Дмитрий Горбунов
Дмитрий Иванович Горбунов (24 октябрь 1924, Биеш, Тәтеш кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 28 июль 1944, Каунас, Литва Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Армия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое (1945, үлеменнән соң)[1].
Тормыш юлы
1924 елның 24 октябрендә ТАССРның Тәтеш кантоны Биеш авылында (хәзерге Татарстанның Апас районы) крестьян гаиләсендә туа. Төбәк Черкене җидееллык мәктәбен тәмамлый, бер үк вакытта колхозда элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшли[2].
1940 елда Украинага китә, Краматорск шәһәрендә завод-фабрика эшенә өйрәнү мәктәбендә укый. Сугыш башлангач, Казанга кайтарыла, 22 нче заводта слесарь булып эшли.
1942 елның июнендә Казан шәһәренең Ленин РХК тарафыннан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырыла. Мәскәү янында сугышчан хәзерлек узганнан соң, рядовой буларак фронтка җибәрелә.
Батырлыгы
1944 елның июнь аенда өлкән сержант Дмитрий Горбунов III Белоруссия фронтының 5 нче армиясе, 97 нче укчылар дивизиясенең 136 нчы укчылар полкы взводы белән командалык итә. Белоруссия һәм Литваны азат итү сугышларында аерылып тора[3].
22 июнь – 13 июль айларында Горбунов үзенең взводы белән Суходровка, Березина һәм Ошмянка елгаларын кичүдә һәм плацдарм алуда актив катнаша. Вильнюс өчен барган сугышларда шәһәр үзәгендәге биналарның берсендә шәхсән үзе Кызыл Байрак күтәрә.
1944 елның 18 июлендә 97 нче укчылар дивизиясе Каунас шәһәренә һөҗүмен башлый һәм Көнчыгыш Пруссиягә бару юлында соңгы җитди киртә булып яткан Неман елгасын кичеп чыга. Горбунов взводы сугышчылары, беренчеләрдән булып, елганың каршы ярына чыгалар. 136 нчы укчылар полкы, Неман елгасын уңышлы кичкән өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 28 июлендә Горбунов Каунас янындагы сугышта һәлак була. Каунас өязенең Кармаловка волосте Мартынов авылыннан 200 м көнчыгышка таба туганнар каберлегендә җирләнгән[3][4].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, «немец басып алучыларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», өлкән сержант Дмитрий Горбунов үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[3]. Ленин, Кызыл Байрак орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены (1945);
- «Алтын Йолдыз» медале (1945);
- Кызыл Байрак ордены (1944);
- «Батырлык өчен» медале (1944)[4].
Исемен мәңгеләштерү
- Совет чорында Д. Горбуновның каберен Вильнюс шәһәрендәге 37 номерлы урта мәктәпнең яшь эзтабарлары карап тора. Аларның тырышлыгы белән 1980 еллар уртасында Герой каберенә яңа обелиск куела;
- Биеш авылында Геройга һәйкәл куелган (1975), әлеге бюст 1999 елда Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыелмасына кертелә;
- Биеш авылында Ленин урамы, 54 йорт адресы буенча Геройның бюсты һәм мемориаль такта куелган;
- Апас шәһәр тибындагы бистәсендәге мемориалда шулай ук бюсты бар;
- 2024 елда Апас туган якны өйрәнү музеенда Геройның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырыла;
- Биеш авылының бер урамы, «Свияга» АХП ҖЧҖнең Дәүләкәй бүлекчәсе Герой исемен йөртә;
- Беларусь Республикасында Ошмянка елгасы аша күпер янында Д. Горбунов хөрмәтенә истәлек стеласы куелган[3].
Искәрмәләр
- ↑ Горбунов Дмитрий Иванович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Горбунов Дмитрий Иванович (1924-1944) // www.tatfrontu.ru (06.03.2025)
- ↑ 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Дмитрий Горбунов
- ↑ 1 2 Горбунов Дмитрий Иванович // www.pamyat-naroda.ru (06.03.2025)
Әдәбият
- Андреев С. А. Совершённое ими бессмертно. Книга 2. — М.: Высшая школа, 1986.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Навечно в сердце народном / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр. — Минск: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — 607 с.
- Черепанов М. В., Панов Е. В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.