киң куллану мөмкинлеген бирми. Әмма Гражданнар сугышы үзенең характеры буенча Беренче бөтендөнья сугышыннан кискен аерыла.

Аның үзенчәлекләренә фронт линияләренең артык сузылганлыгы һәм төгәл булмавы керә, бу исә атлы гаскәрне киң куллану мөмкинлеген ача. Гражданнар сугышы үзенчәлегенә Нестор Махно гаскәрләре тарафыннан аеруча актив файдаланылган «тачанкалар»ны хәрби куллану керә.

Сугышара чорның гомуми тенденциясе гаскәрләрне механикалаштыру һәм автомобильләр файдасына ат көченнән баш тарту, танк гаскәрләрен үстерү була. Шуңа да карамастан, кавалерияне тулысынча таркату зарурлыгы дөньяның күпчелек илләре өчен кирәк булмый. СССРда кавалерияне саклап калуны һәм алга таба үстерүне яклап Гражданнар сугышы вакытында үскән кайбер полководецлар чыгыш ясый.

Шуңа да карамастан, кавалерияне актив рәвештә таркаталар: 1937 елда армиядә 32 дивизия булса, 1941 елга Кызыл Армиядә 13 кавалерия дивизиясе исәпләнә, соңрак, сугыш башында алар 34 «җиңел типтагы» дивизиягә кадәр җәелдерелә. 1943 елда, кавалерия корпуслары заманча атлы-механикалаштырылган төркемнәргә берләшә. Кавалериянең тәмам таркалуы 1950 еллар уртасына туры килә. АКШ армиясе командованиесе 1942 елда кавалерияне механикалаштыру турында боерык чыгара, Германиядә кавалериянең яшәве 1945 елда аның тар-мар ителүе белән бергә туктала.

Бронепоездлар

Бронепоездлар Россиядә Гражданнар сугышына кадәр күп сугышларда киң кулланыла. Аерым алганда, инглиз-бур сугышлары вакытында алар инглиз гаскәрләре тарафыннан тормыш өчен мөһим булган тимер юл коммуникацияләрен саклау өчен файдаланыла. Шулай ук АКШта Гражданнар сугышы вакытында да актив кулланыла. Россиядә «бронепоездлар бумы» Гражданнар сугышы чорына туры килә. Бу сугышның үзенчәлеге — фронтларның төгәл линияләре булмау һәм гаскәрләрне, сугыш кирәк-яракларын, ашлыкны тиз күчерү өчен төп чара буларак файдаланылган тимер юллар өчен кискен көрәш белән бәйле була.

Бронепоездларның бер өлеше Кызыл Гаскәргә патша армиясеннән мирас итеп калдырыла, шул ук вакытта яңаларын серияле җитештерү башланып китә. Моннан тыш, 1919 елга кадәр, нинди дә булса сызымнар булмаган шартларда, гадәти пассажир вагоннары нигезендә, кул астындагы чималдан җыелган «суррогат» бронепоездларны күпләп җитештерү сакланып кала; мондый «бронепоезд» бер тәүлек эчендә җыелган булырга мөмкин.

Гражданнар сугышы ахырына броня частьләренең Үзәк Советы (Центробронь) карамагында 122 төзек бронепоезд була, 1928 елга аларның саны 34кә кадәр кими.

Кызыл Армия бронепоездларыннан кала («Ленин», «Иптәш Урицкий истәлегенә», «Паразитларга үлем» һәм башкалар) бронепоезд частьләре шулай ук башка бик күп сугышучы тарафлар — генерал Деникинның доброволецлар армиясе («Офицер», «Генерал Корнилов», «Бердәм Россия»), Чехословакия корпусы («Orlik»), Украина милләтчеләре («Украина даны», «Сечевик») һәм башкалар составында була.

Гражданнар сугышы чорында бронепоездларны киң куллану аларның төп кимчелекләрен ачып күрсәтә. Бронепоезд зур, авыр мишеньне тәшкил итә, артиллерия (соңрак — һава) һөҗүме өчен зәгыйфь була. Моннан тыш, ул тимер юл линиясенә бик нык бәйле була. Аны хәрәкәтсез калдыру өчен тимер юлны алдан яки арттан җимерү дә җитә торган була.

