Сергеев Александр Терентьевич


Александр Терентьевич Сергеев (27 июль 1915, Емельяново, Чырпы вулысы, Лаеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе3 ноябрь 1974, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән сержант. Советлар Союзы Герое (10.04.1945).

Тормыш юлы

Александр Сергеев 1915 елның 27 июлендә Казан губернасы, Лаеш өязе Емельяново авылында (хәзерге Лаеш районы) туа. Дүрт сыйныфны тәмамлап, башта колхозда, соңыннан Яшел Үзән шәһәрендә агач эшкәртү заводында, 1938 елдан Казанда В. В. Куйбышев исемендәге кинотасма фабрикасында эшли[1].

1939 елда Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алына, 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында[2].

1945 елның гыйнварына өлкән сержант Александр Сергеев I Украина фронтының 6 понтон-күпер бригадасы, 15 аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонында саперлар отделениесе командиры була. Польшаны азат итү вакытында аерылып тора.

1945 елның гыйнварында Сергеев отделениесе Штейнау (хәзерге Сцинава шәһәре, Польша) районында Одер аша паром күпере сала. Бу — беренче тәүлектә үк күпердән елга аша берничә частьне техникасы белән үткәреп, һөҗүм операциясе өчен плацдарм яуларга, порт һәм шәһәрне алырга мөмкинлек тудыра. Соңрак свайлы терәкләргә хәрби техника уза алырлык агач күпер сала[2].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән, командованиенең хәрби боерыкларын төгәл үтәгәне, Одер елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән сержант Александр Сергеев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 6066) тапшырыла[2].

1945 елда Мәскәүдә тарихи Җиңү парадында катнаша.

Казанда яши һәм эшли. 1948 елда Казан вертолет заводының 10 нчы цехына килә. Слесарь-җыючы: завод җитештергән барлык төр продукцияне җыюда катнаша. КВЗда халык контролерлары комиссиясен — СССРның атаклы Халык контроле комитеты вәкиллеген җитәкли[3].

1974 елның 3 ноябрендә вафат була[2], Архангел зиратында җирләнгән[4].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Урта Девятово авылында А. Т. Сергеев исеме белән урам аталган[5].
  • 2019 елда Казандагы урамга Герой исеме бирелгән[6].
  • Геройның бюсты Лаеш шәһәрендә Җиңү паркындагы Дан аллеясында урнаштырылган. Бюстлары шулай ук Девятово урта мәктәбе территориясендә һәм Емеляново авылында бар[7][8].
  • Урта Девятово авылында һәм Казан вертолет заводы бинасында Герой истәлегенә стела һәм истәлек тактасы куелган.

Искәрмәләр

  1. М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина. Сергеев Александр Терентьевич. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  2. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Сергеев Александр Терентьевич
  3. Александр Сергеев (1915-1974) (рус.). VK (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  4. Сергеев Александр Терентьевич. Некрополь Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 19 ноябрь 2021 года.
  5. Урамнар реестры. laishevo.tatarstan.ru (4 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  6. О наименовании улиц в Советском районе г.Казани. Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов (19 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  7. Бюст Герою Советского Союза Сергееву А.Т. Место памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  8. В Лаишевском районе РТ открыли бюст Герою Советского Союза А.Т.Сергееву. Татар Информ (22 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Воробьёв В. П., Ефимов Н. В. Герои Советского Союза: справ. — СПб., 2010.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. — Казань, 2022. — 327 с.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. — Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә