Иван Никитин

Иван Моисеевич Никитин (30 май 1892, Чемодурово, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе6 сентябрь 1972, Бөгелмә, Татарстан АССР) — совет кызылармиячесе, укчы; Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1944).

undefined

Тормыш юлы

1892 елның 30 маенда Самара губернасының Бөгелмә өязе Анновка авылында (хәзерге Азнакай районы Чемодурово авылы) туа.

Өч сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбен тәмамлый. Әтисенең шәхси хуҗалыгында эшли[1].

Патша армиясендә хезмәт итә, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1919 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына. Гражданнар сугышында катнаша. 1922 елда демобилизацияләнә.

Туган авылында күмәк хуҗалык төзелгәч, 1930 елларда бригадир, рәис булып эшли[1]. 1942 елның декабрендә кабат армиягә алына.

Бөек Ватан сугышы

1943 елның 7 июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында[2].

1944 елның мартына Иван Никитин II Украина фронтының 2 нче танк армиясе 3 нче танк корпусының 57 нче мотоукчылар бригадасында укчы булып хезмәт итә. 1944 елның 13 мартында Украинаның Винница өлкәсе Бершадь районының Берёзки-Бершадские авылы янында елганы кичеп чыга һәм кул астындагы чараларны кулланып, күпер сала. Төп көчләрне кичүгә кадәр үз позициясен саклап тора[2].

5 июльдә дошманның 4 нче танк һәм 86 нчы пехота дивизияләренең танк һәм мотопехотаның зур көчләре Поныри станциясе тирәсендәге беренче оборона линиясен өзгәннән соң, 6 июльдән корпус бригадалары 307 нче укчы дивизия частьлары белән бергә Поныри өчен барган сугышларда катнашалар. 7 июльдә дошман Понырига бәреп керә. 8 июльдә 3 нче танк корпусы бригадалары катнашында дошманны Поныридан чыгаралар. Бу районда сугышлар 12 июльгә кадәр дәвам итә.

15 июльдә Орел һөҗүм операциясе (Курск сугышының соңгы этабы) барышында 48, 13, 70 һәм 2 нче танк армияләре контрһөҗүмгә күчә. Төп һөҗүм 2 нче танк һәм 13 нче армияләр көче белән Гремячево авылына, 5 июльдән 12 июльгә кадәр төньяктан Курскка һөҗүм иткән немец гаскәрләре группировкасының үзәгенә ясала. 3 нче танк корпусы Поныри-Александровское юнәлешендә һөҗүм итә һәм 17 июльдә Малоархангельск, Бобрик чикләренә чыга. 1 августта корпус Ржава һәм Бельдяжка торак пунктларын басып ала, Кромы-Дмитровск-Орловский-Севск шоссесын кисеп чыга, Колки һәм Кутафино торак пунктларын басып ала. Август башында корпус Толмачево һәм Гнездилово торак пунктларын азат итә.

1943 елның 26 августында Иван Никитин Үзәк фронтта 3 нче танк корпусы составында Чернигов-Припятск һөҗүм операциясендә, 27 августта корпус Брянск өлкәсенең Севск шәһәрен азат итүдә катнаша.

1944 елның гыйнвар башында корпус Житомир районына күчерелә һәм 2 нче танк армиясе белән бергә I Украина фронты составына кертелә. 16 нчы танк корпусы белән бергә немец гаскәрләренең Винница һәм Умань районнарыннан башланган контрһөҗүмен кире кага. Дошманның Киевка үтеп керүе туктатыла.

1944 елның февралендә Иван Никитин Корсунь-Шевченко операциясендә катнаша, хәрәкәт барышында 4 февральдә 3 нче танк корпусы ССның 16 нчы һәм 17 нче танк дивизияләре һәм «Адольф Гитлер» дивизиясе көчләре белән камалыш боҗрасын өзгән дошманга һөҗүм ясый. Сугышлар 19 февральгә кадәр дәвам итә, дошман тар-мар ителә, камап алынган группировка юкка чыгарыла.