Шуңа да карамастан, ЭККА сугыш аралыгында бронепоездларны алга таба техник үстерү планнарыннан баш тартмый. Бөек Ватан сугышы чорында тимер юл артиллериясе кораллануда кала. Берничә яңа бронепоезд төзелә, Һава һөҗүменә каршы оборонаның тимер юл батареялары җәелдерелә. Бронепоезд частьләре Бөек Ватан сугышында, беренче чиратта, оператив тылның тимер юл коммуникацияләрен саклауда әһәмиятле бер роль уйный.

undefined

Шуның белән бергә, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танк гаскәрләренең һәм хәрби авиациянең көчле үсеше бронепоездларның әһәмиятен кискен киметә. СССР Министрлар Советының 1958 елның 4 февралендәге Карары белән тимер юл артиллерия системаларын төзү туктатыла.

Россиянең бронепоездлар өлкәсендә тупланган бай тәҗрибәсе СССР атом-төш триадасына тимер юл базасында урнашкан атом-төш көчләрен РС-22 ракеталары белән җиһазландырылган хәрби тимер юл ракета комплексларын өстәү мөмкинлеген ача (НАТО терминологиясе буенча — СС-24 «Скальпель»). Аларның өстенлекле якларына тимер юлларның нык үскән челтәрен файдалану хисабына һөҗүмнән качу мөмкинлеге һәм спутниктан күзәтеп торуда зур уңайсызлыклар булу керә. 1980 елларда Кушма Штатларның төп таләпләренең берсе — атом-төш коралларын гомуми кыскарту барышында Хәрби тимер юл ракета комплексын тулысынча таркату була. Кушма Штатларында Хәрби тимер юл ракета комплексына тиңдәшләр юк.

Хәрби ритуаллар

Аларның билгеләнеше сугышчан рухны саклау һәм еш кына урта гасырларга барып тоташкан хәрби традицияләрне яңарту булып тора. Хәрби сәламләү хәрби ритуалның үрнәге булып тора.

Хәрби ант

undefined

Дөньяның теләсә кайсы армиясендә яңа хәрбиләр өчен хәрби ант мәҗбүри санала. Кызыл Армиядә бу ритуал гадәттә хәрби чакырылыштан соң бер ай узгач, яшь сугышчы курсын узганнан соң үткәрелә. Хәрби антка кадәр солдатларга корал ышандыру тыела, моннан кала башка чикләүләр дә була. Хәрби ант бирү көнендә солдат беренче тапкыр корал ала; ул сафтан чыга, үзенең подразделениесе командиры каршына килә һәм тантаналы антны укый. Хәрби ант мөһим бәйрәм булып санала һәм Хәрби Байракны тантаналы рәвештә алып чыгу белән бергә үрелеп бара.

Хәрби ант тексты түбәндәгечә яңгырый:

Мин, Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины, Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына кергәндә ант итәм һәм тантаналы рәвештә намуслы, батыр, тәртипле, уяу сугышчы булырга, хәрби һәм дәүләт серен төгәл сакларга, командирларның, комиссарларның һәм начальникларның барлык хәрби уставларын, боерыкларын берсүзсез үтәргә вәгъдә бирәм.

Мин хәрби эшне намус белән өйрәнергә, хәрби милекне һәрьяклап сакларга һәм соңгы сулышыма кадәр үз халкыма, үз Совет Ватаныма һәм Эшче-крестьян хөкүмәтенә тугры булырга ант итәм.

Мин Эшче-крестьян хөкүмәте боерыгы буенча Ватанымны — Совет Социалистик Республикалар союзын якларга һәрвакыт әзермен һәм, Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сугышчысы буларак, дошманны тулысынча җиңеп чыгу өчен үз канымны һәм гомеремне кызганмыйча, аны батырларча, оста, намуслы һәм гадел якларга ант итәм.

Әгәр дә мин явыз ният белән бу тантаналы антымны бозсам, ул чагында миңа Совет законының кырыс җәзасы, хезмәт ияләренең гомуми нәфрәте төшсен.

Хәрби сәламләү

undefined

Кулның үзенчәлекле хәрәкәте хәзерге хәрби сәламләүнең нигезенә салына. Россия Кораллы Көчләрендә хәрби сәламләү уң кул бармакларын бераз йомып, кул чугы турайтылган килеш башкарыла; дөньяның башка армияләреннән аермалы буларак, хәрби сәламләү яланбаш килеш[К 4], кул бирмичә генә, сафта килеш башкарыла.

Сафта хәрәкәт иткәндә, хәрби сәламләү түбәндәгечә башкарыла: юнәлеш бирүче кулын баш киеменә куя, ә сафтагылар кулларын җөй буенча кыса, барысы бергә саф адымына күчә һәм очраган начальниклар яныннан узган саен, башын бора. Бүлекчәләргә яки башка хәрби хезмәткәрләргә каршы барганда, хәрби сәламләүне юнәлеш бирүчеләрнең үтәве дә җитә.

