Алат волосте

Алат волосте (рус. Алатская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның кыскартылган административ-территориаль берәмлеге. Казаннан төньякка 45 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәге — Алат авылы.

Тарихы

undefined
undefined
undefined

Алат волосте территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Алат даругасында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгы Алат даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә була. 1860-елларга кадәр Казан өязенең дүртенче станына карый[2].

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елда берникадәр вакыт Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора. 1924 елда Алат волосте кыскартыла, территориясенең зур өлеше Дөбъяз волостена кушыла[3].

Олы Әтнә, Мүлмә, Суыксу һәм Царевококшайск (Чар) өязенең Сотнур, Күлле-Киме волостьлары белән чиктәш була (1890).

Административ бүленеше

1883 елда Алат волостенда 14 община, 21 торак пункт (Алат, Кече Салабаш, Кече Алат һ.б.) һәм 1439 йорт хуҗалыгы була. Крестъян җиренең мәйданы — 38,75 км², сөрү җирләре 180,57 км² тәшкил итә[4].

1890 елда волостьта 22 торак пункт һәм 2042 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Җиренең мәйданы 215 км² тәшкил итә[5].

1897 елда волостьта 23 авыл җирлеге булган[1].

1908 елга авыллар исемлеге[6]:

Халкы

1883 1885 1890 1897
10683 11481 11109 11993

1883 елда халык саны 10683 кеше тәшкил итә, шул исәптән ир-атлар — 5338 җан, хатын-кызлар — 5345[4].

1885 елда халык саны 11481 кеше тәшкил иткән.

1890 елда халык саны 11109 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5613 җан, хатын-кызлар — 5496[5].

1897 елда халык саны 11993 кеше (ир-атлар – 5869, хатын-кызлар – 6124) тәшкил иткән [7][1]. Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Шәхесләр

  • Хәсәнгата Габәши (1863, Кече Солабаш — 1936) — күренекле татар галиме, тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Җәдитчелек хәрәкәтенең актив вәкиле. Күпсанлы дәреслекләр һәм фәнни-дини хезмәтләр авторы[8].
  • Солтан Габәши (1891, Кече Солабаш — 1942) — татар композиторы, музыкаль-җәмәгать эшлеклесе, педагог. Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. Беренче милли опера («Сания», «Эшче»), күпсанлы җырлар, инструменталь әсәрләр авторы[9].
  • Микляев (Михляев) Иван Афанасьевич (1667, Алат — 1728) — Казанның эре сәүдәгәре һәм эшкуары, завод хуҗасы, меценат. Казандагы Петропавловск соборына нигез салучы (1722–1726), Алат авылында Успение чиркәве төзетүче[10].
  • Дряблов Иван Фёдорович (1728, Алат — 1774) — Казанның беренче шәһәр башлыгы (1767–1769), эре сәүдәгәр, мануфактура хуҗасы.
  • Алексей Осипович Ахманов (1897–1949) — күренекле Совет хәрби җитәкчесе, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты (1944), Советлар Берлеге Каһарманы (28.04.1945)[11].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. Мустафина Д.А. Казанский уезд // Татарская энциклопедия. Т.3: К-Л.. — К., 2006. — С. 115.
  3. Собрание Узаконений и Распоряжений Рабочего и Крестьянского Правительства Автономной Татарской Республики. № 17 : 1 апреля 1924. — Казань, 1924. — С. 207-238.
  4. 1 2 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  5. 1 2 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  6. Список селений Казанской губернии 1908.pdf (рус.). cloud.mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2026.
  7. Описание Казанского уезда Казанской губернии. К., 1908
  8. А.Ю.Хәбетдинов. Габәши Хәсәнгата (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2026.
  9. Ф. Ш. Салитова. Габәши Солтан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2026.
  10. Михляев Иван Афанасьевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2026.
  11. Ахманов Алексей Осипович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.

Әдәбият

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.

Тема буенча өстәмә