1944 елның 5 мартыннан II Украина фронтында Уман-Ботошан һөҗүм операциясендә катнаша. 3 нче танк корпусы Горный Тикич елгасын кичеп чыга, 6 мартта Поташ станциясен (Черкассы өлкәсе) ала һәм Уманьга һөҗүм итә башлый. 10 мартта Умань шәһәре алына. 3 нче танк корпусы һәм аның барлык бригадалары, шул исәптән 57 нче мотоукчылар бригадасы да, Умань исемен алганнар. Алга таба корпус сугыша-сугыша Көньяк Буг елгасына таба китә һәм 13 мартта елганы кичеп чыга. 15 мартта Вапнярка бистәсе, 17 мартта Винница өлкәсенең Ямполь шәһәре алына.

18 мартта корпус Днестр аша чыга, Молдавия территориясенә җитә һәм 26 мартта 57 нче мотоукчылар бригадасы катнашында Бельцы шәһәрен азат итә, соңрак Прут елгасына таба юнәлә. 28 мартка каршы төндә корпус бригадалары Прутны кичеп чыгалар һәм сугыш хәрәкәтләрен Румыния территориясенә күчерәләр.

Батырлыгы

Рядовой укчы Иван Никитин Курск сугышында катнаша, Украинаны азат итә. 1944 елның 13 мартында Көньяк Буг елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Иван Никитин җитәкчелегендә дүрт сугышчы беренче булып дошман ярына чыга. Шул вакыт немецлар көчле ут белән подразделениене тоткарлыйлар. Алар сан ягыннан өстен дошман белән йөзгә-йөз очраша[3]. Берёзка авылы янында 4 кешедән торган состав беренче тапкыр дошманның пулемет һәм автомат уты астында такталардан кичү ясый, елганың уң ярына чыга һәм дошманның контрһөҗүмен кире кага.

Бәрелештә ике иптәшен югалта. Исән калган 2 сугышчы елганы уңышлы кичәләр. Бу сугышта Никитин 19 немецны юк итә[4].

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы нигезендә «Көньяк Буг елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен» Иван Никитин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм 7686 номерлы «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә[2].

Сугыштан соңгы тормышы

1944 елның апрелендә Румыния территориясендә сугышта каты яралана. Сырхауханәдән чыккач, 1944 елда демобилизацияләнә. 1948 елга кадәр Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Октябрьский шәһәрендә яши. «Туймазабурнефть» трестының 2 нче махсуслаштырылган монтаж идарәсендә монтажчы, бригадир, мастер вазифаларын башкара. Соңрак Бөгелмәгә кайта.

1972 елның 6 сентябрендә вафат була, Бөгелмәнең иске рус зиратында җирләнә[2].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Бөгелмә һәм Азнакай шәһәрләрендә Иван Никитин исемендәге урамнар бар.
  • Бөгелмәдә Геройлар аллеясендә бюсты, Иван Никитин урамында стела урнаштырылган.
  • Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәренең Иске православие зиратында (Кызылармияче урамы буенча) геройның фотосурәте белән кабер ташы куелган[5].
  • Герой турында мәгълүматлар Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее сайтында бар[6].
  • Геройның исеме Татарстан Республикасының «Батырлар китабы»нда мәңгеләштерелгән[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Слава-Дан Республика Татарстан. Никитин Иван Моисеевич. slava-dan.tatarstan.ru.
  2. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Иван Никитин
  3. «Герои Отечества» общественный проект Приволжского федерального округа. Никитин Иван Моисеевич. героипфо.рф.
  4. Информационная система «Память народа». Никитин Иван Моисеевич. pamyat-naroda.ru.
  5. «Герои страны» международный патриотический интернет-проект. Надгробный памятник Никитина Ивана Моисеевича. warheroes.ru.
  6. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Никитин Иван Моисеевич (1892-1972) Герой Советского Союза. tatfrontu.ru (15 декабрь 2014).
  7. Батырлар китабы/Книга Героев.

Әдәбият

  1. Батырлар китабы/Книга Героев.Казан: Татар. кн. изд-во, 2000..
  2. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  3. Воробьёв В. П., Ефимов Н. В. Герои Советского Союза: справ. — СПб., 2010.
  4. Нечаев В. Н. Гвардейский Уманский. — М.: Воениздат, 1989.
  5. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1969.

Тема буенча өстәмә