Дәрәҗәсе буенча кече булган өлкәнне беренче сәламләргә тиеш; әгәр алар хәрби хезмәткәрләрнең төрле категорияләренә кергән очракта (солдат — офицер, кече офицер — өлкән офицер), дәрәҗәсе буенча өлкәне очрашканда хәрби сәламләүне үтәмәүне хурлау дип кабул итәргә мөмкин.

Баш киеме булмаганда, хәрби сәламләү башны борып һәм саф торышын кабул итеп бирелә (куллар җөй буенча, гәүдә корпусы төз хәлдә).

Сафта һәм сафтан тыш сәламләүләр

Турыдан-туры җитәкчеләрне сәламләү өчен «смирно», «уңга (сулга, уртага) тигезлән» командалары бирелә. Бу команда буенча хәрби хезмәткәрләр «смирно» позициясен кабул итә, ә подразделение командирлары (һәм политруклар) шул ук вакытта кулларын баш киеменә куя һәм аны «смирно» командасын биргән затның «вольно» командасына кадәр төшермиләр. Команда бирелгәннән соң, өлкән начальник килгән кеше янына бара һәм, аннан өч адымда гына туктап, частьның нинди максат белән тезелгәнлеге турында рапорт тапшыра. Мисал: «Иптәш комкор, 4 нче укчылар полкы инспектор атуы өчен тезелде. Полк командиры — полковник Сергеев». Башка берничә кызылармияле өстеннән өлкән итеп билгеләнгән кызылармияле хәрби турыдан-туры начальникларын да шундый ук тәртиптә сәламли. Аның үрнәк рапорты түбәндәгечә яңгырый:«Иптәш лейтенант, мишень ишегалдында эшләү өчен билгеләнгән 2 нче бүлек командасы сафка тезелде. Команданың өлкәне — рядовой Васильев».

СССР һәм союздаш республикаларның Югары Советы Президиумы рәисләре, СССР һәм союздаш республикалар Халык Комиссарлары Советы рәисләре, СССРның Оборона халык комиссары һәм аның урынбасарлары очрашканда оркестр «Интернационал» гимнын башкара. Турыдан-туры башлыклар — үз частенең командирыннан һәм хәрби комиссарыннан башлап, алардан югарырак хәрбиләр очрашканда — оркестр каршылау маршын башкара. Җитәкче часть яки аерым хәрби хезмәткәрләр белән исәнләшкәндә, алар «исәнмесез» дип җавап кайтара. Котлау сүзләренә хәрби часть (бүлекчә) озын итеп «ура» кычкырып җавап бирә, ә аерым хәрбиләр «рәхмәт» дип җавап кайтара. Рәхмәткә каршы хәрби часть һәм аерым хәрбиләр «Советлар Союзына хезмәт итәбез (хезмәт итәм)» дип җавап кайтара. Хушлашуга «саубулыгыз» дип җавап бирәләр. Ленин мавзолее, шулай ук СССР Оборона халык комиссариаты боерыгы белән игълан ителгән дәүләт һәйкәлләре яныннан узганда, хәрби частьләр аларны «смирно» командасы биреп сәламли. Хәрби частьлар (подразделениеләр), шулай ук аерым баручы командалар очрашканда үзара сәламләү өчен, аларның командирлары шулай ук «смирно», «уңга (сулга) тигезлән» командаларын бирәләр. «Басырга» һәм «смирно» командалары манёврлар, тактик өйрәнүләр, атышлар (ут рубежында), поход хәрәкәтләре вакытында, остаханәләрдә, гаражларда, паркларда, ангарларда, радио һәм телеграф станцияләрендә, лабораторияләрдә, клиникаларда, сызымнар буенча эшләгәндә, төрле хуҗалык хезмәтләрен башкарганда, кичке шәфәкътән соң, иртәнге шәфәкъкә кадәр, төшке аш, кичке аш һәм чәй вакытында бирелми. Бу очракларда анда булган башлыкларның өлкәне яки дежур хәрби (дневальный) килгән (яки очраган) башлык янына бара һәм кайсы частьның (бүлекчә) нәрсә белән шөгыльләнүе турында рапорт бирә. Мисаллар: «Иптәш полковник, 3 нче рота командасы ераклыкны билгеләү белән шөгыльләнә. Команданың өлкән кызылармиячесе Сидоров»; «Иптәш полк комиссары, элемтә ротасы төшке аштан килде. Дневальный кызылармияче Волошин». «Смирно» командасы һәм җитәкчегә рапорт аның дәресләргә беренче тапкыр килгән вакытында гына бирелә. Өлкән начальник барында кече начальникка «смирно» командасы һәм рапорт бирелми. Часть командиры барында хәрби комиссарга «смирно» командасы һәм рапорт бирелми; бу очракта подразделение командиры хәрби комиссарга частьның (подразделение) нәрсә белән шөгыльләнүе турында хәбәр итә. Часть командиры булмаганда «смирно» командасы һәм рапорт частьның хәрби комиссарына бирелә. Частька хәрбиләргә (дежур, дневальный) таныш булмаган җитәкчелек составындагы кеше килгән очракта, саф уставы кагыйдәләре буенча өлкән начальник (дежур, дневальный) әлеге кеше янына килә һәм документын күрсәтүне сорый. Мисал: «Иптәш комбриг, мин сезне белмим, шәхес таныклыгын күрсәтүегезне сорыйм». Документны тикшерү тәртибе түбәндәгечә уза. Шәхес таныклыгының өске тышлыгының артында, читенә учреждение яки хәрби часть мөһере сугылган тиешле фотосурәт карала. Сурәт таныклык хуҗасының йөзе белән чагыштырыла. Беренче һәм икенче битләрдә язылган званиесе, исем-фамилиясе, һәм вазифасы укыла. Алтынчы биттә имзалар һәм мөһер булу-булмавы тикшерелә, шуннан соң таныклык кире хуҗасына тапшырыла. Әгәр әлеге хәрби турыдан-туры җитәкче булып чыкса, «смирно» командасы (тиешле вакытта) һәм югарыда күрсәтелгәнчә рапорт бирелә. Кызыл Армия хәрбиләре буларак, үзара ихтирам һәм хәрби әдәплелек йөзеннән, хәрбиләр бер-берсен сәламли. Моның өчен утыручылар урыннарыннан тора. «Интернационал» гимнын башкарганда, сафта булмаганда (парадларда, смотрларда һәм җәмәгать урыннарында), «смирно» позициясе кабул ителә; баш киеменнән булганда, кул баш киеменә куела һәм гимн тәмамланганчы шул хәлдә калырга тиеш булалар.

