Сергей Соколов (1913)
Сергей Соколов (рус. Сергей Николаевич Соколов) — Совет Армиясе генерал-лейтенанты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое (1944), очучы.
Тәрҗемәи хәле
Сергей Соколов 1913 елның 12 октябрендә Казанда туа. Слесарь булып эшли. Казан авиация институтының ике курсын тәмамлый, чөнки 1935 елда Кызыл Армия сафларына баса. 1937 елда ул Оренбург очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый. Совет-фин сугышында катнаша. Хәрби-һава академиясенә укырга керә, әмма анда бер ел гына укырга өлгерә. 1941 елның июленнән — Бөек Ватан сугышы фронтларында[1].
1942 елның 14 август төнендә Соколовның (штурман П.И.Беляков, укчы-радист В.П.Тодосько һәм укчы И.Т.Запорожский) Ил-4 очкычы Брянск районында дошман аэродромын тупка тотканда зенит уты белән бәреп төшерелә. Янган очкыч, идарәне югалтып, җиргә томырыла. Экипаж парашютларда сикерергә өлгерә. Җиргә төшкәннән соң, барысына бергә җыелу насыйп булмый: штурман Беляков әсирлеккә эләгә, калганнар төрле юллар белән К.Е. Ворошилов исемендәге партизан отрядына кушыла. Отряд командиры Г.Ф. Покровский ярдәме белән авиаторлар үз полкларына кайтуга ирешәләр[2].
1942 елның октябреннән батальон комиссары Соколов үзенең Ил-4 очкычында 2500 кг кадәр туп күтәрә башлый[2].
1943 елда майор Соколов полк командирының сәяси часть буенча урынбасары итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул очучылар, штурманнар, техниклар арасында авторитет казана. Озын буйлы, ябык гәүдәле бу кешене аның һәрвакыт кешеләр янәшәсендә булганы өчен хөрмәт итәләр: ул һавада да, җирдә дә янәшә була. Аңа искиткеч очыш әзерлеге, оештыру сәләте хас. Ул кул астындагы хезмәткәрләрне рухландыра, аларда яхшы рух күтәренкелеге тудыра белә. Аз сөйләшсә дә, һәрбер сүзе күңелгә кереп утыра. Соколов һәрвакыт авыр һәм мөһим заданиеларга алына. Ул аларны намус белән башкара, батырлык, куркусызлык һәм ныклык үрнәге күрсәтә. Һавада тыныч, ыгы-зыгысыз һәм ашыгуларсыз эш итә. Полкта аны «канатлы комиссар» дип атыйлар[2].
1944 елның июленә гвардия подполковнигы Сергей Соколов 2 гвардия авиадивизиясенең 3 гвардия авиаполкы (2 гвардия авиакорпусы) командирының сәяси часть буенча урынбасары була. Бу вакытка дошманның тирән тылындагы әһәмиятле объектларын тупка тоту өчен 197 сугышчан очыш ясый[1].
1944 елның 13 июнендә Белоруссия операциясе вакытында Соколовның Ил-4 очкычы (штурман Н.Напалков, укчы-радист А.Панасенко һәм укчы В.Богачев) Минск янында бәреп төшерелә. Мотор яна һәм эштән туктый. Фронт линиясенә ике чакрым кала Никуль-Городок авылы районында сазлыкка утыртырга мәҗбүр булалар. Өченче көнгә, озата баручы ярдәме белән, экипаж партизаннар отрядына эләгә. 28июньдә Кызыл Армия частьларына кушылалар. Шуннан соң үз частьларына кайталар[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 августындагы Указы белән, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия подполковнигы Сергей Соколов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (5096 номерлы) тапшырыла.
Сугыштан соң, Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1948 елда ул Хәрби-һава академиясен, 1955 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. 1974 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Мәскәүдә яши. 1983 елның 21 августында вафат була, Мәскәү шәһәрендә җирләнгән[1].
Хәрби фәннәр кандидаты. Ике Ленин, өч Кызыл Байрак, Александрр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Сергей Соколов (1913)
- ↑ 1 2 3 4 Соколов Сергей Николаевич. www.allaces.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2024.
Әдәбият
- Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 3. Казань, 1985.
- Герои Советского Союза и России, полные кавалеры ордена Славы Северного АО г. Москвы. М., 2003.
- Герои Советского Союза. Краткий биографический словарь. В 2-х томах. — М.: Воениздат, 1987, 1988 гг.
- Иванов А.А. Авиаторы Татарстана в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. — Казань, изд-во «Память», 2000.
- Подвиг. 3-е издание, испр. и доп. Ярославль, 1980.
- Киньдюшев И. И. К победным рассветам. — М.: Воениздат, 1978.
- ЦАМО, ф. 20017, оп. 2, д. 28, л. 7.