Михаил Гарнизов


Михаил Тихонович Гарнизов (28 август 1924, Шигали, Тәтеш кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР28 август 1943, Пархомовка[d], Харьков өлкәсе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, сержант. Советлар Союзы Герое (10 гыйнвар 1944)[1].

Тормыш юлы

1924 елның 28 августында ТАССРның Тәтеш кантоны Шигали авылында (хәзерге Буа районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. 1930 елда Куйбышев шәһәренә (Самара) күченә. Мәктәпнең җиде сыйныфын, 1941 елда фабрика-завод мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Куйбышев кондитер фабрикасында эшли.

1942 елдан Кызыл армия сафларында, 1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында[2]. Гвардия сержанты дәрәҗәсендә Воронеж фронтының 4 гвардия армиясе 68 гвардия укчылар дивизиясе, 200 гвардия укчылар полкында пулемет төзәүчесе ярдәмчесе булып хезмәт итә[3].

Батырлыгы

1943 елның 18 августында немецлар Украинаның Сумы өлкәсе Ахтырка шәһәре районында контрһөҗүмгә күчә. Совет частьлары тоткан оборона өзелә, дошман танк подразделениеләре Каплуновка авылына җитәләр. 1943 елның 27 августында, дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып, 200 гвардия укчылар полкы Харьков һәм Сумы өлкәләре арасындагы чиккә җитә. Гарнизов сугышларда яралана, ләкин сафта кала. Икенче көнне Полтава өлкәсенең Котельва районына кергән Михайловка Первая авылы янында урнашкан 180,6 биеклеге өчен сугыш башлана. Дошманны биеклектән кысрыклап төшергәннән соң, сугышчылар (алар арасында Гарнизов та була) дошманның каты контрһөҗүмен кире кагалар. Михаил дошман танкына ягулык катнашмасы салынган шешә белән ут төртә, аннары аңа граната ата. Әлеге сугышта дошманның 10 сугышчысын һәм танкын юк итеп һәлак була. Украинаның Харьков өлкәсе, Краснокутск районы, Пархомовка авылында туганнар каберлегендә җирләнгән[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы белән, «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була (үлеменнән соң). Шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә[3][4].

Исемен мәңгеләштерү

  • Буа шәһәрендәге урам Герой исемен йөртә;
  • Самараның 38 нче һөнәри-техник училищесына Герой исеме бирелгән;
  • Герой һәлак булган Михайлова Первая авылында обелиск корылган[3][5].

Искәрмәләр

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1
  2. Гарнизов Михаил Тихонович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  3. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Михаил Гарнизов
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 гыйнвар (№ 3 (263)). — С. 1. Архивировано 7 декабрь 2021 года.
  5. Михайлов А.И. Герои земли Самарской. Самара, 2002. 287 с.

Әдәбият

  • Андреев С. А. Совершённое ими бессмертно. — Кн. 1. — М.: Высшая школа, 1976.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Гриченко И. Т., Головин Н. М. Подвиг. — Харьков: Прапор, 1983.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Михайлов А.И. Герои земли Самарской. Самара, 2002. 287 с.
  • Черепанов М.В., Панов Е.В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә