Гатаулла Салихов
Гатаулла Салих улы Салихов (рус. Гатаулла Салихович Салихов; 1 гыйнвар 1924, Түбән Оры, Мәмсә вулысы, Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 16 февраль 2012, Мәскәү) — Кызыл Армия өлкән лейтенанты; капитан (2000), Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (27 август 1943)[1].
Тормыш юлы
1924 елның 1 гыйнварында Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Түбән Оры авылында туган. Милләте — татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлый, колхозда эшли. 1930 елларда Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә яши, урта мәктәпне шунда тәмамлый. 1942 елның сентябреннән армия сафларына мобилизацияләнә, 1943 елның февралендә Ташкент пехота училищесының тизләтелгән курсларын тәмамлый, 1943 елның апреленнән фронтта[1]. 1943 елдан — КПСС әгъзасы.
Батырлыгы
518 нче укчылар полк отделение командиры (Брянск фронты, 63 нче армия, 129 нчы укчылар дивизиясе) сержант Салихов Курск сугышы вакытында батырлык үрнәге күрсәтә[2]. 1943 елның 12 июлендә Орел өлкәсе, Залегощь районы, Вяжи авылы янында дошман позицияләрен алганда, сафтан чыккан рота командирын алмаштырып, солдатларны атакага күтәрә. Әлеге бәрелештә аягы яралана, әмма сугыш кырыннан чыкмый. Шул ук районның Сетуха һәм Олы Малиновец авыллары өчен барган сугышта Салихов шәхсән үзе немец блиндажын граната белән шартлата. Курск сугышы дәвамында ул немецларның барлыгы 40 солдат һәм офицерын юк иткән[1].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 27 августындагы указы нигезендә, «Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», сержант Гатаулла Салиховка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 1238) тапшырыла[1]. Шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә[1].
1943 елның декабрендә башы һәм кулы каты яралана һәм контузия ала, 1944 елның маена кадәр Мәскәүдә госпитальдә дәвалана. 1944 елның октябрендә «Выстрел» курсларын тәмамлый.
1944 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр 97 нче гвардия укчылар полкының (III Белоруссия фронты) рота командиры. Гумбинненск, Инстербург-Кенигсберг, Кенигсберг һәм Земланд операцияләрендә катнашкан. 1945 елның 15 апрелендә кабат контузия ала. Сугыштан соң Калининград өлкәсендә рота командиры булып хезмәт итә. 1945 елның сентябрендә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә запаска китә.
1947 елга кадәр Үргәнечтә яши һәм эшли, аннан Мәскәүгә күченә. 1953—1956 елларда — рәссам һәм Мәскәү дәүләт университетының уникаль күрсәтмә әсбаплар махсус остаханәсе сәнгать цехы башлыгы; 1956—1959 елларда — «Продоформление» комбинатында рәссам — макетчы; 1959—1960 елларда — тышкы бизәү һәм реклама трестында сәнгать-бизәү комбинатының рәссам-бизәүчесе; 1960—1962 елларда — Мәскәү архитектура институты каршындагы архитектура бизәлеше һәм сәнгать һөнәрчелеге остаханәсе рәссам-макетчысы; 1962—1967 елларда — «Промэнергопроект» проект институтының күләмле проектлау бүлеге җитәкчесе; 1967—1969 елларда — «Гипровуз» проект институтында макетчы; 1969—1979 елларда — «Промэнергопроект» проект институтында проект баш инженеры; 1979—1985 елларда — «Энергопром» Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү проект институтының бүлек башлыгы урынбасары; 1988—1991 елларда «Союзводоканалпроект» проект институтында макетчы булып эшли[1].
2012 елның 16 февралендә Мәскәүдә вафат була, Преображенский зиратында җирләнгән[1].
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены (№ 15453) һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 1238) (27.08.1943);
- Кызыл Йолдыз ордены (29.07.1943);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (09.05.1945);
- «Кенигсбергны алган өчен» медале[3].
Исемен мәңгеләштерү
- Яр Чаллы шәһәрендә бер урам Герой исеме белән аталган.
- Орел өлкәсе Залегощь район үзәгендәге хәрби мемориаль комплекста барельефы куелган[4].
- 2024 — Мәскәүнең Миклухо-Маклай урамы, 22 йорт адресы буенча Советлар Союзы Герое өлкән лейтенант Гатаулла Салихов истәлегенә бронзадан мемориаль такта куела, Герой монда 1982 елдан 2012 елга кадәр яши. Инициаторы — «Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе Дан орденының тулы кавалерлары клубы» төбәкара иҗтимагый оешмасы[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Салихов Гатаулла Салихович
- ↑ Ольга Любимова. Рассекреченные имена. Кто из татарстанцев отличился на Курской дуге. www.kazan.aif.ru (12 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 0245.
- ↑ РФ Үзәк Архивы «Память народа» сайтында Гатаулла Салихов турында мәгълүмат
- ↑ Александр Горчаков. Солихов Гатулла Солихович. www.vk.com (25 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2025.
- ↑ Память о Герое сохранили в бронзе. www.pobedarf.ru (16 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2025.
Әдәбият
- Ерикәй Ә. Советлар Союзы Герое Гатаулла Салихов // Казан утлары, 1943.
- Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. — С. 93—99. — 680 с. — 10 000 экз.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022. С. 57.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С. 51.