Василий Яницкий
Василий Иванович Яницкий (1916 елның 28 феврале, Иске Куак, Бөгелмә өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1992 елның 30 декабре, Борисоглебск, Воронеж өлкәсе, Россия Федерациясе) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 52 нче бомбардировка авиация полкының (270 нче бомбардировка авиация дивизиясе, Көньяк-Көнбатыш фронтының 8 нче һава армиясе) эскадрилья командиры урынбасары, полковник. Советлар Союзы Герое (1942)[1].
Тәрҗемәи хәле
Василий Яницкий 1916 елның 28 февралендә Иске Куак авылында (Татарстанның хәзерге Лениногорск районы) туа. 1943 елдан Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе әгъзасы.
Уку дәверендә ялланып эшли, соңрак күмәк хуҗалыкка эшкә керә. 1935 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, мерлушка, каракүлләр, йомран, эт мехлары белән эш итүче техник-технолог булырга укырга керә. 1936 елда комсомол юлламасы буенча М. М. Раскова исемендәге Тамбов югары хәрби авиация очучылар училищесына укырга, уку йортын 1939 елда тәмамлагач, Иркутск шәһәренә эшкә җибәрелә. 1940 елда югары очу мәктәбе курсларына укырга керә[2].
1940 елдан Кызыл Армиядә. 1939-1941 елларда Гражданлык авиациясенең Көнчыгыш-Себер идарәсендә очучы булып эшли.
1941 елның гыйнварында Хәрби-һава көчләренең Баш идарәсенә җибәрелә.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша[3]. Көньяк-Көнбатыш фронтта бомбардировка полкының кече очучысы, соңрак авиация звеносы командиры, 1942 елдан авиация эскадрильясы командиры урынбасары булып хезмәт итә.
Батырлыгы
Василий Яницкий бомбага тота торган очкычлар төркемен хәрби йөкләмәгә алып бара. Перелазовский (хәзерге Волгоград өлкәсе) торак пункты тирәсендә немец командованиесе күп санлы танклар белән көчәйтелгән берничә дивизия туплый. Бу гаскәрләргә һөҗүм ясарга кирәк була. Максатка якынлашканда Яницкийның әйдәп баручы тугыз бомбага тота торган очкычын сафтан чыга. Дошманның зенит артиллериясе ярсулы ут ача. Бомба люклары ачылгач, зенит снаряды Василий Яницкийның кабинасы идәнен тишә һәм кыйпылчык аның сул кулына эләгә. Тән ярасының авыртуына түзеп, ул очкычны алып баруын дәвам итә һәм төркем максатка ирешә. Сугышчылар командирларының яралаганлыгын да сизмиләр. Дошман очкычлары кирегә чигенгәч, ул төркем белән җитәкчелек итүне үзенең урынбасарына тапшыра һәм штурманга идарә итүне үз җаваплыгына алуны сорап, мөрәҗәгать итә. Лейтенант Василий Яницкийның батырлыгы һәм очу осталыгы полк очучылары өчен үрнәк булып торган. Аның батырлыгы турында полк командиры майор А. И. Пушкин 8 нче һава армиясе командующие, генерал Т. Т. Хрюкинга хәбәр итә, генерал югары бүләк тапшыруга тәкъдим ителгән материалны рәсмиләштерергә һәм Мәскәүгә юлларга боера[4].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының «Кызыл Армия авиациясенең башлыклары составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында» 1942 елның 12 августындагы указына ярашлы «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» лейтенант Василий Иванович Яницкийга Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 846)[5].
1942—1944 елларда Василий Яницкий Хәрби-һава академиясе тыңлаучысы.
Сугыштан соңгы тормышы
Сугыштан соң ул ССРБ Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә.
1956 елда читтән торып педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. Борисоглебск хәрби-авиация институтында тактика укытучысы булып эшли.
1970 елдан полковник отставкада. Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәрендә яши, экскурсия бюросы рәисе вазифасын башкара.
1992 елның 30 декабрендә вафат була, Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәрендә җирләнә[4].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале, Ленин ордены) (12.08.1942)[6];
- Кызыл Байрак ордены (06.11.1941)[6];
- Ике «Кызыл Йолдыз» ордены (26.10.1955, 22.02.1968)[6];
- Ике «Сугышчан казанышлар өчен» медале (22.12.1942, 15.11.1950)[6];
- «Сталинград оборонасы өчен» медале (06.06.1945)[6];
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- Борисоглебск шәһәренең мактаулы гражданины.
Исемен мәңгеләштерү
- Лениногорск шәһәрендә Василий Яницкий урамы бар, шулай ук герой исемен Волгоград өлкәсенең Дубовск урта мәктәбенең пионер дружинасы йөртә.
- Лениногорск шәһәренең Геройлар аллеясында бюсты урнаштырылган, туган авылы — Иске Куакта обелиск янында геройга бюст куелган.
- Борисоглебск шәһәрендәге «Хәтер һәм Дан мемориаль комплексы» паркы территориясендә, шулай ук Борисоглебск шәһәрендә герой яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылган.
- Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда даими нигездә геройларны искә алу залы эшли, анда мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы өчен даими рәвештә экскурсияләр уза; шәһәрнең мәктәп музейлары карамагында геройларга багышланган экспозицияләр эшли.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему составу авиации Красной Армии» от 12 августа 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 14 августа (№ 32 (191)). — С. 1.
- ↑ Гази Кашшаф. Василий Яницкий (рус.). kazanutlary.ru. Казан: «Казан утлары» журналы (1945). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025. [Тикшерелгән 18 март 2025].
- ↑ Яницкий Василий Иванович (1916-1992) (рус.). tatfrontu.ru (10 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025. [Тикшерелгән 18 март 2025]
- ↑ 1 2 Яницкий Василий Иванович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025. [Тикшерелгән 18 март 2025]
- ↑ {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 14 август (№ 32 (191)). — С. 1.
- ↑ 1 2 3 4 5 Яницкий Василий Иванович (рус.). amyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2025. [Тикшерелгән 18 март 2025]
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Яницкий Василий Иванович