1930–1940 елларда СССР Кораллы Көчләре Кызыл Армия Хәрби хезмәткәрләренең тәүлеклек тәэмин ителеше нормалары

1934 елда Кызыл Гаскәрдә Хезмәт һәм оборона советының 06.03.1934 елгы К-29 санлы карары белән[18], кызылармияленең төп паёгына кагылышлы тәүлеклек тәэмин ителеше буенча түбәндәге нормалар кертелә (1 нче норма):

Продукт атамасы Авырлыгы граммнарда
1. Арыш икмәге 600
2. Бодай икмәге (96 %) 400
3. «Подболтная» бодай оны (85 %) 20
4. Төрле ярма 150
5. Макарон эшләнмәләре 10
6. Ит 175
7. Сельдь балыгы 75
8. Туңмай (терлек мае) 20
9. Үсемлек мае 30
10. Бәрәңге 400
11. Кәбестә (тазә һәм тозлы) 170
12. Чөгендер 60
Продукт атамасы Авырлыгы граммнарда
13. Кишер 35
14. Суган 30
15. Аштамыр, яшел тәмләткечләр 40
16. Томат пюресы 15
17. Борыч 0,5
18. Дәфнә яфрагы 0,3
19. Шикәр 35
20. Чәй (аена) 50
21. Тоз 30
22. Сабын (аена) 200
23. Горчица 0,3
24. Уксус 3

1941 елның маенда 1 нче норма үзгәртелә: ит 150 граммга кадәр[18] киметелә, балык һәм яшелчәләр 100 граммга кадәр арттырыла.

1941 елның сентябреннән 1 нче норма хәрби частьларны тәэмин итү өчен генә калдырыла, Гамәлдәге армия составына кермәгән тыл, каравыл гаскәрләре өчен түбәнрәк тәэмин итү нормалары каралган була. Шул ук вакытта гамәлдәге армиянең хәрби частьларына бер кешегә көненә 100 грамм күләмендә аракы бирү башлана. Калган хәрбиләргә аракы дәүләт һәм полк бәйрәмнәрендә генә (елга ун тапкыр тирәсе) бирелергә тиеш була. Хатын-кыз хәрбиләргә сабын бирү 400 граммга кадәр арттырыла. Бу нормалар сугышның бөтен чоры дәвамында гамәлдә була.

