Арча волосте

Арча волосте (рус. Арская волость) — 1781 елдан 1930 елга кадәр Казан наместниклыгы, Казан губернасы, ТАССР составында гамәлдә булган, һәм юкка чыгарылган административ-территориаль берәмлек. Казаннан көнчыгышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәге — Арча өяз шәһәре (1781–1796 елларда Казан наместниклыгының өяз шәһәре, 1796 елдан Казан өязенең штаттан тыш шәһәре)[2].

Тарихы

undefined
undefined
undefined
undefined

Арча волосте территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгына, 1552 елдан 1708 елга кадәр Казан Сарае Приказына карый, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә. 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязе, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе административ берәмлеге, 1920 елның 25 июненнән декабренә кадәр ТАССРның Казан кантоны составында, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр ТАССРның Арча кантоны административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Яңа Кишет, Кармыш, Чыпчык һәм Мүлмә волостьлары белән чиктәш була (1890 елгы торышы буенча).

1924 елда Кармыш волосте территорияләре исәбенә киңәйтелә.

1930 елның 10 августында Арча волосте кыскартыла, аның территориясе Арча районына тапшырыла[3].

Административ бүленеше

1883 елда Арча волостенда 22 община, 21 торак пункты (Арча, Кишмәт, Ашабаш һ.б.) һәм 1473 йорт хуҗалыгы була. Крестьян җирләренең мәйданы — 52,7 км², сөрү җирләре 237,9 км² тәшкил итә[4].

1890 елда волостьта 23 торак пункты һәм 2182 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Җиренең мәйданы 251,65 км² тәшкил итә[5].

1897 елда волостьта 27 авыл җирлеге булган[6].

1926 елның 1 гыйнварында волостьта 45 авыл җирлеге, 60 торак пункт һәм 6718 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Волостьның мәйданы 710 км² тәшкил итә[1].

Халкы

1883 1885 1890 1897 1926
11160 11555 12735 14867 20229

1883 елда халык саны 11160 кеше: ир-атлар — 5660 җан, хатын-кызлар — 5500[4].

1885 елда халык саны — 11555 кеше.

1890 елда халык саны — 12735 кеше: ир-атлар — 6360 җан, хатын-кызлар – 6375[5].

1897 елда халык саны — 14867 кеше[7].

1926 елда волостьта 20229 кеше яши[1]. Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 [1]
  2. Арск (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  3. Арча вулысы (Арская волость) — Милләттәшләр
  4. 1 2 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  5. 1 2 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  6. Список селений Казанской губернии. Казань, 1908.
  7. Описание Казанского уезда Казанской губернии. — Казань, 1908.

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Тема буенча өстәмә