Николай Катин
Николай Андреевич Катин (21 ноябрь 1924, Ильински (Уразлы), Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 7 апрель 1945, Кёнигсберг, Көнчыгыш Пруссия, Өченче рейх) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән лейтенант. Советлар Союзы Герое (19.4.1945, үлгәннән соң).
Тормыш юлы
1924 елның 21 ноябрендә Арча кантонының Ильинский (хәзерге Яшел Үзән районы) рус крестьян гаиләсендә туа. Урта белемле. 1941 елда Казан авиация институтына укырга керә. 1943 елның августыннан фронтта. 1945 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Побетен авылы янындагы сугыш
68 нче укчылар полкының (70 нче укчылар дивизиясе, 43 нче армия, III Белоруссия фронты) пулемет ротасы командиры өлкән лейтенант Николай Катин 1945 елның 3 мартыннан 4 мартына кадәр Побетен торак пункты (хәзерге Калининград өлкәсенең Романово бистәсе) янында дошманның терәк пункты өчен сугышта батырлык күрсәтә.
Николай Катин ротасына һөҗүмнең уңай нәтиҗәсе өчен мөһим булган биеклекне алырга боерык бирелә. Өлкән лейтенант пулемет белән алга чыга һәм дошман оборонасына үтеп керә. Дошман контрһөҗүм башлый. Гитлерчыларның беренче һөҗүме уңышсызлыкка очрый — пулемет төгәл, кыска чиратлар белән ата. Беренче контрһөҗүм артыннан ук дошман тагын һөҗүм ясап карый. Катин расчеты немецларны 70-80 метрга якын җибәрә һәм туры төбәп ут ача. Пулеметчының төгәл хәрәкәтләре дошман көчләрен чигенергә мәҗбүр итә, дошман группировкасының шактый зур өлеше юк ителә. Бу сугышта Николай Катин гитлерчыларның 30 солдатын һәм офицерын юк итә.
Кенигсбергны штурмлау
1945 елның 7 апрелендә Фридрихсберг торак пункты (Калининград шәһәре, Зеленое бистәсе) өчен сугышта Катин бер төркем сугышчылар белән йортны басып ала.
Әлеге нык ныгытылган терәк пунктка бәреп кереп, гарнизон частеның чигенү юлларын кисә. Әмма уңышлы хәрәкәтне дәвам итү өчен совет сугышчылары бу участокта азсанлы булалар. Көн уртасына хәл үзгәрә. Гитлерчылар совет пулеметчылары урнашкан берничә йортны чолгап алалар. Рота өч сәгать дәвамында аларның һөҗүмнәрен кире кага. Катин белән янәшә ике солдат кына исән кала. Өлкән лейтенант аларга пулеметларның берсен тапшыра, ә үзе икенче пулеметтан ата. Немецлар йортларны бертуктаусыз артиллерия утына тоталар.
Чираттагы шартлаудан соң командирның соңгы расчет номеры да һәлак була. Катин, бер үк вакытта ике пулеметтан атып, урамның ике ягын да утка тота. Дошманның алтынчы һөҗүменә пулемет ленталары калмый.
Йортка якын ук диярлек үзйөрешле «Фердинанд» тубы килеп туктый, ул йортка төбәп ут ача. Ике граната атып, Катин самоходканы юк итә. Нацистлар өйгә бәреп керү белән Катин үзенең аяк астына граната ыргыта. Икенче көнне 61 нче медсанбатта яраларыннан вафат була[1].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы нигезендә, немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән лейтенант Николай Андреевич Катинга үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Геройны җирләү
1985 елда Зеленоградск районында барлык хәрби каберлекләрне эреләндерү директивасы белән бәйле офицерның калдыклары, башка сугышчыларныкы белән бергә, Волошино бистәсендәге элеккеге хәрби медсанбат зиратыннан чыгарыла. 20 елдан соң ачыкланганча, күчереп күмү тупас хокук бозулар белән башкарылган була. Ай ярым дәвам иткән эш вакытында «Совесть» отряды эзтабарлары 128 кызылармеецның, шул исәптән Николай Катинның да, калдыкларын табалар. Аны тузган погоннары һәм алган җәрәхәтләре характерына карап билгелиләр. Полиэтилен пакетларга төрелгән сугышчыларның калдыклары ике елдан артык «Совесть» отряды җитәкчесе Руслан Химасовта саклана, чөнки күчереп күмү өчен ярдәм булмый. Вәзгыять Калининград өлкәсе «Известия» газетасы хәбәрчесе Илья Стуловның журналистлык тикшерүеннән соң гына уңай якка үзгәрә.
2006 елның 20 октябрендә тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышының 271 сугышчысының, шул исәптән Советлар Союзы Герое өлкән лейтенант Николай Катинның да, мәетен Калининград янындагы Переславское хәрби-тарихи мемориалына күчереп җирлиләр.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (19.04.1945)[2],
- ике Кызыл Йолдыз ордены (11.06.1944; 09.03.1945).
Исемен мәңгеләштерү
- Калининградта обелиск урнаштырыла, ә Герой һәлак булган йортта мемориаль такта беркетелә;
- Николай Катин исеме белән Калининградта һәм Яшел Үзәндә урамнар атала;
- Герой истәлегенә Яшел Үзән шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар аллеясында барельеф куела[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Катин Николай Андреевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ Катин Николай Андреевич // www.pamyat-naroda.ru. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Дриго С. В. За подвигом — подвиг. Калининград, 1984.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Слава бессмертна. Калининград, 1963.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. ISBN 978-5-298-04481-3.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Николай Катин
- Катин Николай Андреевич // «Чкаловский вестник». № 7, апрель 2006. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]
- Герой Советского Союза и после смерти спасает своих бойцов // «Известия», 11.07.2006. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]
- При взятии Кёнигсберга пала пулемётная рота РККА, но её командир выжил и из двух пулемётов яростно сдерживал врага // www.dzen.ru, 18.04.2022. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]