Милли азчылыклардан төзелгән Кызыл Армия частьлары (милли формированиеләр)

Гражданнар сугышы чорында милли билге буенча оешкан партизан частьлары барлыкка килә[19]. 1920 елның 10 маенда Хезмәт һәм оборона советының В. И. Ленин имзалаган «Себер, Төркестан һәм башка төбәкләрдәге рус милләтеннән булмаган гражданнарны Кызыл Армия сафларына чакыру турында»гы Карары чыга[20]. Бу Карар буенча, җирле халык вәкилләре руслар белән беррәттән Кызыл Гаскәргә чакырылырга тиеш дип күздә тотыла, әмма шул ук вакытта кайбер милләт вәкилләрен чакырылыштан азат итү мөмкинлеге дә карала. Берникадәр вакытка кадәр инкыйлабка кадәрге чордан килгән кайбер милләт вәкилләрен хәрби хезмәткә чакырмау тәҗрибәсе сакланып кала. Халык комиссарлары советының 1922 елның 6 сентябрендәге 1901 елда туган гражданнарны чакыру турындагы карарында түбәндәгеләр билгеләп үтелә[21]:

Әлеге карар нигезендә, үзләренең милли, көнкүреш һәм икътисади шартлары буенча элек хәрби армия сафларына алынмаган гражданнарны хәрби хезмәткә чакырылудан азат итәргә.

Кызыл Гаскәрдә тамырлаштыру милли билге буенча тупланган хәрби частьләр оештыруда, хәрби хезмәттә милли телләрне куллануда, милли хәрби уку йортларын ачуда һәм билгеле бер милләт кешеләре өчен хәрби уку йортларында урыннар булдыруда чагыла. Идеолог буларак М. В. Фрунзе чыгыш ясый, ул рус булмаган халыкларны Кызыл Армиянең «өстәмә куәт чыганагы» дип саный[22]. 1924 елның ахырына инде милли частьлар һәм кушылмалар кайбер республикаларда — Грузиядә, Әрмәнстанда, Азәрбайҗанда, Беларусиядә, Бохарада һәм Украина ССРында, Кырымда, Якутиядә һәм Дагстан АССРында була[22].

Милли частьлар булдыру өчен шулай ук бер этнос вәкилләрен формаль рәвештә милли саналмаган бер территориаль хәрби частьтә туплаган «концентрацияләү» ысулы кулланыла[22]. 1926 елның чакырылышында ук «милләтчеләрнең» 75 %ы «концентрацияләү» ярдәмендә җыела[23].

Милли хәрби частьләрне бетерү 1934 елда башлана. 1934 елның икенче яртысында Украина һәм Беларусия частьләре гадәти формированиеләргә үзгәртелә[24]. Шулай ук милли формированиеләрне эреләндерү эше башкарыла. 1938 елның башында милли частьларда СССРда гына да нибары 27 239 кеше була, аларның 69 %ы (18 695 кеше) «титуллы» милләт вәкилләре була[25]. Бу Кызыл Армия санының 2 %тан да кимрәк өлешен тәшкил итә. 1938 елда Кызыл Гаскәрдә 1448,0 мең кеше була[25]. 1938 елның 7 мартында ВКП(б)ның Үзәк Комитеты һәм СССР Халык комиссарлары советының «Кызыл Армиянең милли частьлары һәм формированиеләре турында»гы уртак карары түбәндәгеләрне боера[26]:

  • Кызыл Армиянең барлык милли частьләрен «частьлар һәм кушылмаларның дислокациясен тиешенчә үзгәртеп, экстерриториаль комплектлаулы гомумсоюз частьларына» үзгәртеп корырга;
  • «Милли республикалар һәм өлкәләр гражданнарын» СССРның башка гражданнары белән уртак нигездә хәрби хезмәткә чакырырга.

1938 елның җәенә Кызыл Гаскәрнең барлык милли формированиеләре таркатыла[26].

Кызыл Армиянең милли составы

1931–1945 елларда Кызыл Армия шәхси составының милләтләр буенча бүленеше (шәхси составтагы өлеше)[27]:

