Валентин Ежков

Валентин Фёдорович Ежков (27 май 1922, Арча, Арча вулысы, Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР[d]19 август 1943, Степанивка[d], Шахтерск районы[d], Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия өлкән лейтенанты, танкка каршы рота командиры (13 гвардия укчылар полкы, 3 гвардия укчылар дивизиясе, 2 гвардия армиясе). Советлар Союзы Герое (1944).

Тормыш юлы

1922 елның 27 маенда Татарстан АССР, Арча шәһәрендә туа. Милләте — рус[1].

ВЛКСМ әгъзасы. 1937 елда мәктәпне тәмамлап, Арчада, аннан Харьков трактор заводында эшли.

1940 елның июнендә Казан шәһәренең Молотов РХК тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1942 елның июленнән — Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елның 19 августында УССРның Донецк өлкәсе, Снежное районына кергән Герасимово утарында һәлак була. Донецк өлкәсенең Шахтерск районы, Степановка авылында туганнар каберлегендә күчереп җирләнгән[2][3].

Бөек Ватан сугышы фронтларында

1942 елның 4 июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 гвардия армиясенең 3 гвардия укчылар дивизиясе, 13 гвардия укчылар полкының танкка каршы ротасы командиры. Донецк, Сталинград һәм Көньяк фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) сугышында, Украинаны азат итү сугышларында катнаша[1][4].

Батырлыгы

undefined

1943 елның 19 августында 13 гвардия укчылар полкы Степановка авылын азат итә һәм анда оборона тота. Әлеге район Миус-фронтның төп оборона сызыгы булганлыктан, дошман югалган позицияләрен кире кайтару өчен бар көчен куя. Өч тапкыр танк һөҗүмнәре белән гитлерчылар авылга бәреп керергә тырыша[5].

Рота командиры Валентин Ежков шәхсән үзе сугышның иң киеренке урыннарында була. Беренче һөҗүм вакытында ул танкка каршы мылтыктан дошманның баш танкын юк итә. Икенче һөҗүмдә, алгы сафта «Тигр» танклары барганда, Ежков аларга каршы граната куллана. Ул «Тигр»ның башмагын граната белән өзә, ә танк экипажы качарга тырышканда, аларны автоматтан атып юк итә[6].

Өченче һөҗүм иң авыр була. Дошман, биш танк ярдәмендә, батальон көчендәге пехотаны Ежков ротасы саклаган позицияләргә ташлый. Бу вакытка Ежковның танкка каршы мылтыгы эштән чыга, үзе яралана. Шуңа да карамастан, танкның ачык люгыннан эчкә узып, аның пушкасын борып, фашистларга каршы ут ача. Бу аның соңгы сугышы була. Валентин Ежков әлеге бәрелештә һәлак була, ләкин аның ротасы дошманның өченче һөҗүмен дә кире кага. Бу көнне Ежков роясы 12 дошман танкын юк итә[7].

1944 елның 19 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән гвардия өлкән лейтенанты Валентин Ежковка, немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби бурычларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлеменнән соң)[8].

Исемен мәңгеләштерү

  • Арчаның 1 номерлы мәктәбе 1962 елдан һәм Степановка урта мәктәбе 1977 елдан Герой исемен йөртә[9][10];
  • Арчада һәйкәле урнаштырылган[11];
  • Сугыш булган Степановка авылы территориясендә шулай ук һәйкәл куелган, авылның бер урамы Герой исемен йөртә, мәктәптә музее эшли[12];
  • Ежков истәлегенә Арчаның 1 номерлы мәктәбенә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан мемориаль такта урнаштырыла.

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 В.А.Шагалов, Л.М.Айнутдинова, Г.Х.Галимуллина. Ежков Валентин Фёдорович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  2. Донесение о безвозвратных потерях 3 гв. сд от 29.07.1943 г.
  3. Память. Республика Татарстан. Том 5, стр. 208.
  4. Эльмира Ибрагимова. Истоки мужества (рус.). Арский муниципальный район (2 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  5. 1 2 Бессмертный полк. Москва. Ежков Валентин Федорович (рус.). www.moypolk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  6. Ежков Валентин Федорович | Донбасс-43 (рус.). donbass43.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  7. Ежков Валентин Фёдорович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  8. Ежков Валентин Федорович, 27.05.1922. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  9. Сайт Арской СОШ № 1 Архивная копия от 29 ноябрь 2014 на Wayback Machine.
  10. Н. С. Чирка. Презентация по патриотическому воспитанию на тему "Герой Советского союза В. Ф. Ежков": презентации для подготовки на Инфоурок (рус.). Инфоурок (31 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  11. Портал муниципальных образований РТ.
  12. Донецкий коммуникационный ресурс Архивная копия от 25 октябрь 2011 на Wayback Machine.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань: Татарское книжное издательство, 2022. С. 58. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С. 52.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Валентин Ежков  [Тикшерелгән 7 февраль 2025]

Тема буенча өстәмә