Касыйм Ситдыйков
Касыйм Ситдыйков, Касыйм Хәсән улы Ситдыйков, рус. Ситдиков Касим Хасанович (1913 елның 17 гыйнвары, Чистай өязе, Мөслим авылы — 1945 елның 13 марты, Өченче рейх (Маҗарстан), Тюкреш хуторы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1945, вафатыннан соң). капитан.
Тәрҗемәи хәле
1913 елның 17 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Мөслим авылында туган. Туган авылында 8 классны, Чистай педагогия техникумын тәмамлаган. Шыкмай авылында тулы булмаган урта мәктәптә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, директор булып эшәгән. 1933-1937 елларда Кызыл Армиядә хезмәт иткән. 1939 елда яңадан армиягә чакырылып, командирлар составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышында
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында (Көнбатыш фронт, Көньяк-көнбатыш фронт, 2нче һәм 3нче Украина фронтлары). 3нче Украина фронты 27нче армия 78нче укчы дивизия 458нче укчы полкның 2нче укчы батальоны өлкән адъютанты була. Молдова, Румыния җирләрендә сугышларда катнаша. 1944 елның мартында беренче тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 13 мартында Маҗарстанның Тюкреш хуторы янында танклар һәм җәяүле дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда, рота командирын алмаштыра. Рота уксибәр уты белән дошманны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Боҗраны бәреп кергән 3 дошман танкының 2 сен капитан Ситдыйков үзе яндыргыч сыекча шешәсе белән яндыра. Әлеге сугышта һәлак була. 1945 елның 29 июнендә (вафатыннан соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә – Маҗарстанда Балатон саклану операциясе вакытында шәхси батырлык һәм каһарманлык күрсәтүе, хәрби округ белән оста җитәкчелек итүе өчен.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1945 Советлар Союзы Герое
- 1945 «Алтын йолдыз» медале
- 1945 Ленин ордены
- 1943 Кызыл Йолдыз ордены
- 1944 Кызыл Байрак ордены
- 1944 I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Герои Советского Союза. Т.2. М., 1988.
- Герои Совесткого Союза — наши земляки. Кн.3. К., 1985.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ РСФСР министрлар шурасы карары 04.06.1965