Әзербайҗаннар

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Әзербайҗаннар
Үз аталышы Азәрбайҗанлылар
яшәү җире

Азәрбайҗан: 8,73 млн.[1][2] Иран:  16 млн. нан артык[3][4][5] АКШ: 100 мең[чыганак күрсәтелмәгән 5599 көннәр] Россия: 622 мең[6] Гөрҗистан: 284 мең[7] Төркия: 800 мең[8]

Алмания: 120-140 мең[9]
Теле Азәрбайҗан теле
Дине күбесе мөселман-шигыйлар
Бүтән халыкка керүе төрки халыклар
Этник төркемнәре
Логотип РУВИКИ.Медиа Әзербайҗаннар РУВИКИ.Медиада

Азәрбайҗаннар яисә азәрбайҗанлылар (азәри. azərbaycanlılar, azərbaycan türkləri) — Төньяк Иран халкының шактый өлешен алып торган, төрки телле каспий тибына карый.

Таралыш

Файл:Iran Azeripeoples.jpg
Иранның этнографик харитасы. Азәрбайҗаннар шәмәхә төс белән күрсәтелгән

Зенҗан, шулай ук Кереҗ, Мешхед шәһәрләрендә зур мәһәлләләре бар.

Россиядә азәриләр тарихи Көньяк Дагстанда яшиләр. Дербент районында (55,7 %) һәм шулай ук Табасаран (18 %), Рутул (4 %) һәм Кизляр (3 %) районнарында яшиләр.[11] Совет һәм постсовет заманыннарындагы эчке миграцияләр, азәриләр әзме-күпме Россиянең күп регионнарында бар.

Марнеули, Болниси, Дманиси, Гардабани (әлеге 4 регионда алар абсолют чагыштырма күплекне тәшкил итәләр), Сагареджо, Каспи, Мцхета, Цалка, Лагодехи, Карели, Тетри-Цкаро, Гори и Телави. Әзеериләрнең бер өлеше Рустави һәм Дедоплис-Цкаро шәһәрләрендә яши.

Әрмән-Азәрбайҗан конфликтына (1988) кадәр азәри торак пунктлары Әрмәнстанның күп төбәкләрендә була. Ереванда алар Октябрь инкыйлабына кадәр иң зур этник төркем булалар.[12] Төркиядә азәриләр Әрмәнстан белән чиктәш районнарда (Карс һәм Игдыр вилаятьләре һәм Эрзурум вилаятенең Шенкай төбәге) яшиләр. Постсовет чорында туган илләреннән мөҗаһирлеккә китәргә мәҗбүр булган азәрбайҗаннар Төркия шәһәрләрендә төпләнеп калалар.

Төрекмәнстанда азәриләр күпләп Төрекмәнбашы һәм Ашхабад шәһәрләрендә яшиләр[13].

Шулай ук азәриләр Аурупада, АКШ, Канада, Украина, Үзбәкстан, Казакъстанда һәм элекеге ССРБ күп төбәкләрендә.

Тел

Телләре – азәрбайҗан теле, төрки телләрнең көньяк-көнбатыш (угыз) тармагына карый һәм фарсы-гарәп телләренең зур йогынтысын кичергән. Азәрбайҗан телендә илнең 95 % халкы сөйләшә. Диалект төркемнәре: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньяк. Азәриләр арасында шулай ук рус, (Азәрҗайҗан, Россия, Гөрҗистандә), фарсы (Иранда) һәм төрек телләре таралган. XX йөз дәвамында азәриләр язуы өч мәртәбә үзгәртелә — башта латин, аннары — кириллик имлялар (1958 елда бу әлифба кириллицага нигезләнгән, ләкин азәри теленә күбрәк яраклаштырылган язу белән алмаштырыла). 1991 елда Азәрбайҗанда латин графикасына кайталар.

Дин

Азәриләрнең төп массасы, иран һәм кавказ азәриләренең күп өлешендә таралган, шигый ислам (Җәгъфәр мәзхәбе) вәкилләре булып торалар.

Сөнниләр (хәнәфиләр) Азәрбайҗанның төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм кайбер үзәк районнарында күпчелекне тәшкил итәләр. Гөрҗистан һәм Төркиянең азәрбайҗаннарында сөнниләр дә шигыйлар да бар. Зур булмаган санда баһаи, нәсариләр һәм зороастрийлар бар.

Көнкүреш

Файл:Farsh tabriz.JPG
Тәбриз азәриләре теккән типик келәм

Шәһәр халкының гадәти шөгыле — келәм тегүчелек, алтын һәм ювелир эшләнмәләр ясау, таш һәм агачны эшкәртү,җир эшкәртүчелек, мамыкчылык, техник культуралар үстерү, көтүле сарыкчылык, эре мөгезле терлек үстерү. Мөһим ярмалы культуралар — бодай, арпа, дөге, шулай ук тары, арыш, кукуруз, солы. ХХ йөз башына кадәр азәриләрнең бер өлеше ярымкүчмә тормыш алып бара[15][16].

Хәзерге вакытта азәриләрнең зур өлеше шәһәрләрдә яши. Гореф-гадәти авыл тораклары таралган планировкага ия, тауларда террассасыман, еш төзелгән яссы түбәле таш өйләр белән. Таулы һәм тигезлекле районнарда агач һәм чирпәле текә түбәле өйләр таралган. Төп төзү материаллары — таш һәм яндырылган кирпеч.

Этноним

Электән Кавказ артының һәм Иран Азәрбайҗанының төрки халыклары үзләрен мөселманнар яки төрекләр дип атап йөрткәннәр. Көньяк Кавказны Россия империясе басып алганнан соң, руслар, аларны башка төркиләрдән аерып йөртү өчен, биредәге азәри халкын кавказ арты яки азәрбайҗан татарлары дип атап йөртә башлыйлар[17].

Азәрбайҗаннар этнонимы төрле төрләрдә Ядринцев, Харузин, Шантр) азәриләрне әдербайҗаннар дип атарга тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта бу атама кулланышка кермиЖозеф Деникер, 1900 елда басылып чыккан хезмәтендә, азәриләрне, «адербайҗаннар, Фарсыстанның һәм Кавказның төркителле иранлылары» дип атый[20]. Азәриләр мохитендә «азәрбайҗанлылар» термины 1891 елда, «Кешкүл» гәзитендә тәкъдим ителә[21], ләкин бу этноним ССРБ заманында гына, 1930 елда кулланыла башлый. 1926 елгы халык исәбендә аларны төрекләр дип атаган булалар әле[22], ә инде киләсе, 1939 елгы исәптә аларны «азәриләр» буларак язалар[23].

Искәрмәләр

  1. «Population by ethnic groups» 2007 елның 20 декабрь көнендә архивланган., The State Statistical Committee of Azerbaijan Republic (retrieved 19 June 2006).
  2. «Azerbaijan: ɹPeople» 2016 елның 9 июль көнендә архивланган., CIA Factbook. Azeri ethnic percentage of 90.6 % used to calculate population derived from Azeri census (retrieved 7 June 2006).
  3. Ethnologue report for language code:azb
  4. UNPO - Southern Azerbaijan
  5. Islamic Fundamentalism In Azerbaijan: Myth Or Reality? - The Jamestown Foundation
  6. «Azerbaijanis in Russia» 2009 елның 26 октябрь көнендә архивланган., 2002 Russian Census (retrieved 7 June 2006)
  7. State Statistics Department of Georgia: 2002 census 2007 елның 6 октябрь көнендә архивланган. (retrieved 16 July 2006)
  8. «Turkey: Religions & Peoples» 2009 елның 14 декабрь көнендә архивланган., Encyclopedia of the Orient (retrieved 7 June 2006)
  9. Өзетбайҗанның Алманиядә илчелеге(үле сылтама) (алм.)
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России.
  11. «Гордость Отчизны» — Национальный состав Республики Дагестан, archived from the original on 2012-01-13, retrieved 2009-11-17 
  12. (Urısça) Энциклопедия Брокгауза и Ефрона: Эривань
  13. Р. Назаров. Национальные диаспоры в Туркменистане 2012 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган.
  14. НАРОДЫ ДАГЕСТАНА
  15. Энциклопедия Брокгауза и Ефрона
  16. http://news.bbc.co.uk/hi/russian/in_depth/newsid_4670000/4670649.stm Том Де Ваал:Черный Сад.
  17. Демоскоп Weekly. «Алфавитный список народов, обитающих в Российской Империи»
  18. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрки.
  19. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрко-татары
  20. Joseph Deniker. The races of man: an outline of anthropology and ethnography. W. Scott, ltd., 1900, стр. 376
  21. Тадеуш Свентоховский. Русское правление, модернизаторские элиты и становление национальной идентичности в Азербайджане(үле сылтама)
  22. Всесоюзная перепись населения 1926 года
  23. Всесоюзная перепись населения 1939 года.