Степан Козлов
Степан Игнатович Козлов (1921, Тамгачы, Лаеш кантоны, Татарстан АССР, РСФСР[d] — 12 август 1945, билгесез) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Армия рядовое. Советлар Союзы Герое (23.10.1943).
Тормыш юлы
1921 елда Лаеш кантоны (хәзерге Лаеш районы) Тамгачы авылында туа. Башлангыч мәктәпне Рождествено авылында тәмамлый, колхозда эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына хезмәткә алына[1].
Бөек Ватан сугышында
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Днепр өчен барган сугышта (1943), Умань-Ботошаны һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.
1943 елның сентябренә Воронеж фронтының 40 нчы армиясе, 10 нчы танк корпусы, 178 нче танк бригадасының мотоукчылар батальонында автоматчы. Днепр өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә[2].
1943 елның 24 сентябренә каршы төндә, дошман уты астында, Киев өлкәсенең Ржищев бистәсе районында Днепрны кичә һәм плацдарм өчен сугышта актив катнаша[3]. Беренчеләрдән булып Днепрны кичә, иптәшләре белән фашист траншеясын яулап, 4 танк һәм 2 үзйөрешле артиллерия җайланмасы ярдәмендә берничә контрһөҗүмне кире кайтара. Сугышның кискен моментында Козлов үзенең иптәшләрен һөҗүмгә күтәрә һәм кул сугышында 16 гитлерчыны юк итә. Полкның барлык подразделениеләренә елганы кичүдә актив булыша[4][2].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 23 октябрендәге Указы нигезендә рядовой Степан Козлов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 3967) тапшырыла[2].
1945 елның 12 августында вафат була[2].
Шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән[2].
Исемен мәңгеләштерү
- Лаеш шәһәренең Җиңү Паркында Геройның бюсты урнаштырылган, Рождествено авылы мәктәбендә мемориаль такта куелган;
- Тамгачы авылында Герой исеме белән урам аталган[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Козлов Степан Игнатьевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Козлов Степан Игнатович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2013.
- ↑ Козлов Степан Игнатович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
- ↑ Козлов Степан Игнатович (рус.). Герои Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.