  • 1931 елның 1 гыйнварына: 64,55 % — руслар, 18,43 % — украиннар, 4,9 % — белоруслар, 0,74 % — Урта Азия халыклары, 1,14 % — әрмәннәр, 0,45 % — азәрбайҗаннар, 1,23 % — грузиннар;
  • 1936 елның 1 гыйнварына: 66,16 % — руслар, 19,39 % — украиннар, 3,69 % — белоруслар, 0,79 % — Урта Азия халыклары, 0,78 % — әрмәннәр, 0,52 % — азәрбайҗаннар, 0,63 % — грузиннар;
  • 1937 елның 6 гыйнварына (хәрби җанисәп буенча): 66,22 % — руслар, 19,53 % — украиннар, 3,76 % — белоруслар, 0,66 % — Урта Азия халыклары, 0,79 % — әрмәннәр, 0,52 % — азәрбайҗаннар, 0,8 % — грузиннар;
  • 1938 елның 1 февраленә: 66,14 % — руслар, 18,94 % — украиннар, 3,41 % — белоруслар, 0,87 % — Урта Азия халыклары, 0,8 % — әрмәннәр, 0,29 % — азәрбайҗаннар, 0,8 % — грузиннар;
  • 1939 елның 17 гыйнварына (хәрби җанисәп буенча): руслар — 65,73 %, украиннар — 19,31 %, белоруслар — 3,64 %, Урта Азия халыклары — 1,39 %, әрмәннәр — 0,78 %, азәрбайҗаннар — 0,36 %, грузиннар — 0,8 %;
  • 1940 елның 1 гыйнварына: руслар — 63,98 %, украиннар — 18,79 %, белоруслар — 3,67 %, Урта Азия халыклары — 2,63 %, әрмәннәр — 0,93%, азәрбайҗаннар — 0,54%, грузиннар — 1,07 %;
  • 1940 елның 1 июленә: руслар — 60,97 %, украиннар — 19,58 %, белоруслар — 4,13 %, Урта Азия халыклары — 4,22 %, әрмәннәр — 0,94 %, азәрбайҗаннар — 0,9 %, грузиннар — 1,2 %;
  • 1941 елның 1 гыйнварына: руслар — 56,39 %, украиннар — 20,24 %, белоруслар — 4,35 %, Урта Азия халыклары — 5,32 %, әрмәннәр — 1,18 %, азәрбайҗаннар — 1,09 %, грузиннар — 1,37 %, татарлар — 1,99 %, яһүдләр — 1,84 %.

1926–1938 елларда

1931 елның 1 гыйнварыннан 1939 елның 17 гыйнварына кадәр Кызыл Армиядә славяннар өстенлек итә, алар Кызыл Гаскәрнең шәхси составының 88–90 %ын тәшкил итә[27].

1939–1945 елларда

1939–1940 елларда Кызыл Гаскәрнең милли составы сизелерлек үзгәрә[27]:

  • Урта Азия халыклары вәкилләренең өлеше 3 тапкырдан күбрәккә арта — 1,39 %тан (1939 елның 17 гыйнварына) 5,32 %ка (1941 елның 1 гыйнварына) кадәр;
  • Азәрбайҗанлыларның өлеше 3 тапкырдан күбрәккә арта — 0,36 %тан 1,09 %ка кадәр;
  • Украиннар һәм белорусларның өлеше бераз арткан вакытта, русларның өлеше сизелерлек кими — 65,73 %тан (1939 елның 17 гыйнварына) 56,39 %ка (1941 елның 1 гыйнварына) кадәр.

1941–1944 елларда Кызыл Армиядә Урта Азия халыклары вәкилләреннән күпсанлы офицерлар составы формалаша, 1941 елда бу халыклардан чыккан офицерлар азчылыкны тәшкил итә. Кызыл Армия офицерлары түбәндәгечә саннарда була (сәяси составны һәм Хәрби-һава көчләрен исәпкә алмыйча)[28].

Урта Азия халыкларыннан булган офицерларның төп өлеше сугыш ахырында җәяүле гаскәрдә хезмәт итә. Әгәр 1941 елның 1 июненә (сәяси составны һәм Хәрби-һава көчләрен исәпкә алмыйча) 293 үзбәк офицерның 107се, 437 казак офицерының 200е җәяүле гаскәрдә хезмәт итсә, 1945 елның 1 маена (сәяси составны һәм Хәрби-һава көчләрен исәпкә алмыйча) 4441 үзбәк офицерның 2931е, ә 8028 казак офицерының 5662се җәяүле гаскәрдә хезмәт итә[28].

1941–1945 елларда Кызыл Гаскәрнең офицерлар составында (сәяси составны һәм Хәрби-һава көчләрен исәпкә алмыйча) сизелерлек үзгәрешләр килеп чыга[28]:

  • Рус офицерлары состав өлеше һәм аның саны арта. 1941 елның 1 июненә 229 897 рус офицеры (офицерлар составының 61,5 %ы), ә 1945 елның 1 маена 923 024 рус офицеры (офицерлар составының 66,8 %ы) була;
  • Гәрчә офицер украиналыларның саны артса да, офицерлар арасында украиналыларның өлеше кими. 1941 елның 1 июненә 86 353 украин офицеры (офицерлар составының 23,1 %ы), ә 1945 елның 1 маена 227 324 украин офицеры (офицерлар составының 16,4 %ы) була;
  • Балтыйк буе халыкларыннан булган офицерлар өлеше (ә литвалылар очрагында — шул ук сан) кими. 1941 елның 1 июненә офицерлар арасында 1510 эстонлы, 1556 литвалы һәм 1432 латыш халкы, ә 1945 елның 1 маена — 2493 эстонлы, 982 литвалы һәм 2029 латыш кешесе була;
  • Офицер яһүдләрнең саны һәм өлеше арта. 1941 елның 1 июненә 15 469 офицер яһүд (офицерлар составының гомуми санының 4,1%ы), ә 1945 елның 1 маена — 63 845 офицер яһүд (офицерлар составының гомуми санының 4,6 %ы) була;
  • Офицерлар арасында карелия-фин халыкларының саны һәм өлеше арта. 1941 елның 1 июненә алар 207 кеше, ә 1945 елның 1 маена — 1113 кеше була.

1944 елның 1 маена Кызыл Гаскәрдә өлкән офицерлар (майорлар, подполковниклар һәм полковниклар) (оборона халык комиссариатының үзәк идарәләреннән башка) түбәндәгечә исәпләнә (җәяләрдә бу категориядәге офицерлар арасындагы өлеше күрсәтелә)[29]:

  • Руслар — 73 992 кеше (67,59 %);
  • Украиннар — 16 631 кеше (15,23 %);
  • Яһүдләр — 8595 кеше (7,87 %);
  • Белоруслар — 4431 кеше (4,05 %);
  • Әрмәннәр — 1122 кеше (1,02 %);
  • Грузиннар — 860 кеше (0,78 %);
  • Татарлар — 721 кеше (0,66 %);
  • Азәрбайҗаннар — 280 кеше (0,25 %);
  • Чуашлар — 270 кеше (0,24 %);
  • Мордвалар — 268 кеше (0,24 %);
  • Эстоннар — 268 кеше (0,24 %);
  • Латышлар — 224 кеше (0,21 %).

Филателиядә

ССР Союзында чыгарылган күп кенә почта маркалары Кызыл Армия темасына багышлана.

Түбәндә маркаларның юбилей чыгарылышлары күрсәтелә:

Төп җиңүләр

Кызыл Гаскәрнең төп казанышлары һәм җиңүләре — дөньяны фашизмнан коткару — Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү: 75% фашист гаскәрләрен юк итү, Ватандашлар сугышында җиңү, Халкин-Гол сугышында җиңү, Квантун гаскәрләрен юк итү.

Бастыру чоры

1937 елда Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә 114300 офицерының 11034е, шул исәптән гаскәр башлыклары — Михаил Тухачевский, Василий Блюхер, Иона Якир репрессияләнә.

Искәрмәләр

Шәрехләүләр
  1. Рисунок аверса придуман художниками, создававшими плакаты, бланки почётных грамот, боевых листков, марки, почтовые открытки и прочую наглядную агитацию, для обозначения сухопутных войск, поскольку для ВМФ и ВВС ВС СССР существовали соответствующие официальные флаги. Реверс на плакатах и открытках, как правило, не изображался, представленный в настоящей статье вариант его рисунка (как и для аверса) представляет собой стилизацию соответствующей стороны типового Красного Знамени воинской части, установленного Указом Президиума Верховного Совета СССР от 21 декабря 1942 года «Об учреждении нового образца Красного Знамени воинских частей Красной Армии».
  2. Точная орфография и редакция текста — по первоисточнику [1] Архивная копия от 12 октябрь 2015 на Wayback Machine.
  3. С учётом Д. Г. Павлова, В. Я. Смушкевича, А. Д. Локтионова, Г. М. Штерна и К. А. Мерецкова, репрессированных в других званиях
  4. Формаль яктан устав баш киеменең булуы мәҗбүри санала, әмма Кораллы Көчләрдә киелә торган униформа һәм экипировка предметларының заманча төрлелеге сәбәпле, хәрби сәламләүне башкаруның кабул ителгән шарты булып башның  хәрби кием капюшоны, бәйләнгән башлык яки шәхси бронесаклау чаралары (шлем яки каска) белән каплануы тора тора.
Искәрмәләр
  1. Альбом флагов и вымпелов Российской Социалистической Федеративной Советской Республики, союзных советских республик и иностранных государств. Архивная копия от 12 февраль 2019 на Wayback Machine/ Сост. К. Дунин-Борковский — М., 1923.
  2. 1 2 Декрет СНК РСФСР от 15.01.1918 «О Рабоче-Крестьянской Красной Армии»
  3. Похлёбкин В. В. «Международная символика и эмблематика: опыт словаря». — М.: «, 1989. — С. 69. — ISBN 5-7133-0254-7.
  4. Декрет об организации РККА. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2018. Архивировано 12 октябрь 2018 года.
  5. Декрет об организации РККА. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2018. Архивировано 12 октябрь 2018 года.
  6. от 15 (28) января 1918 г. Декрет об организации Рабоче-Крестьянской Красной Армии. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2019. Архивировано 12 гыйнвар 2019 года.
  7. Кораблёв Ю. Защита Республики. Как создавалась Рабоче-Крестьянская Красная Армия. // Переписка на исторические темы: диалог ведёт читатель. — М.: Политиздат, 1989. — С. 160—161.
  8. 1 2 «Газета Временного Рабочего и Крестьянского Правительства» — 23 февраля 1918. — № 31 (76). — С. 1.
  9. Боевой устав пехоты РККА. Часть 2-я. — Издание ЦТ Наркомвоенмора и издательства «Военный Вестник», 1927. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2022. Архивировано 4 март 2016 года.
  10. Боевой устав пехоты РККА 1927. Фото книги. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2014. Архивировано 18 декабрь 2014 года.
  11. Боевой устав пехоты РККА 1927 года. Часть 2.
  12. Руководство для бойца пехоты / Управление Боевой Подготовки ВИК РККА — Гос. воен. изд-во Наркомата обороны Союза ССР, 1940. — (Библиотечка ВИК РККА) — 535 с. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2010. Архивировано 18 май 2010 года.
  13. Александров К. М. Генералитет и офицерские кадры вооружённых формирований Комитета освобождения народов России 1943—1946 гг. Архивная копия от 12 июль 2017 на Wayback Machine Диссертация на соискание учёной степени доктора исторических наук. — СПб., 2015. — С. 164.
  14. 1 2 3 4 5 6 7 Военный энциклопедический словарь. — М.: Военное издательство, 1984.
  15. 1 2 3 4 5 6 7 8 Большая советская энциклопедия, 3-е изд., 19691978.
  16. Доклад Всероссийского Главного штаба в Реввоенсовет Республики о численности войск Республики по данным на сентябрь 1918 года и о мероприятиях по увеличению армии. 8 октября 1918 года. // ЦГАСА, ф. 11, оп. 8, д. 69, л. 674 и об. Подлинник.
  17. Мельтюхов М. И. Советско-польские войны. Военно-политическое противостояние 1918−1939 гг.
  18. 1 2 Нормы продснабжения, питания и доппитания РККА. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2017. Архивировано 4 август 2017 года.
  19. Безугольный А. Ю. Призывное законодательство и комплектование Рабоче-Крестьянской Красной армии представителями нерусских национальностей в 1920-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2013. — № 3. — С. 102.
  20. Безугольный А. Ю. Призывное законодательство и комплектование Рабоче-Крестьянской Красной армии представителями нерусских национальностей в 1920-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2013. — № 3. — С. 103.
  21. Безугольный А. Ю. Призывное законодательство и комплектование Рабоче-Крестьянской Красной армии представителями нерусских национальностей в 1920-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2013. — № 3. — С. 104.
  22. 1 2 3 Безугольный А. Ю. Призывное законодательство и комплектование Рабоче-Крестьянской Красной армии представителями нерусских национальностей в 1920-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2013. — № 3. — С. 105.
  23. Безугольный А. Ю. Призывное законодательство и комплектование Рабоче-Крестьянской Красной армии представителями нерусских национальностей в 1920-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2013. — № 3. — С. 106.
  24. Безугольный А. Ю. Национальные формирования РККА в 1930-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2016. — Т. 27. — № 5 (27). — С. 62.
  25. 1 2 Безугольный А. Ю. Национальные формирования РККА в 1930-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2016. — Т. 27. — № 5 (27). — С. 64.
  26. 1 2 Безугольный А. Ю. Национальные формирования РККА в 1930-е гг. // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — 2016. — Т. 27. — № 5 (27). — С. 67.
  27. 1 2 3 Безугольный А. Ю. Опыт строительства Вооруженных сил СССР: Национальный аспект (1922—1945 гг.) Архивная копия от 24 март 2020 на Wayback Machine. — Дисс… докт. ист. наук. — М.: Б.и., 2019. — С. 590.
  28. 1 2 3 Безугольный А. Ю. Опыт строительства Вооруженных сил СССР: Национальный аспект (1922—1945 гг.) Архивная копия от 24 март 2020 на Wayback Machine. — Дисс… докт. ист. наук. — М.: Б.и., 2019. — С. 595.
  29. Безугольный А. Ю. Опыт строительства Вооруженных сил СССР: Национальный аспект (1922—1945 гг.) Архивная копия от 24 март 2020 на Wayback Machine. — Дисс… докт. ист. наук. — М.: Б.и., 2019. — С. 597.

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә