Евстафий Яковлев


Евстафий Григорьевич Яковлев (27 апрель 1914, Сходнево-Чуртанлы, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе16 апрель 1945, Вербиг станциясе[d], Бранденбург) — совет офицеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән лейтенант, ротасы командиры. Советлар Союзы Герое (1945, вафатыннан соң)[1].

undefined
undefined

Тормыш юлы

1914 елның 27 апрелендә Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Сходнево-Чертанла авылында туа. Милләте — чуаш, хәрби документларда — татар.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалык карамагында оешкан авыл хуҗалыгы фермасында эшли. 1938 елда Евстафий Бөгелмәдә механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы була[2].

1939 елда Яңа Писмән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Бөек Ватан сугышы фронтларында беренче көннәрдән катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 5 нче удар армиянең 301 нче укчы дивизиясе, Белоруссия фронты 1054 нче укчы полкның рота командиры.

1941 елның июненнән 1942 елның июнь аена кадәр Евстафий Яковлев Көньяк фронтта сугыша, аннары кече лейтенантлар курсын тәмамлап, взвод командиры була.

1942 елның июненнән 1943 елның августына кадәр Төньяк Кавказ фронтында фашистларга каршы сугыша.

1943 елның августыннан ноябренә яңадан Көньяк фронтта, 1943 елның 13 сентябрендә яралана.

1943 елның ноябреннән 1944 елның мартына кадәр IV Украина фронтында, Донбассны, Никопольны азат итә. 1943 елның 4 ноябрендә өченче тапкыр яралана.

1944 елның мартыннан 1944 елның октябренә кадәр III Украина фронтында, Днестр, Молдавия өчен сугышларда катнаша.

Батырлыгы

1945 елның 16 апрелендә Вербиг (хәзер Нойлангзов, Зелов шәһәренең төньяк-көнчыгышы, Германия) тимер юл станциясе янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Е. Г. Яковлев җитәкчелегендәге рота дошманның оборонасын өзә, совет танкларының хәрәкәтенә комачаулаган фаустчы төркемен юк итә.

Бу сугышта Евстафий Яковлев яралана һәм һәлак була. Польшаның Костшин-над-Одрон шәһәрендәге Офицерлар зиратында җирләнә[3].

1945 елның 31 маенда Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Яковлев Евстафий Григорьевичка (үлеменнән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Исемен мәңгеләштерү

  • Лениногорск шәһәрендә Евстафий Яковлев урамы бар.
  • Лениногорскның Геройлар аллеясында геройның бюсты, туган авылына керү юлындагы обелискта Евстафий Яковлев бюсты урнаштырылган.
  • Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда геройларны искә алу залы бар, биредә мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы өчен даими рәвештә экскурсияләр оештырыла, шәһәрнең мәктәп музейларында Геройларга багышланган экспозицияләр эшли[1].

Герой турында баллада

«

По горам с берёзками дороженька прошла

На холме деревня Сходня — Чертанла.

На том холме газовом памятник стоит.

Евстафия Григорьевича имя oн хранит.

Вам памятник расскажет, что ЯКОВЛЕВ — Герой!

Как бил врагов в Молдавии, Одессе, под Москвой!

"На Висле затянулись жестокие бои…

Как дома поживаете, родители мои?

В письме вопросик к дочке: Как, Раенька, растем ?

Да! Скоро, скоро, милые, с Победой к вам придем

Уж слишком затянулась Великая война

Четыре года сряду идёт, крушит она…"

На Одере сражается Евстафий — капитан.

В Германии, к Берлину ведет он роту там.

Дорогу танкам надо сквозь улицы пробить

И за пехотой танки — на станции ВЕРБИГ

Сказал танкист герою : Спасибо, капитан!

Сдаются фрицы-гады, Хорош огонь им дан!

Успел сказать два слова. Да тут из-зa угла

Из фауста — патрона ракета в танк пошла."

Ком. роты — капитану раздумывать нельзя.

Он, как орел могучий, удар взял на себя!

Теперь Берлин — свободный. Европа — без войны.

А в Трептов-парке люди кладут на Холм цветы.

На том холме высоком Памятник стоит.

Евстафия Григорьича имя он хранит.
Плешивин Л. Н., 1983[4]
»

Искәрмәләр

  1. 1 2 Яковлев Евстафий Григорьевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа "Герои Отечества". Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.
  2. Яковлев Евстафий Григорьевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2026.
  3. 1 2 Яковлев Евстафий Григорьевич (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.
  4. Яковлев Евстафий Григорьевич (рус.). leninogorsk.tatarstan.ru (18 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Антонов В. С. Путь к Берлину. — М.: Наука, 1975. — 378 с. — 50 000 экз.
  • З. И. Гильманов, А. К. Айнутдинов. Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 3. — Казань: Татарское книжное изд-во, 1985.
  • Л. И. Ханин. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань: Таткнигоиздат, 1963. — 680 с.

Сылтамалар

1. «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Евстафий Яковлев  [Тикшерелгән 17 март 2025].

2. Яковлев Евстафий Григорьевич  [Тикшерелгән 17 март 2025].

Тема буенча өстәмә